Татар халкының батыр улы

1Самара Халыклар дуслыгы йортында герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган шигърият кичәсе узды. Чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендә оешма яшьләре оештырган иде.

Егетләр-кызлар, балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Самара Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм “Яктылык” татар мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина да чыгыш ясап, шагыйрь турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров кичә җылы атмосферада узды дип, оештыручыларга, чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Шигърият кичәсе турында тәфсилле мәкаләне  “Бердәмлек” газетасының киләсе санында укый аласыз.

12 3-1 5-1 9

10

6

7

Әминә ШИҺАПОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1016

2 комментариев

  1. Кошелево мәктәбенә татар сыйныфы ачарга кирәк.

  2. Ничэ кеше булды залда?фотосы нигэ юк залдан?