Моңсу коңгырт күзләр

22-3066Яшьлегем чишмәләре

Еракта халкым моңнарында,

Авылда гармун телләрендә,

Калыр ул, югалмас чишмәләр.

Еллар үткән саен, үземнең балачагымны, мәктәп елларын, дусларымны ешрак искә ала башладым. Туган авылымнан чыгып киткәнемә чирек гасырга якын вакыт узып бара икән инде… Янәшәмдә яраткан тормыш иптәшем, ике улым, яраткан эшем, яңа дуслар да шактый гына… Әмма күңел барыбер боргаланып аккан, салкын сулы Кондырча ярына сыенып утырган туган авылны сагына.

Туган якка кайткан саен балачагыма әйләнеп кайткандай булам. Әйтерсең лә, мин һаман да әле мәктәптә укып йөрүче дулкынланып торган озын чәчле кыз бала. Беренче хисләр, кичерешләр искә төшә. Беренче мәхәббәт… Юк, беренче мәхәббәт түгел, киресенчә, мәхәббәтне кабул итә алмау хисләре. Әйе, бик сәер яңгырый. Чөнки мәктәп елларын, яшь чакларны искә алганда, беренче мәхәббәт турында сөйләү гадәтлерәк. Әмма минем күңелемдә башка кичерешләр шактый гына урын алып тора.

Унынчы класста укып йөри торган чагым. Ул елны, үземнән ике яшькә олырак күрше кызлары белән ял көннәрендә күрше авылга дискотекага баргалый башладым. Дус кызларымның очрашып йөри торган егетләре бар инде, ләкин алар мине кечкенә сеңелләре сыман, дискотекадан соң өйгә хәтле үзләре озатып куялар иде. Егетләре дә каршы түгел.

Чираттагы ял көнне мине өйгә хәтле озата баручылар саны артты. Егетләргә аларның классташлары да кушылган икән. Ул мәктәптән тугызынчы сыйныфны тәмамлап киткән икән, миннән олырак. Шуңа күрә мин аның белән таныш түгел. Озын буйлы, нык гәүдәле, тыйнак кына, аз сүзле матур егет үзе… Исеме Рамил.

Танышудан соң мин күп­медер вакыт дискотекаларга йөрмәдем. Шул арада бу егет мәктәптә күренгәли башлады. “Нишләп йөри икән бу монда”, — димен. Килеп фойеда бераз утыра да китеп бара иде. Минем белән исәнләшми дә, таныш булмаган кебек кылана.

Җәйге ял вакытында мин тагын дусларым белән күрше авыл клубына баргалый башладым, Рамил мине озатучылар “командасының” даими әгъзасына әйләнде. “Шундый матур егет ник бер кыз белән дә очрашмый, нишләп вакыт уздырып йөри икән?” Иптәш кызларыма да шушы ук соравымны биргән идем, алар миңа беравыздан: “Ә син берни дә күрмисеңме, сизмисеңме? Ул бит күптән инде сине ошатып йөри!” - диделәр. Бу минем өчен яшен суккан кебек булды. Егетләр турында уйлаганым да юк, минем әле укыйсым бар. Әллә нинди матур булса да, ошамый миңа сезнең Рамилегез! Өстәвенә, ул миңа сүз дә кушканы, исемемне дә атаганы юк.

Шуннан мин дискотекаларны туктаттым. Көннәрдән бер көнне, мәктәптән кайткан вакытка безгә, дөресрәге миңа, хат килгән. Рамилдән. Хатны ачмыйча да ертып ташламакчы булуымны күреп торган әнием мине туктатты. “Кызым, ул Чечняда икән. Анда сугыш бара…. Хатны укы, җавап яз. Дусларча яз… Аңа бит анда бик авыр”, — диде. Берничә көн уйлап йөргәннән соң җавап яздым. Шулай итеп, без Рамил белән хат алыша башладык. Ул миңа үзе турында, ә мин аңа авыл тормышы турында яза идем. Бераздан Рамил хатларында мине сагынуы, төшләрендә күрүе турында яза башлады. Нишләргә? Хатларны туктатыргамы? Син миңа ошамыйсың, яратмыйм, дип язаргамы? Ул бит сугышта, әгәр берәр кайгылы хәл килеп чыкса – мин гомер буе үземне гаепле итеп санаячакмын. Я Ходаем, нишлим икән?

Хат язуны туктатмадым. Тиздән мәктәпне тәмамлыйм да шәһәргә китәм. Рамил мине тиз онытыр, дип уйладым. Әмма мин уйлаганча булмады… Шәһәрдән ялга кайткан араларда ул минем янга килә иде. Мин аның белән дусларча аралашырга тырыштым. Ә ул сорау тулы коңгырт-кара күзләрен миннән алмый иде. Бу караштан кая качыйм икән, дип уйлый идем мин ул вакытларда. “Әйдә, дуслар булыйк” дигәнне ишетми дә иде Рамил. “Миннән башка кызлар юкмы әллә, син мине ничә айга бер күрәсең, мине көтеп утырма, вакытыңны әрәм итмә”, — дигәч, ул: “Синнән башка миңа беркем дә кирәкми, сине икенче күргәнчегә хәтле сурәтеңне күз алдымда тотам мин”, – дип җавап бирә иде.

Тиздән мин укып бетереп, шәһәрдә эшли башладым, үз мәхәббәтемне очраттым… Ә Рамил һаман мине көтә бирде. Аның миңа булган игътибары, үҗәтлеге мине тәмам туйдырып бетерде. Егеттән ничек тә булса араланыр өчен, мин башкага кияүгә чыгам, дияргә туры килде. Шуннан соң Рамил шәһәргә китеп, яшь тол хатынга өйләнеп, гаилә корып җибәрде. Мин бераз җиңел сулап куйдым, аның өчен чын күңелдән шатландым да. Чөнки ул бик әйбәт кеше, өстәвенә, киң җилкәле, төз гәүдәле, бик матур егет иде. Аның минем арттан йөреп, вакытын бушка уздырганы  өчен мин үземне гаепле хис иттем. Тырышып карасам да, ярата алмадым шул мин аны. Йөрәккә кушып булмый бит.

Бераздан мин дә яраткан кешемә кияүгә чыктым, безнең беренче улыбыз туды. Көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп, шат­лана-шатлана бала үстереп ятканда, кесә телефоныма таныш булмаган номердан шалтыраттылар. “Синең улың туган икән, котлыйм”, — диде моңсу гына таныш, ләкин онытылган тавыш. “Рәхмәт, Рамил. Син миңа башка шалтыратма инде, икебез дә гаиләле, тыныч кына балаларыбызны үстерик”, — дидем мин, бераз тынычлангач. “Синсез яшәвем белән мин һаман да килешә алмыйм, көннәрем — көн, төннәрем — төн түгел…”, дигән сүзләрдән соң телефонымны сүндереп куйдым. Ун елдан артык вакыт узды бит инде… Хисләре шулкадәр көчле булдымы икән? Рамилнең коңгырт-кара күзләре, моңсу карашы күз алдыма килеп басты.

Эх, дөнья, дөнья… Ике йө­рәк бердәй булып дөрләп янса гына бәхетле мәхәббәт учагы кабына икән шул.  

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 497

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>