Көч һәм илһам чыганагы

Фатхутдинов Дңавдат1Фәтхетдиновлар гаиләсе күп еллар буе сарык тиресеннән итек тегү белән шөгыльләнә

Бертуган Вәлетдин, Җәлә­летдин һәм Хәйретдин Денис, Әбдеки, Карабикол һәм Ак­саково авылларында яшәүче халыкны сарык тиресеннән тегелгән туннар, бүрекләр, аяк киеме белән тәэмин итеп торганнар. Вәлетдиннең улы Җәүдәт тә, атасының һөнәрен дәвам итеп, үзенчәлекле унты­лар тегә башлый.

Җәүдәт сигез балалы гаи­ләдә төпчек бала булып туа. Олыраклары йорт эш­ләре белән шөгыльләнгән ара­да кечкенә малай атасы янында бөтерелә, аның эше бе­лән кызыксынып китеп, тегү нечкәлекләренә төшенә. Җәү­дәткә унике яшь чагында әтисе үлеп китсә дә, балачактан күреп, өйрәнеп үскән эшен гомер буе онытмый ул.

- Зур гаиләсен туендыру өчен әтиемә һәм аның бертуганнарына тегүче булырга туры килгән. Хәтерләвемчә, аларның эше яхшы баргандыр. Чөнки авыл җирендә кибеттән рәтле әйбер сатып алып булмый иде. Хәтта итекләрне дә авыл халкы үзе ясый иде. Ныг­рак материалдан итекнең олтанын таманлап ясап куясың да, өлге куеп, йонлы тиредән кунычын кисеп аласың. Аларны тоташтырып, калыпка кидерәсең һәм формасын ясыйсың. Бу эшләр барысы да кулдан эшләнә. Балачакта мин әтигә бик теләп ярдәм итә идем. Сигез бала арасыннан мин генә әтинең эшен дәвам итүче була алдым, — дип сөйли Җәүдәт абый.

Хәер, ул 32 елдан соң гына итекче булып китә. Аңа кадәр Шенталы районы колхозларында тракторчы булып эшли, йорт салып керә, хатыны белән ике бала үстерәләр.

- Пенсиягә чыккач кына бу эшкә кайттым. Бертуган абыемда әтинең станогы саклана иде. Мин аны сорап алып, чистарттым-майладым, җитмәгән детальләрен сатып алып көйләдем дә, 32 ел булмаган да кебек, эшкә керештем.

Авыл кешесе өчен аяк киеменең уңайлы һәм җылы булуы мөһим. Авылдашлар әле дә Җәүдәткә иске туннарын китереп, унты ясап бирүен соралалар. Сарык тиресеннән тегелгән итекләрне (пимы) халык үз иткән. Останың сүзләренә караганда, берничә пар аяк киемен Үзбәкстанга, Мәскәүгә дә тегеп җибәргән ул.

- Эш барышы ничек, ди­сеңме?! Башта аякны материалга куеп төгәл үлчәмен аласың, шуның буенча олтыракны кисеп алгач, 2-3 сантиметрга зуррак итеп өлге ясыйсың. Олтанын тыгыз киездән ясасаң яхшы.

Бер ай эчендә итекче 5 – 6 пар аяк киеме тегә ала. Шулай ук җылы бияләйләр, бүрекләр тектерүчеләр дә байтак. Итекләрнең замогы ватылса, олтырагы яисә үкчәсендәге набойкасы тузса оста аларны бушлай ясап бирә.

- Авылда шулай инде. Берәр­сендә күрсә, аңарга да шундый әйбер кирәк. Шулай итеп бөтен авыл миңа йөри башлады, — дип елмая Җәүдәт абзый.

Әйе, оста кешегә пенсиядә дә күңелсез түгел. Җәүдәт абый, иртән-иртүк торып, хатынына булыша: сыерларга, бәрәннәргә сала, тавыкларга сибә, катык, каймак, эремчек ясашырга да күп сорап тормый. Буш вакыты калса, машинкасы артына утырып, хатынына  урын-җир җәймәләре, мендәр, юрган тышлары тегеп бирә. Күңеленә ятышлы эш белән авылдашларына ярдәм итә алуына шөкер итеп яши ул.

- Баларым үсеп, үз тормышларын кордылар. Кызым Алия почта бүлеге җитәкчесе булып эшли, янәшәдә генә яши. Илшат улым Әлмәттә нефть тармагында эшли. Хатыны Лилия белән бер бала үстерәләр.

Быел миңа 66 яшь тулды инде. Күзем начар күрә башлады, шуңа күрә тегү эшләренә сирәгрәк утырам. Ә менә тугыз яшьлек оныгым Рәсим минем һөнәремне үзләштерер, бәлки. Бик кызыксына. Мин эшләгәндә, гел янымда ник алай түгел, болай эшлисең, дип сораша. Андый вакытта мин, бөтен эшемне туктатып, аңа аңлатырга керешәм. Әтием дә мине шулай өйрәткән иде бит.

Итек ясау бик нечкә, четерекле эш ул. Аңа вакыт та күп кирәк, түземлек тә, игътибарлылык та. Оныгыма өйрәтеп калдырам әле, бәлки, тормышта кирәгеп чыгар. Бу фикердән күңелемә җылы керә. Балаларым һәм оныкларымның киләчәген кайгыртам, чөнки алар минем өчен көч һәм илһам чыганагы.

Фатхутдинов Дңавдат1

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

 «Бердәмлек»

 

Просмотров: 853

Комментирование запрещено