Самарда «Болгар мирасы» мәчете имамы тирә яктагы бистәләрдә татарлар санын җыя башлаган. Аның фикеренчә, татар кызларын башка милләткә кияүгә биргәнче, икенче-өченче хатын итеп татарга бирү кирәк.
Самарның Киров районы Зубчаниновка бистәсе имамы Расыйх Вакказовволонтерлар туплап татарлар арасында җанисәп алуны башлаган. Алар атнага бер мәчеттә җыелып татарлар мәсьәләсе турында сөйләшә. Расыйх хәзрәт фикеренчә, татарларның саны артмауга ялгыз егет-кызларның күп булуы сәбәпче. Азатлык Вакказов белән аларның ничек итеп җанисәп алып баруы турында сөйләште.