Җир күчәрен кире якка әйләндереп буламы?

IMG_4974“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле артистлары белән берлектә, өлкә буйлап юбилей сәяхәтләрен дәвам итәләр. Шушы төркемгә Тольяттиның “Идел” ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галиханова һәм аның улы Алмаз Галиханов та кушылдылар. “Бердәмлек” өеренә татар җәмәгатьчелеге, өлкә авыллары да иярде, татар теле, матбугаты, мәгарифе, киләчәге һәм үткәне темалары купты, кышкы тын авылларда милләт киләчәге турында сызланулар кузгалды…

 Иске Усман

 “Бердәмлектә – көч” дип аталган чаралар сериясе үткән атна шимбәсендә Камышлы районының Иске Усман авылыннан башланды. Самара өлкәсенең Татарстанга барып тоташкан урынында, М5 трассасының уң ягында, тау астына ышыкланып утырган авыл ерактан күренми, кинәт кенә машина алдына килеп чыга кебек. Ике минут та үтмәде, без инде Мәдәният йорты каршында. Аның мөдире Гөлнара Абдуллова, китапханәче Гөл­нур Вәлиуллина, Камышлы администрациясенең Мәдәният бүлеге хезмәткәре Илсөяр Шәйхетдинова кунакларны колач җәеп каршы алдылар, чәй өстәле артына утыртып, сыйладылар, юл хәлләрен сораштылар. Барысы да чын безнеңчә, чын татарча биредә. Чәй эчеп туйгач, Гөлнара Әсхәт кызына сәхнә артында гади генә сораулар бирә башлаган идем, сөйләшә торгач, татар халкы алдында торган зур проблемалар калкып чыкты…

- Гөлнара Әсхәтовна, Мә­дә­ният йортыгыз зур булмаса да, бик тә җыйнак һәм күркәм икән. Ремонтны күптән эш­ләттегезме?

- Үткән гасырның 80нче елларында төзелгән клубыбызга капиталь ремонт 2011 елда ук ясалган иде. Кабат ясатырга да вакыт җитәдер инде. Ә мин биредә өч ел гына эшлим әле. Авыл кечкенә булуына карамастан, һәвәскәр артистларыбыз бар. Әфидә Шатдинова, Венера Садриева, Мәдинә Шәмсуллина, Рәмия Надршина, Мөкатдәс абый Нуретдинов, Эльвира Мөнирова һәр бәйрәмгә концерт оештырырга булышалар. Кечкенә йолдызчыкларыбыз Ләйсән һәм Алмаз Гыйльметдиновларның да тавышы бик моңлы. Кыз, алтынчы сыйныф укучысы гына булуына карамастан, өлкә “Мирас” фестивалендә дә катнашып, призлы урыннар яулап килә.

Ләкин барысы да ал да гөл, дип әйтеп булмый. Мәдәният йортында мәдәни чаралар оештыру елдан-ел кыенлаша бара. Чөнки балаларыбыз татарча начар беләләр, шигырьләрне, җырларны рус телендә генә башкара алалар. Ә олы яшь­тәге апа-абыйларның, әби-ба­байларның татарча концерт карыйсылары килә.

- Нишләп алай? Татар авылында яшисез бит. Ата-аналар татарча сөйләшә, ә балалар аларга русча җавап бирәме?

- Шулай инде. Беренчедән, авылда асрамага алынган рус балалары күп. Алар да балалар бакчасына йөриләр, шуңа тәрбиячеләргә татарча белүчеләр белән дә рус телендә сөйләшергә туры килә. Мәктәпләрдә дә шул ук хәл. Мәдәният министрлыгының бө­тен чаралар да рус телендә үткә­релергә тиеш, дигән фәр­маны бар, диләр.

- Ата-аналардан кызык­сына­сызмы соң, ник алар бала­ла­ры белән русча сөйләшәләр?

- Әлбәттә, кысыксынам. “Ба­лабыз телевизордан рус телендә мультфильмнар карап үсә, шуннан русчага өй­рәнә”, — дип җавап бирәләр. Икен­челәре: “Татар теле авылдан чыкканчы гына кирәк”, — дип уйлыйлар. Ә менә авылның руслаша баруын аңлаган халык мәктәпне кабат үз авылыбызга кайтарырга, татар телен укытырга кирәк, дигән фикерләр дә әйтә башлады.

Кызганычка, татар телен балалар бакчасында, мәк­тәп­ләрдә өйрәтә башлау соң булырга да мөмкин. Бала тугач та, аңа моңлы бишек җырлары җырлап, татарча әкиятләр сөй­ләп үстермәсәң, үскәч, татарчага өйрәнгән бала акцент белән сөйли. Шунысы аяныч, мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасына килгәндә, монда татар сүзе сөйләргә килмәгез, балалар татарча белми, дип кисәтеп куялар. Без аптырыйбыз инде: шул ук балалар бакчасында үскән унҗиде яшьлек кызым татарча да, русча да яхшы белә. Туган телебез аңа да, башкаларга да комачаулаганы юк әле. Аны югалту җиңел, ә менә кире кайтарып булырмы, анысы билгесез.

…Әйе, Гөлнара ханым бик кызыклы әңгәмәче, проблеманы да күрә, белә, бер-ике буын алышынгач, авылда үзен татар дип санаган, әмма рус телендә сөйләшүче халык яшәячәген дә аңлый. Тик бер кеше генә җирнең күчәрен кире якка әйләндереп җибәрә алмаган кебек, авылда да бер кеше генә татар телен саклап кала алмый. Монда бергәләшеп күтәрелергә кирәк.

Шундый моңсу уйлар белән Иске Усман халкы алдына чыгып басарга туры килде. Рәхмәт, газетабызны даими укып баручы Мөкатдәс абый Нуретдинов бик җылы сүзләр әйтте, Тәслимә апа Авзалова  беренче баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин, җаваплы сәркатип булып эшләгән Зәйнәп апа Әһлиуллина белән горурлануы турында сөйләде. Алар вафат булгач, авыл халкының газета ябылыр инде, дип борчылуы, ә дәвамчылар табылгач, шатлануы турында белдерде. Бигрәк тә үткән җәйне Иске Усманны йөреп чыгып, саллы мәкаләләр язып кайткан бүлек мөдире Алия Арсланованы мактап телгә алды.

Иске Усман авылыннан газетага утыз еллар чамасы язып торган, бөтен бәйрәмнәр белән котлап, без игълан иткән конкурсларда катнашып яшәгән Мәгърифә апа Гыйль­фанованың да чыгышы ихлас күңелдән булып, ахырда бөтереп биеп күрсәткән татар биюе күңелләребезне күтәреп җибәрде. Гомумән, халык газета кирәк, язылачакбыз, борчылмагыз, дип калды. Газетаның хезмәтен күреп, бәяләп баручы шушындый үткен апалар булганда, газетабыз мәңге яшәр кебек тоела.

Тарихчы Шамил Галимов — Самара төбәгендә элек бастырылып килгән татар басмалары, Зөлфия Галиханова — татар тормышында милли матбугат роле турында чыгышларын тәмамлагач, бәлеш һәм кабарып пешкән бавырсаклар белән сыйлаган кунакчыл усманлыларны концерт карарга калдырып, Байтуган авылына юл тоттык.

 “Әлифба” музеенда

 “Әлифба” музеена да сугылып, карап чыгарга дип кенә кергән идек, кай арада халык җыелып өлгергән, диген. Түгәрәк өстәл артында конструктив сөйләшү уздырып, күңелләребезне “Әлифба” нуры белән сафландырып китәргә насыйп булды.

Байтуганның “Әлифба” му­зее, андагы экспонатлар, Сә­ләй Гатат улы Вагыйзовның фаҗигале язмышы турында Нурания Абзалова газетага даими язып тора. Шуңа да бу мәка­ләдә ул теманы кабатлап тормабыз, күбрәк Байтуган халкы белән очрашу турында язарбыз.

…Музей уртасындагы тү­гәрәк өстәл артында утырган хатын-кызларның күбесен шушы авылның каймагы дип атарга була. Нурания Абзалова музей булдыру эшләре белән йөри башлагач, алар барысы да Сәләй аганың иске йорты урынын чистарту, агач-куакларны кисү белән шөгыльләнгәннәр, музей калкып чыккач, аны җиһазландыруда катнашканнар, хәзер дә аннан аерылмыйлар – кунаклар килгәндә каршы алырга булышалар, тәм-томнар пешереп киләләр, читтән килгән кешеләр белән аралашып, гәпләшеп утырырга да күңелләре җитә. Менә бу көнне дә шулай булды: газета хәлләре турында тулы мәгълүмат алгач, авыл халкы балаларның руслашуы, шушы зур авылда татар газетасы алучыларның аз санда булуы белән борчылып, газетага язылу эшен җайга салырга кирәк, дигән фикерләр әйттеләр.

Әйе, балалар руслаша бара. Чөнки алар Рус Байтуганында укыйлар һәм анда барысы да рус телендә. Татар теле сирәк һәм факультатив рәвештә генә укытыла. Ата-аналар да татар телен мәктәптә укытуны  кирәксенмиләр. Моның сере ерак җитмешенче елларга барып тоташа икән.  Назыймә апа Мингазыймова татар телендә укыганнан соң русчага күчәргә туры килгән яшь чакларын искә төшереп: “Балалар безнең кебек интекмәсеннәр дип, ватып-җимереп рус телендә сөйләшәбез инде”, — дип куйды. Ләкин апалар шуны онытып җибәрәләр: хәзерге заманда бала телевизор, мультфильм­нар, урам йогынтысы аша рус теленә болай да өйрәнә. Ә гаиләдә тик татар мохиты гына хөкем сөрергә тиеш. Бу турыда Зөлфия Галиханова болай диде: “Казанда уздырылучы форумнарга еш йөрергә туры килә. Чит илләрдән килгән татарлар туган телебездә бездән яхшырак сөйләшәләр, чөнки алар өйдә тик татарча гына аралашалар, балаларын татарча укырга-язарга өйдә өйрәтәләр. Туган телне өйрәним дигән кешегә мөмкинлекләр күп. Әллә ялкаулыгыбыз, әллә битарафлыгыбыз телебезне югалтуга таба алып бара. Шуннан башлана инде – башта милли мәгарифтән, аннары матбугаттан ваз кичәбез, аннары туган телебезне бөтенләй онытабыз. Проблеманы аңлап, ел саен газетага язылып, мәктәп яшендәге балаларга татар теле дәресләре укытуны таләп итеп, аяусыз көрәш алып барганда да, әле җиңү безнең якта булмаска мөмкин. Авылларда мәктәпләр бетә икән, мәчетләр татар теле сагына басарга тиеш, анда гарәп теле курслары белән беррәттән татар теле класслары да ачарга мөмкин”. Очрашуда катнашкан Яңа Ярмәк авылы имамы Рәис хәзрәт тә бу фикер белән килеште. Ул, Сәләй, Рәмзия һәм Камил Вагыйзовларга багышлап, Коръән сүрәләре укыды, урыннарының оҗмахта булуын теләде.

Әлифба музеендагы оч­рашуны газетаның баш мө­хәррире: “Менә без “Әлифба” музеенда утырабыз. Ләкин татар теле булса — ярый, булмаса – ярый дип яшәсәк, бер-ике буыннан инкыйраз да көттермәс, телебез тәмам югалу чигенә килеп җитәр. Ул чакта безгә Әлифба музее гына түгел, татар теле музее да ачарга туры килмәгәе. Шул көнгә калмас өчен, гаиләдә тик татарча сөйләшергә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә факультативларга гына риза булмыйча, татар теле дәрес­ләрен торгызырга, мәчет­ләргә дә татар телебезне саклау эшенә кушылырга кирәк”, — дип тәмамлады.

Сәяхәтчеләр Иске Ярмәккә юл тоттылар.

 Туган авылым минем, куеныңда синең…

 Менә данлыклы Иске Яр­мәк авылының Юкәле тавы да күренде. Ирексездән “Туган авылым минем, куеныңда синең…” дип моңлана башлаган идем, “Ялкынлы яшьлек”леләр дә, җырны эләктереп алып, авылга кергәндә: “Айлы кич­ләрең дә әле исләремдә, Яратам мин туган ягымны” дип, бөтен авылга ишетелерлек итеп җырлап җибәрделәр. Менә шулай туган яклар көч, дәрт өсти кешегә.

…Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты балкып то­ра. Фойеда – Яңа ел бәй­рәменә ясалган матур панно. Аның астында социаль бүлек хезмәткәре Гөлисә Бәд­ретдинова, зур гына алма бә­леше тотып, безне каршылап тора. Актлар залында – теш табибы Рөстәм Хисмәтовның фотокүргәзмәсе оештырылган. Талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы бит ул. Табигать, милли бәйрәмнәр, Камышлы күренешләренең көтелмәгән ракурслары  – авторның үз карашы булуын күрсәтеп тора.  Афәрин, Рөстәм.

Ярмәклеләр безне тулы зал белән каршы алалар. Бераз олыгайган таныш йөзләр җитди булса да, күзләре елмая. Бу юлы нәрсә әйтер икән бу, дигән кебек сынап та карыйлар сыман. Нәрсә әйтим инде? Рәхмәт, авылдашлар! Газетага языласыз, мәкаләләр язып салырга онытмыйсыз, шуннан да кадерлерәк нәрсә бар? Гөлисә Бәдретдинова, Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, без Самарага кайтып җиткәнче үк, Очрашу турындагы язмаларын язып салганнар иде. Китапханәче Әлфирә Кәлимуллинага, татар теле белгече Әлфия Баһаутдиновага, язучы таланты ачылып киткән Тәлгать ага Ваһаҗевка, Мәдәният йорты җитәкчесе Ришат Ибраһимовка, “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллинга, Яңа Яр­мәк авылыннан очрашуга килгән Рузалия Гафурова, Алия Хәмидуллина, Асия Зәлә­еваларга һәм башка авыллардан хатлар язып торучы, газетага язылучы якташларыбызга чиксез рәхмәтләребезне әйтәсебез килә.

Кызганычка, Иске Ярмәктә, Байтугандагы кебек, җитди сөйләшү килеп чыкмады, дип әйтер идем. Ни дисәң дә, чыгыш ясаучыны халыктан сәхнә һәм трибуна аера. Түгәрәк өстәл артына утырып, күзгә-күз карап сөйләшсәң генә, диалог килеп чыга. Киләчәккә моны колакка киртләп куярга булыр.

Ә халык Очрашуга бик әзер­ләнгән. Бигрәк тә Байтуган музеенда, Иске Ярмәк сәхнәсендә матур итеп шигырь сөйләгән балаларга  карап, татар теле бар, татар бетмәс дип, оптимис­тик рух белән суга­рыласың. Мәкаләне дә шул сүзләр бе­лән тәмамлыйсы килгән иде. Ләкин нәрсәдер туктатты. Ба­лаларның өйдә, урамда русча сөйләшүен, татар теле дәресләренең күп мәктәпләрдә факультатив рәвештә укытылуын күреп, телне саклап калу өчен көрәш әле башланмаган да, дигән уйлар килә. Ә ул көрәш бүген үк гаиләдән башланмаса, инде балалар бакчасы да,

, мәктәп тә, матбугат чаралары да, хәтта өстән төшерелгән фәрманнар да татар телен торгызу эшендә көчсез булачак.

IMG_4974

 Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Алия АРСЛАНОВА фотосурәте.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 274

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>