Бүген яшьләр Изге Вәли көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең популярлаша баруы гаҗәп түгел. Гашыйкларның бер-берсенә мәхәббәт хисләрен белдерергә менә дигән сәбәп ул. Йөрәк рәвешендә открыткалар, сувенирлар бүләк итәләр. Күпләр бу көнне мәхәббәт хисләрен белдерә, туйлар уйнала, алтын балдаклар берсен-берсенә бәйли.
Чит илдән килгән бәйрәмгә татар яшьләренең мөнәсәбәте ничек икән? Алар Гашыйклар көнен билгеләп үтәләрме? Бу турыда аларның үзләреннән сорарга булдык.
Алмаз Галиханов, Тольятти шәһәре:
- Әлеге бәйрәмгә карата фикерләр төрле булса да, мин аны билгеләп үтүне начар гадәт дип уйламыйм. Аны яшьләр генә түгел, озак еллар бергә гомер кичереп, бер-берсенә булган хисләрне югалтмаган кайбер парлар да көтеп алалар. Сөйгәнеңә карата булган кайнар хисләрне тагын бер кат исбатлау өчен бу тагын бер мөмкинлек. Ә икенче яктан карасаң, матур сүзләр әйтеп, бүләк бирү өчен әлеге көнне генә көтмәскә, мәхәббәтең турында көн саен белдереп торырга кирәк, дип уйлыйм.
Дөрес, әлегә мин ялгыз. Әгәр сөйгән кызым булса, мин дә аңа Гашыйклар көнендә чәчәк бәйләме бүләк итәр идем, кичен ресторанга чакырыр идем.
Гүзәл Зөбәерова, Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы:
- Чынлап та, Гашыйклар көне бүген бездә көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Берәүләр дус-ишләре белән кафе-рестораннарда бәйрәм итсә, икенчеләре сөйгән ярлары белән икәүдән-икәү генә калырга яраталар. Сөйгәнем Илназ белән мин дә шау-шулы компанияләрне яратмыйбыз. Гашыйклар көнендә икәү кинога яисә кичке ашка кафега барырбыз, дип уйлыйм. Бу көнне бер-беребезгә кечкенә бүләкләр дә әзерлибез. Мин йөрәктәге хисләрне кыйбатлы зур-зур бүләкләр аша “җиткерү”челәрне аңламыйм. Акчага нигезләнгән хисләр озакка сузылмыйдыр, дип уйлыйм.
- Кияүгә чыкканчы, әти-әни белән бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтә идек. Чөнки бу көнне сөйгән ярларга гына түгел, туганнарга, дус-ишләргә дә үзеңнең хисләреңне белдерергә була. Ә менә ирем Фәез (без күптән түгел генә өйләнештек) Гашыйклар көнен бәйрәм дип санамый. “Мин сине 14 февраль көнне генә түгел, һәр көнне яратам”, — ди ул. Дөрестән дә, төптәнрәк уйласаң, хисләрне кеше алдына чыгарырга ярамый, иң мөһиме, тормыш барышында бер-береңә хөрмәт күрсәтү, терәк булудыр.
- Гашыйклар көне минем өчен матур бер бәйрәм булып тора. Аның бер начарлыгы да юк, минемчә. Яраткан кешеңне сөендерү беркайчан да артык түгел бит. Кызганычка, әлегә минем сөйгән ярым юк. Уку (Самараның дәүләт университетында белем алам), сессияләргә әзерләнү күп вакытны ала. Күптән түгел Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамблендә дә шөгыльләнә башладым. Коллектив белән тиз дуслашып киттек. Төрле бәйрәмнәрне дә бергә уздырабыз. Ә менә 14 февральне һәркем үз пары белән бәйрәм итә. Кем белгән, бәлки, икенче елга мин дә бу көнне ялгызым булмам, Гашыйклар көнен сөйгән ярым белән билгеләп үтәрмен. Милләттәшләремне бу матур бәйрәм белән котлап, парлыларның бер-берсен кадерләп, хөрмәт итеп, бәхетле гомер кичерүләрен, ә ялгызларның үз тиңнәрен табуларын телим.
Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.
Просмотров: 727