Әзһәр Шакиров: «Татар балалары ана теленең рухын сизми»

2BFAC18D-154D-43E0-9411-C407B0EB6B2A_cx0_cy4_cw0_w1023_r1_sКамал театрына яңалык алып килгән щепкинчыларның берсе — Әзһәр Шакиров сәхнәдә 60 ел иҗат итә. 22 февраль аенда аңа 80 яшь тула. Камал театрында узачак юбилей кичәсендә Татарстанның һәм Русиянең халык артисты «Әти» дигән монолог сөйләргә җыена.

Азатлык милли хәрәкәтнең актив әгъзасы белән милли театрлар хәле, милли республикаларга бәйле вазгыять турында сөйләште.

— Сәхнәдә эшли башлавыгызга 60 ел. Үзегез теләгән бөтен рольләр дә уйналдымы? Кайсы чор бәрәкәтлерәк: яшьлек, картлыкмы?

— Яшь чакта кешедә өмет, ашкыну зур була. Вакыт узу белән ул үзеннән үзе кими, чөнки сәхнә яшь талантларны ярата. Яшь вакытта кешенең энергиясе көчле. Сирәк кенә карт артистларны карарга да күңелле, күңелгә якын. Кайвакыт, киресенчә, нигә сәхнәгә чыккан инде ул дип, кызганып куясың, чөнки талантлы, матур чагы истә калган. Яшь чакта мин теләгән спектакльләр дә куелмады һәм теләгән рольләр дә булмады. Без бит балыкчылар кебек, гомер буе кайчан зур балык эләгер икән дип көтәбез. Шуңа күрә гомернең узганы сизелми дә кала.

— Щепкинчылар театрның яңалыгы иде. Бүген театрга шундый яңалык кирәкме, милли театрларның хәлен ничек бәялисез?

— Наил Дунаев, Ренат Таҗетдин, Равил Шәрәфи, Нәҗибә Ихсанова, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова, Флера Хәмитова һәм башкалар – театрга менә шундый көчле төркем кайтып төште. Берничә елдан Туфан Миңнуллин, Батулла, Миргалим Харисов, Хәмзә Арсланов театрдан китте. Ул вакытта театрда яшьләр юк иде. 40 яшьлек апалар, абыйлар 17-18 яшьлек балаларны уйнап йөрде. Ул вакытта телевидение юк бит. Телевидение генә яшь кешене яшь кеше уйнарга тиеш дип өйрәтте. Безнең кайтып керү, Марсель Сәлимҗановның баш режиссер булып килүе — театрны күтәрде. Бездән соң тагын бер төркем кайтты, аннары Ленинград училищесын тәмамлаучылар өстәлде. Хәзер үзебездә Казанда институт ачылгач, артист булырга теләүчеләрнең мөмкинлекләре артты. Алар академия театры артистлары белән бер сәхнәдә уйнап укый. Без укыганда Малый театрда сәхнәдә катнаша идек.

Яшьләр өчен иң авыры — туган телне камил белмәү. Милли театрларның иң зур проблем — тел. Иң зур бәхетсезлек шунда — татар балалары ана теленең эчке рухын, эчке моңын сизмиләр. Бишектән башлап, балалар бакчасы, мәктәпләргә урыслашкан татар балалары килә. Менә ул фаҗига! Икенчесе: чын талантлы балалар урыс театрын, Мәскәүне, Петербурны сайлый. Чөнки алар — урыс телле. Гастрольләрдә чакта театрларда булам, игъланнарны карыйм: рус театрында татар артисты уйный. Һәм нинди рольләрдә уйныйлар бит! Әле яңа гына Малый театр килде, төп героиня — татар кызы. Әгәр чын талантларга ярдәм итмәсәк, алар урыс сәнгатенә китәчәк. Бу — минем өчен иң зур фаҗига.

Тамашачыларга килгәндә, халык театрга йөри. Яшьләр репертуарын эшлиләр. Ул яктан безнең хәл әйбәт.

Артистларның хезмәт хакы түбән. Бүтән өлкәләр белән чагыштырганда бик түбән булганга, сәнгатькә талантлы кеше килмәскә дә мөмкин. Сүз Камал гына түгел, бөтен театрлар турында бара. Элек, барыбыз да бертигез бәяләнгәндә, ул турыда уйланылмаган да. Хәзер аерма зур.

Без кайттык, 70 сум хезмәт хакы билгеләделәр. Биш ел 70 тәңкәгә эшләдек. 6 сум «бездетность» өчен түләдек, 2 сум 40 тиен фатирга тотылды, яшәргә 50-60 тәңкә кала. Ул вакытта сизелми иде. Алай да, авылга кайткач, балакаем нишләп йөрисең, ничек оялмыйсың син ул акчага селкенеп йөрергә, дип әйтәләр иде. Троллейбуста эшләүче егетләр монда 120-160 тәңкә түлиләр, диләр иде. Хәзер дә шулай, автобус шоферлары 50 мең сумга эшли.

— Татар халкы үз шәхесләрен кадерли беләме?

— Мактаулы исемнәр бирелә. Аңа карап акчасы түләнәме соң? Мактаулы исемнең беренче чиратта акчасы булырга тиеш. Акчасы булмаган исемнең нинди дәрәҗәсе булсын. Без яшь вакытларда вазгыять икенче иде. Исемле артистларга ниндидер ташламалар булды. Ә хәзергеләре кешедән көлү кебек тоела. Яшь чагында исем кирәк, сүз дә юк. Халык артистны исеменнән чыгып бәяли.

— Артист Совет берлеге вакытында фәкыйрь идеме, хәзерге хәле ничек? Кайсы вакытта җиңелрәк иде?

Совет берлеге вакытында җиңелрәк, чөнки бөтен кеше дә бертигез иде

— Совет берлеге вакытында җиңелрәк, чөнки бөтен кеше дә бертигез иде. Анда акча хәзерге кебек роль уйнамады. Артистлар идеологиягә бәйләнгәч, аларны күтәрергә тырыштылар. Әлбәттә, цензура кыса иде, чөнки чын дөреслекне әйтеп буламы соң? Рус театрларын әйтәм мин, татарны әле кыстырмыйм да. Теге заманда да, хәзер дә шулай ул. Ләкин ул заманда идеал бар иде. Һәрбер кеше тигез, һәрбер кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып эшли, яши дип ышандык без.

— Бүген цензура көчлерәкме? 1990нчы елларда театрлар икенчерәк иде, иркенрәк эшли иде кебек.

— Андый мәгънәдә әйтмәс идем. Ләкин бер мәгънә кала: нинди заманда яшәсәң дә, чын дөреслекне әйтү, шуны сәхнәдән күрсәтү — ул бөтенләй икенче нәрсә. Бүген чын дөреслекне берничек тә күтәрә алмыйлар. Совет берлеге заманында театрга ни өчен халык артистлар нинди фикер белән яши — шуны белер өчен йөрде. Рольне уйныйсың, ләкин мәгънәң сүздә түгел, уеныңда ята. Пауза вакытында тыелган әйберләрне артист шундый итеп уйнап бирә, тамашачы шаккатып утыра. Ул һәрвакыт шулай, без киткәч тә шулай булачак.

— Соңгы елларда театрларга шикаять итү, куәт оешмаларының тикшерүләре ешайды. Бу сәнгатькә яңадан цензура кайта дигән сүзме?

— Мәскәүдә спектакльләрне өзгәннәрен, Кирилл Серебрянников вакыйгасын ишеткәнем бар. Ләкин анда бит бөтенләй икенче мәсьәлә. Бездә аны күз алдына да китереп булмый. Новосибирскидагы Опера театрындагы хәлләргә килсәк, заман үзгәрде, аның белән яшьләрдә дингә караш үзгәрде дип уйлыйм мин.

— Татар театрында да муллалардан көлгән сатирик спектакльләр бар. Ләкин татарда дин әһелләреннән көлгән дип прокуратурага шикаять итү әлегә күренми. Театр тормышына бәя бирү, аларны яптыру, гомумән, дөресме соң ул?

— Cпектакльләрне яптырганын күргәнем юк. Ләкин вакытында «Ат карагы» (Туфан Миңнуллин) дигән спектакльгә риза булмадылар. Без ат карагын милли каһарман итеп уйнарга тырыштык. Байларны талаган, ярлыларга ярдәм иткән дип сурәтләдек. Алай гына булмаган диделәр, без ышандык инде. Калган спектакльләрне тыймадылар, ошамаса төшеп кенә кала иде. Прокуратураларга язуны белмим, бу мәсьәләдә обком да җитә иде.

— Камал театры бүгенге көн сорауларына, мәсьәләләренә җавап бирергә тырыша. Хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый турында «Үлеп яратты» спектакле нәкъ татар теле кысыла башлаган вакытта, милли мәгариф турында яңа канун чыкканда барды һәм анда бик мөһим сүзләр әйтелә иде. «Хуҗа Насретдин» спектаклендә дә хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр күрсәтелә. Анда да театр теле белән сәяси фикерне җиткерү. Бүген шушындый спектакльләргә ихтыяҗ бармы?

Радио-телевидение көне-төне халыкны уйламаска өйрәтә

— Әлбәттә, ансыз театрда мөмкин түгел. Театр бит халыкның теләкләрен, яшәү рәвешен күрсәтә. Ләкин радио-телевидение көне-төне уйламаска өйрәтә, мәгънәсен аңлап булмый торган әйберләр күрсәтә, бу очракта театрга бик авырга төшә. Тамашачы да бит күнеккәнчә күңел ачуны көтеп утыра. Театрны икенче университет, диләр. Үзе артыннан алга сөйрәп бармаса, аның кирәге дә юк.

— Театр татар телен саклауга ни дәрәҗәдә өлеш кертә ала?

— Вакытында татар театрын 18-19 яшьлек мәдрәсә балалары урыс театрыннан ким булмасын дип оештыра. Аның ни тамашачысы, ни бинасы, ни хезмәт хакы булмаган. Хәзер урыс театрының ничек барлыкка килгәнен күзаллагыз. Император указы белән Петербурда мәһабәт бинада, бөтен шартын туры китереп оештыралар аны. Татар театрын исә халык үз язмышын күрсәтер өчен тудырган. Сәхнәдә артистлар, без нинди милләт, ничек яшибез, шушы урыс дөньясында ничек сакланып калырга дигән сорауларга җавап эзләгәннәр. Әгәр дә инкыйлаб булмаса, татарга театр ачтырырлар идемени? Тел дигәннән. Беренче мәртәбә театрда без хәзер сөйләшә торган тел башланган. Безнең гомуми, әдәби тел. Телне тудырырга, үстерергә ярдәм иткән урын бу. Шуңа күрә артистның теле – камиллек үрнәге булырга тиеш.

— Әгәр чагыштырсак, Казанда татар телендә бүген күбрәк сөйләшәләрме, әллә элегрәкме?

— Казанга 1956 елда килдем, урамда татарча сөйләшкән кешене хәтерләмим. Ул бит татар шәһәре түгел, урыс шәһәре. Татар бистәсе бар, диләр инде. Ул бит бистә генә. Бөтен шәһәрдә рухи көч бармы, татарлык бармы? Татар элек-электән үзен түбән халык дип санарга күнеккән. Шуңа әле дә татарча сөйләшергә ояла ул. Дөрес, татарча сөйләшүчеләр бар, ләкин күпчелеге ояла.

— Соңгы елларда дәүләтчелек идеясе, суверенлык, аның символларыннан курку, ул турыда артык сөйләмәүне сизәсезме? Бу нәрсәдән килә?

— Халык тынычланды. Безнең хакимият федераль үзәккә буйсынган һәм аның кануннарын үтәргә тиеш. Минем шикелле иләсрәк кеше дә, барыбер, үзәккә буйсына. Син бу илдә бәйләнгән, кулларың богаулы. Дәүләтең булмаса, гомер буе шулай булачак.

— Татар телен яклап оештырылган митингларда, Хәтер көнендә даими катнашасыз. Мондый чараларда халык бик аз. Ни өчен халык милли мәсьәләләргә битараф?

Бездән килгән буын безнең турыда, ничек алар телне саклап кала алмаган дип әйтәчәк

— Милли аң югары дәрәҗәгә җитмәгән. Тормыш бераз җайланды, артыгы кирәкми, дип яши халык. Ана баласына милли хәтерне салмаса, ул һаман шулай булачак. Бала үз телен, үз динен, кыйбласын белмәсә, ул юкка чыгачак. Анадан тора. Ана тәрбиясеннән дә көчле нәрсә юк. 1905, 1910 елларда урыс телен белмәгән кеше надан дип исәпләнгән. Ләкин бит заман үзгәрде, хәзер урыс телен белмәгән кеше юк. Ул чакта миллионлаган халык үз теленнән баш тартыр дип уйламагандыр инде. Хөкүмәт шулай эшли. Безне урап алган дөнья шулай эшли. Ләкин бездән килгән буын безнең турыда, ничек алар телне саклап кала алмаганнар, безне ничек шундый фаҗигале хәлдә калдырганнар дип әйтәчәк әле. Ләкин ничә гасырлар буе үзен саклап кала алган татар милләте алай тиз генә юкка чыкмаячак. Аның ниндидер бер өлеше татар милләтен күтәрәчәк әле.

Әгәр милли хәрәкәт мәйданга чыкмаса, суверенлык булмас иде. Без бит Югары шура бинасын уратып алдык һәм депутатларга суверенитет турындагы документка кул куймыйча чыгармыйбыз дидек. Сакладык. Суверенлык мәйданнан күтәрелде. Мәйданга чыккан безнең милли хәрәкәт җитәкчеләре үзләре хакимлекне кулга алып, яңа хөкүмәт төзергә теләделәр. Шуңа күрә аларны комачаулыйлар дип, читкә этәрделәр. Аның урынына татар конгрессын төзеделәр. Ул вакытта сүз Татарстан турында бармады, Русия буенча таралган татарларны берләштереп, яңа күтәрелешкә җиткерү турында сүз барды. Бу идея чынга ашмады. Алар хакимияткә буйсына торган оешма булып калды. Милли хәрәкәт хакимияткә комачаулады, ул шуңа таратылды. Табигать шулай яратылган. Теләсә кайсы күренеш бер балкып ала да, сүрелә. Хәзер суверенитет сүзен иң күп дигәндә 100-200 кеше беләдер. Ләкин төшенкеллеккә бирелергә ярамый. Эчтән әзерләнү булырга тиеш.

Ил дигән төшенчәнең кыйммәте бетте. Яшьләр урамнарга чыгып милли азатлык даулап йөри торган түгел. Алар укый һәм кая тели — шунда китә. Кайда аңа җиңел, шуны сайлый. Чын талантлар чит илне сайлый. Чөнки ул безнең кебек түгел, кайда нинди тормыш икәнен күреп, аңлап үсә. Әлбәттә, алар арасында да милли үзаңлы яшьләр бар. Мин монда кискенләштереп әйтәм. Бөтен өмет аларда. Бер вакыт алар бу тормышны үзгәртергә теләячәк.

— Бүген каты кул кирәк дигән фикер ешрак яңгырый. Сталинны сагыну бар. Явыз Иванны күтәреп алдылар. Бу нинди шаукым?

— Халык Сталинны гадел дип уйлаган. Сталин заманында караклык булмаган. Бер кеше баеп, икенчесе хәерче булмаган. Шуңа халык Сталин кебек кеше булса, дәүләтне чистартыр һәм тәртипкә салыр иде дип ышана. Сталинны яратканга түгел, аның алымын кулланып чистарту турында сүз бара. Чөнки халыкта бу дәүләт җитәкчеләренә ышанмау көчле. Миллиардерларның чит илгә чыгарылган акчасы, миллионерларның монда тапкан акчасы, җыйган байлыгы — моны берничек тә кабул итеп булмый. Шуңа күрә халык Сталинны сагына. Иван Грозный турында шуны әйтә алам: аны без бөек, үткәннәребез дә бөек, киләчәгебез дә бөек булачак дигән фикерне чыгару өчен кулланалар. Һәйкәлләрен халыкка ошар өчен түгел, Путинга ошар өчен куялар. Юкса, үзеңнең халкыңны кырган кешегә һәйкәл куеп булмас иде.

— Быел җанисәп көтелә. Сезнең фаразлар нинди: сан ягыннан татарлар азаячакмы?

Башкортлар да аңларга тиеш: берләшкән вакытта гына без исән калачакбыз

— 1936 елда да халык санын шулай ук алалар. Ләкин аның нәтиҗәсе Сталинга ошамый. Яңа төрле саннар языла, элекке саннарны белүчеләр үтерелә. Нәтиҗәләрне үзгәртүләр гомер буе булган. Хәйлә һәрвакыт булачак, ләкин халык икенче урыннан ким булмаячак дип уйлыйм. Башкортлар да, без дә аңларга тиеш: без уртак тел табып, берләшкән вакытта гына исән калачакбыз. Сан ягыннан ярышу хәерлегә илтмәс.

— Февраль азагында юбилеегыз көтелә. Аның төп фикере нинди булачак?

— Мин монолог әзерлим. «Әти» дип аталган язмамны укыячакмын. 75 яшемдә әни турында укыган идем, ул вакытта ук, исән булсам, сиксәнне тутыргач, әтием турында укыячакмын дигән идем. Аның алдыннан «Чыңгызхан»ны укыган идем. Чөнки ул — чын татар кешесе.

— Мине бик тиз картайттылар, үземнән өлкән артистларның әтиләрен уйнап йөрдем дисез, режиссерларга үпкәгез бармы? Картлар ролен уйнаган вакытларда сезне урамда таныйлар идеме?

— Урамда, әле һаман уйныйсыңмыни дип сораганнары бар. Чөнки 25 яшемдә 60 яшьлек кешеләрне уйный башладым. Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфинең әтисен, Ренат Таҗетдинның бабасын уйнадым. Театрда иң карт кешеләрне мин уйный идем. Рольләрне сорап алмыйсың, билгелиләр икән, каршы килә алмыйсың. Хәзер инде миңа өлкәннәрне уйнавы җиңелрәк. Чөнки яшьтән күнеккән, тамашачы мине карт образда кабул иткән инде.

Яшь чакта академия театрыннан китәм дип тә йөрдем мин. Чөнки Гали абый Хөсәеновны бик хөрмәт итә идем. Ул Әлмәт театрына күчкәч, кил, дип чакырган да иде. Ләкин академия театрыннан китү — хатыныңнан аерылу белән бер. Чөнки бөтен тормышны яңадан башларга кирәк. Шулай да Әлмәткә барып, “Юлдан язган” дигән бер спектакльдә уйнадым. Иң көчле эшләрнең берсе булды ул. Телевидение аша шуны күрсәтеп, мин үземнең кем икәнемне күрсәттем. Менә анда рольнең яше дә, эчке дөньясы да миңа туры килә иде.

— Без сезнең гаиләгезне белеп бетермибез, Әзһәр абый. Кемнәр алар, кайда эшлиләр, сезнең кебек иҗат белән шөгыльләнәләрме?

— Хатыным Казан дәүләт финанс институтында укытты, улым Казанның Совет районында хәрби комиссариатта эшли. Оныкларым бар, алар урысча сөйләшергә тырыша. Минем белән татарча сөйләшегез дигән шарт куям. Сөйләшәләр. Улымның хатыны — марҗа, мин бәхәсләшә торгач, ул да татарча өйрәнде. Чөнки балаларың татарча белмәсә, аннан да зур бәхетсезлек юк.

azatliq.org

Просмотров: 497

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>