Камышлы авылында яшәүче Гәфифә ХӘЙРЕТДИНОВА: Дәһшәтле сугыш елларында тудым

1335

«Туасы балам бәхетле булыр», дип төшен юраган әнием.

Әй, Аллаһы Тәгаләм! Башкача андый кыенлыклар бирмә инде. Дәһшәтле сугыш узганына инде 75 ел. Ул сугыштан исән калган кешеләрнең яралары  озак еллар сызлады. Күпме балалар әтиләрен, абыйларын, туганнарын  югалтты. Ятим калганнар «әти» диеп әйтергә интегеп үстеләр.  Башкача насыйп булмасын инде андый коточкыч сугышлар.  Чит патшаларга да, узебезнең  баш кешеләргә дә сабырлык  бир инде, Ходаем!

Куркыныч сугыш баруга  карамастан,   Аллаһы Тәгалә якты дөньяга  балалар тудырырга насыйп иткән. Шулай инәкәем дә авырга уза һәм куркада кала: әле бит нәрсә һәм ничек буласы билгеле түгел, дошманнар - алманнар зур көч белән  Мәскәү  шәһәрен  бәреп кереп, җимерәләр.

Инәкәем төн уртасында су буена  төшеп,  агач төбенә утырып, елап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара, догалар укый, дошманнарны җинәргә көч сорый. Инәкәемә ерактан: «Фатыйма,  син кайт та,  ятып йокла,  иртәнгесе хәерле булыр», — дип тавыш ишетелә. Кайтып  йокларга ята,  төш күрә: «Һавадагы  айда бер кыз бала тулы чиләкләрен киянтәгә асып, су алып кайта». «Туасы балам бәхетле булыр», — дип төшен юрый ул иртән. Һәм нарасыен табарга була.

Бала туар вакыт җитә. Кыз бала бөтен дөньяга кычкырып, якты дөньяга аваз сала. Гөнаһсыз сабыйның, яки минем,  тавышым дошманнарга кадәр ишетелә.  Алар куркуларыннан  чигенә башлый… 

Сугыш елларында туган булсак та, сау-сәламәт үскәнбез, мең рәхмәтләр әти-әниләргә һәм Аллаһы Тәгаләгә. Алдагы көннәрдә дә илебез тыныч,  үзебез исән булыйк. Гореф-гадәтләребезне үтәп, Аллаһыга ышанып, шатланып яшик. Пенсияләр килеп тора, зәңгәр ягулык белән өйләребез җылынып тора, күпләребезнең өйләренә сулар да кертелгән, бәдрәфләр дә куелган. Аллаһыга шөкер,  мин бик тә  тормышым белән канәгать.  Өч ир бала тудырдым, оныкларым бар. Хәләл җефетем бакыйлыкта тыныч ятсын иде.  Язмышыма мең-мең  рәхмәт. Булганынына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп яшим.  Буш вакытымда шигыйрьләр дә яза башладым.

Гәфифә  Гәзизнур кызы ХӘЙРЕТДИНОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 952

Комментирование запрещено