Парлы үтсен гомерләр

MyCollagesБүген яшьләр Изге Вәли көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең популярлаша баруы гаҗәп түгел. Гашыйкларның бер-берсенә мәхәббәт хисләрен белдерергә менә дигән сәбәп ул. Йөрәк рәвешендә открыткалар, сувенирлар бүләк итәләр. Күпләр бу көнне мәхәббәт хисләрен белдерә, туйлар уйнала, алтын балдаклар берсен-берсенә бәйли.

Чит илдән килгән бәйрәмгә татар яшьләренең мөнәсәбәте ничек икән? Алар Гашыйклар көнен билгеләп үтәләрме? Бу турыда аларның үзләреннән сорарга булдык.

1 Алмаз Галиханов (1)Алмаз Галиханов, Тольятти шәһәре:

- Әлеге бәй­рәмгә карата фикерләр төр­ле булса да, мин аны бил­геләп үтүне начар гадәт дип уйламыйм. Аны яшьләр генә түгел, озак еллар бергә гомер кичереп, бер-берсенә булган хисләрне югалт­маган кайбер парлар да көтеп алалар. Сөйгәнеңә карата булган кайнар хисләрне тагын бер кат исбатлау өчен бу тагын бер мөмкинлек. Ә икенче яктан карасаң, матур сүзләр әйтеп, бүләк бирү өчен әлеге көнне генә көтмәскә, мәхәббәтең турында көн саен белдереп торырга кирәк, дип уйлыйм.

Дөрес, әлегә мин ялгыз. Әгәр сөйгән кызым булса, мин дә аңа Гашыйклар көнендә чәчәк бәйләме бүләк итәр идем, кичен ресторанга чакырыр идем.

3 ЗубаироваГүзәл Зөбәерова, Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы:

- Чынлап та, Гашыйк­лар көне бү­ген бездә кө­теп алынган бәйрәмнәрнең берсенә әве­релде. Бе­рәү­ләр дус-иш­лә­ре белән кафе-ресто­раннарда бәйрәм итсә, икенчеләре сөй­гән ярлары белән икәүдән-икәү генә калырга яраталар. Сөйгәнем Илназ белән мин дә шау-шулы компанияләрне яратмыйбыз. Гашыйклар көнендә икәү кинога яисә кичке ашка кафега барырбыз, дип уйлыйм. Бу көнне бер-беребезгә кечкенә бүләкләр дә әзерлибез.  Мин йөрәктәге хисләрне кыйбатлы зур-зур бүләкләр аша “җит­керү”челәрне аңламыйм. Акчага нигезләнгән хисләр озакка сузылмыйдыр, дип уйлыйм.

4 ШубинаАлинә Шубина, Самара шәһәре:

- Кияүгә чыкканчы, әти-әни белән бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтә идек. Чөнки бу көнне сөйгән ярларга гына түгел, туганнарга, дус-ишләргә дә үзеңнең хисләреңне бел­дерергә була. Ә менә ирем Фәез (без күптән түгел генә өйләнештек) Гашыйк­лар көнен бәйрәм дип санамый. “Мин сине 14 февраль көнне генә түгел, һәр көнне яратам”, — ди ул. Дөрестән дә, төптәнрәк уйласаң, хисләрне кеше алдына чыгарырга ярамый, иң мөһиме, тормыш барышында бер-береңә хөрмәт күрсәтү, терәк булудыр.

2Тимур Башаров (1)Тимур Башаров, Самара шәһәре:

- Гашыйк­лар көне минем өчен матур бер бәйрәм булып тора. Аның бер начарлыгы да юк, минемчә. Яраткан ке­шең­не сөен­де­рү беркайчан да артык түгел бит. Кызганычка, әлегә минем сөйгән ярым юк. Уку (Самараның дәүләт университетында белем алам), сессияләргә әзерләнү күп вакытны ала. Күптән түгел Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамблендә дә шөгыльләнә башладым.  Коллектив белән тиз дуслашып киттек. Төрле бәйрәмнәрне дә бергә уздырабыз. Ә менә 14 февральне һәркем үз пары белән бәйрәм итә. Кем белгән, бәлки, икенче елга мин дә бу көнне ялгызым булмам, Гашыйклар көнен сөйгән ярым белән билгеләп үтәрмен. Мил­ләттәшләремне бу матур бәйрәм белән котлап, пар­лы­ларның бер-берсен ка­дер­ләп, хөрмәт итеп, бә­хетле гомер кичерүләрен, ә ялгызларның үз тиңнәрен табуларын телим.

 

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 726

Комментирование запрещено