Вахит Имамов: «Татар тарихын сабак өчен язам!»

Ачлык_Вахит+Имамов-01Пугачев явы барышында татарларның роле нинди булган һәм әлеге фетнә татарлар өчен нинди нәтиҗәләр китергән, бу хакта «Интертат»ка язучы Вахит Имамов сөйләде.

 Пугачев восстаниесендә күпме татар катнашкан?

Екатерина Икенче Пугачев восстаниесен бастыру өчен Петр Панин дигән түрәне җибәрә. Ул генерал-полковник дәрәҗәсендәге дворян, граф. Төп рапорт бирүче кеше шул. Ул восстаниедә 200 мең крестьян катнашты, дип тәкърарлый. Безнең тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев Казан өязе буенча гына да 50-60 мең татар катнашкан дип яза. Ә Башкортстан галимнәре Уфа өязе буенча восстаниедә катнашучы татарлар санын 39 мең дип күрсәтә. Бөгелмә ведомствосы ул вакытта Оренбург губернасына буйсынган, ул төбәк буенча фетнәче татарлар саны ким дигәндә 15-20 меңгә тиң. Ягъни, һәммәсен дә җыйсаң, Пугачев армиясендәге көчләрнең яртысын татар яугирләре тәшкил итә.

Инде восстаниенең әйдәманнары яки фетнәче отряд башлыкларына тукталыйк. 500 кеше җыеп фетнәгә кушылган отряд башлыгына, Пугачев штабының таләпләре буенча, полковник дәрәҗәсе бирелгән. Әмма ул бөтенесенә дә түгел. Саннар бик зур, мәсәлән, 1773 елның кышында Минзәләне ун мең татар камап тоткан, Чаллы янында сигез мең татар сугышкан, Алабуганы алты мең татар камаган, 1774 елның гыйнварында Зәйне яулаганнар. Менә, Мәскәүдә озак еллар буе Назим Мириханов Татарстанның илчесе булып торган иде. Ә аның ерак бабасы Нугайбәк Хәсәнов нәкъ менә Зәй каласын яулап алучыларның берсе була, ул үзе белән 900 крестиян ияртеп килә. Көчле җәза отряды гына фетнәчеләрне Зәйдән кире куып чыгаруга ирешә. Менә шул Нугайбәк Хәсәнов фетнә барышында Пугачев тарафыннан бернинди хәрби дәрәҗәләр дә алмыйча кала.

Кукмарада Пычак авылы кешесе Мәсәгут Гомәров өч мең гаскәр белән туплап, Малмыж, Мамадыш, Минзәлә тирәсендәге яуларда йөргән. Анда Сарман районыннан чыккан Мостафин атлы кеше дә булган. Болар — бер меңле, ә Мәсәгут хәтта өч мең кешеле отряд башлыклары.

Тагын Әбҗәлил Сөләйманов дигән уникаль кешене искә алмый булмый. Ул Әгерҗе районы территориясендәге крестияннарны ярты ел буе «коммунизмда» яшәтә. Ул хәзерге Әгерҗе районы җирендә авыллардан сайлап куелган гомум-ызба булдыруга ирешә, алты ай буе шул ызба җитәкчелек итә. Фетнәчеләр отрядын даими әзерлектә тотудан тыш, ул район территориясендә казый ролен дә башкара. Мәсәлән, ниндидер кеше килә, аны күршесе рәнҗетә, әйберен урлый икән. Югыйсә, ана — улны, ата — кызын белмәгән чуалыш вакытында бер-берсенең малын урлау, малын сую кебек күренешләр гадәти хәлгә әверелә инде. Шулай да, Әбҗәлил Сөләйманов үз җирендә тәртип урнаштыра, бөтен суд эшен берүзе башкара. Һәм ярты ел буена Әгерҗе территориясенә бер генә карательләр отрядын да кертмичә яши. Гаҗәп, шаккатмалы!

Шул ук Әбҗәлил Сөләйманов Минзәлә каласын камалышта тотучыларга ярдәмгә Әгерҗе крестияннарыннан отряд туплап, ярдәмгә җибәрә, үзе дә барып йөри. Аннары 1774 елның гыйнварында ул үзе Иҗау заводын штурмлауда һәм яулап алуда катнаша.

Әмма 1774 елның май ахырында Әгерҗе төбәгенә майор Скрипицын кул астындагы карательләр отряды килеп җитә һәм Әбҗәлилне кулга алып, аны үзенең туган авылы Тирсәдә дар агачына асып үтерә. Ни галәмәт, өч-дүрт көннән соң үк Оса, Ижау аша Әгерҗе җиренә шәхсән Пугачев үзе дә килеп җитә һәм, үз чиратында, ул майор Скрипицынны кулга эләктерә һәм дарга асып куя…

Пугачев восстаниесе барышында крестияннар арасындагы мондый ыгы-зыгы һәм тарткалашлар һәрбер төбәктә дә кабатланып тора. Мәсәлән, шул ук Салават Юлаевны да мин-минлектә бик күп гаеплиләр. Фетнәчеләрнең беренче отрядлары Урал буендагы Красноуфимск каласын яулап алган чакта, Салават шәхсән үзе әлеге каладан 110 чакрым ераклыкта була, үз кул астына составы белән яртылаш татар булган (турыдан-туры ярдәмчесе Габдулла Туктаров, ул 1774 елның июнь аенда полковник дәрәҗәсенә лаек була) отрядны әле туплап кына йөри. Шуңа карамастан, 1774 елның гыйнварында әле полковой старшина дәрәҗәсен генә йөрткән Бәхтияр Канкаев, полковник чинындагы башкорт туганына хөрмәт күрсәтеп, аның янына чапкыннар юллый, өч көннән соң килеп җиткәч, хәтта басуда аның отрядын тантаналы каршылауларны да оештыра. Салават отрядына беренче тупларны да ул бүләк итә. Бәхтияр Красноуфимск каласын яулаганнан соң ук, анда бунт әзерләп йөргән аталы-уллы ике казакны богаулап зинданга утырткан була. Ә «гаҗәеп олуг түрәгә» әверелгән Салават, Красноуфимск урамына аяк басуга ук, теге ике казакны да йөз сум ришвәт хакына зинданнан чыгара. Бәхтияр ризасызлык күрсәткәч, инде Бәхтиярнең үзен дар агачына асып кую белән куркыта башлый. Ахыр чиктә Бәхтиярнең пистолет-фузейларын, кесәсендәге беркадәр акчасын талап алгач кына, аны иректә калдыралар. Канкаев шикаятҗ язып, Бирдә бистәсенә, Пугачевның шәхсән үзе янына, Салават өстеннән зарланырга китә. Ләкин ул барып җитүгә, 22 мартта, Оренбург белән Бирдәгә, өч яклап, карателҗләр гаскәр һөҗүм итә. Аларны өч генерал: Мансуров, Фрейман һәм Голицын җитәкли. Шулар Бирдә бистәсенә тупланган 20 меңлек отрядны куып тараталар. Бирдә бистәсендә фәкатҗ татарлардан гына төзелгән татар полкы да була, ни кызганыч, аның командирының исеме генә тәгаенләнгән — Габдулла. Ә фамилиясе билгесез. Шулай ук Бирдәдә Казан өязе татарларыннан төзелгән икенче бер полкны Габдерәшит Әитов, Оренбург янындагы Каргалы авылы полкын Муса Галиев җитәкли. Габдерәшите — Әлмәт төбәгендә әле 1760 елларда ук Туран дәүләте төзү өчен яу кузгата башлаган Морат мулланың иң якын ярдәмчесе Әит Үрәзмәтов улы. 1773 елда үзе дә зур отряд туплап фетнәгә кушылган Әитне Пугачев «корпус старшинасы» дәрәҗәсе белән зурлый, әмма, ни кызганыч, Әит карателҗләр кулына әсирлеккә төшә. Аны 1774 елда Казан төрмәсендә җәзалап үтерәләр. Аның улы Габдерәшит тә әсирлеккә төшә, аны фетнә тулысынча бастырылган соң, 1774 елның көзендә Оренбург каласы мәйданында камчылар белән кыйнап, сөргенгә озаталар…

 Салават отрядын башкорт отряды дип атап буламы?

 Юк инде, ул «чиста» башкорт отряды булып исәпләнә алмый. Аның бит бөтен писарьләре татар булган. Чөнки ул вакытта укый-яза белгән башкорт әле санаулы гына була. Салаватның үзен дә әнисе укый-язарга, имза куярга өйрәткән. Юлай бер мулланы яллап караган малаен укытсын өчен. Гел шуның белән талашкач, куып җибәргән, чыдамаган. Салаватны ахырда әнисе генә укытып бетерә.

Ә әнисе — бүгенге Мөслим районының хәзер Рус Шуганы, элек исә Акай күле исемен йөрткән авылда туып-үскән Акай батырның сеңлесе. Аны бит фәлән чакрымнан килеп Юлай Азналин алып китә. Байлар элек тә бер-берсе белән туганлашырга тырышкан бит инде. Шайтан-Көзәй волосте 115 йортлы гына булса да, Юлай Азналин аның старшинасы санала. Ул 1772 елда поляклар азатлык өчен баш күтәргәч, Польшага җәза отряды составында бара.

Салават ничек шулай танылып киткән соң?

 Салаватны таныткан кеше — Степан Злобин. Ул рус язучысы, әдәбият институтын бетергән 20-25 яшьлек егет, Башкортстанда беренче бишьеллык планны әзерләү эшендә катнаша. 1927 елда бишьеллык планны кабул итү өчен Хөкүмәт комиссиясе составында Башкортстанга килеп төшә. Ләкин аны Башкортстанда ничә завод төзеп һәм анда ничә тонна чуен яки бакыр коеп булачагы бик үк җәлеп итми. Урал буендагы районнарда йөргән чакта, ул Салават турында сөйләнгән риваятҗләрне күп ишетә, игүтибар итә башлый. Ә Мәскәүгә киткәч, инде повестҗ рәвешендә булса да беренчеи китабын язып чыга. Аны кабат-кабат төзәткәннән соң 4 тапкыр китап итеп бастыра. Менә шул дүртенче китабы Сталин кулына килеп керә, ә тегесе үз исемендәге премияне биреп, Злобинны күккә чөя. Улчаклы «күк капусы» ачылганнан соң, әлбәттә, башкортлар да Салаватны данга күмә башлый.

«Пугачев восстаниесе алпавытларга каршы көрәш кенә түгел, бу азатлык көрәше»

Оренбургка Мәскәү юлын төзегән вакытта татарларга Бөгелмә белән ике арада, ямлы-почталы авыллар төзеп утырырга төзергә рөхсәт бирелә. Алар — унбишләп авыл. Баулыны чыгып китүгә — Габдрахман авылы, ул безнең Әлмәт Габдрахманыннан күчеп утырган кешеләр, исеме дә шундый ук. Аннан соң Сарманай, Муса Җәлилнең Мостафасы, Дүсмәт, Юзкәй һ.б. Ә ул авыллардагы ямщикларның бөтенесе дә восстаниедә катнаша. Гаҗәеп хәл: алар полковник Чернышов гаскәрен, төнлә утыртып барып, Ульяновски-Сембердән җыелган 800 солдаты-ние белән бергә, Пугачев кулына яусыз-нисез китереп тапшыралар. Хәйләкәр татарлар, арткы яклап йөри белгәннәрдер дә инде — олауны нәкъ лагерь эченә китереп кертәләр.

Алда әйттем инде, Пугачев гаскәре яртылаш рәвештә татарлардан тора, татар фетнәчеләре саны 100 меңнән дә артык исәпләнә. Шуңа күрә мин Пугачев восстаниесен рус крестьяннарының рус алпавытларына каршы көрәше түгел, ә рус булмаган халыкларның азатлык өчен көрәше, дим. Аны Җаек казаклары башлап җибәрә. Алар автономия, ирек тели. Аларда тормыш элек тә ирекле рәвештә бара, атаманнарын да тик үзләре генә сайлап куя торган булалар. Ә 1772 елда Мәскәү боларга Тамбомцев атлы сатлыкҗан атаманны китереп куя. Казакларның баш күтәрү ихтималын күз алдында тотып, аны Траубенберг дигән генерал озата бара. Әле Пугачевның исе дә, исеме дә юк вакыт. Мәскәү диктатына буйсынырга теләмәгән казаклар баш күтәреп, Траубенбергны да, Тамбовцевны да үтереп ташлый. Җәзалаучылар гаскәре килеп, пушкалардан атып, фетнәче казакларны куып тарата. Байтак казакларны камчылар белән ярып, сөргенгә озаталар. Әмма фетнә тынмый. Болар бәхетенә, Яиөк шәһәре янына Казан төрмәсеннән качкан Пугачев килеп төшә. Гаҗәеп аферист бәндә. Бер хуторда яшеренеп яткан чакта ул үзенең юлдашы алдында, минем тәнемдә Ходай Тәгалә тамгалары бар, дигән булып, патша ролен сынап карый, «репетиция» үткәрә. Шуннан соң ул үзен Екатерина патша кулыннан качып котылган Петр III дип игүлан итә башлый.

Ә бу Җаек казаклары өчен мөстәкыйльлек өчен көрәштә байрак сыман була. Аны шундук «тәхеткә» күтәрәләр, коточкыч уен башлана. Беренче отрядларга Җаек буенда яшәгән татарлар килеп җитә. Шулай ук хәзерге Казахстан, Урта Азия илләрендә яшәгән кешеләр килә. Андагы Зөбәер мулла шундук Пугачев ягына баса. Пугачевка грамоталы кешеләр кирәк бит, штабында писарьләр барлыкка килә. Шулар «падишаһ Петр галиҗәнапләре» исеменнән «кызыктыру хатлары» яза һәм «бабаларыгызча ирекле яшәү» вәгъдәләре бирелгән фәрманнар юллый башлый.

Оренбургтан 18 чакрымдагы Каргалы татарлары да 1773 елның 1 октябрендә Пугачевны колач җәеп каршы ала һәм 500 кешелек отряд төзеп бирә. Аның башлыгы — Каргалы татары, полковник Муса Алиев. (Казан янында булып узган иң рәхимсез яудан соң ул хәбәрсез югала. Сәгыйть старшина дигәне Казанны алган вакытта әсирлеккә эләгә).

«Бабайларча ирекле яшәү» вәгъдәсе үз эшен үтәмичә калмый, татарлар Пугачев байрагы янына җыела. 5-7 октябрьләр тирәсендә Уфа өязеннән дә күренекле кешеләр килеп җитә. Шундук кисәтеп кую урынлы: фетнә отрядлары башлыкларыннан бик сирәге генә гади крестьян, ә күпчелек очракта старшина, яки сотниклар булган. Юлай Азналин да, әнә, шуңа күрә үз волостеннан җыелган 95 кешелек отряд башына үзенең улы Салаватны куеп җибәрә. Еллар үткәннән соң, күпертеп, Пугачев ягына 2500 кешелек гаскәрне, имеш, Салават алып чыккан, дип шәрран яралар. Көлке: 20 яшьлек, тәҗрибәсез яшь егеткә Польша җирләренә барып, канлы сугыш яуларын кичкән, орденлы һәм бай кесәле дистәләгән старшина сүзсез буйсынганмы? Иң мөһиме — алар арасында Ногай юлының, ягъни Оренбург белән Уфа арасында яткан волостьларның баш старшинасы Галибай Морзагулов бар бит!

 Ә ул Морзагулов атлы кешенең гаскәре күпме була?

 Эстәрлетамак пристанена җайдакларны Җаек казакларының фетнәсен бастыру, карак Пугачевны кулга алу өчен губернатор фәрманы буенча махсус җыялар! Саны белән 2355 булган татар-башкорт җайдаклары Эстәрлетамактан Оренбургка таба карательләр сыйфатында гына юлга чыга. Мурзагуловтан тыш, җайдаклар өстенә җитәкче итеп капитан Ураков та куела. Аңа урынбасар итеп секунд-майор Йосыф Тәфкилов билгеләнә. Йосыф — мәгълүм генерал Тәфкиловның малае. Төп утары — Әгерҗе районындагы Тирсә авылы. Татарлар арасыннан бердәнбер байгура буларак, берничә йөз крепостной да тота. Ләкин ул 1740 елларда берничә дистә гаиләгә ирек бирә. Крепостнойлыктан котылган крестияннар хәзерге Ютазы районы җирләренә күчеп утыра. Алар Бакчасарай, Кырымлы авылларында төпләнәләр кебек. Ходайның каргышы, дигән төсле, майор Йосыф Тәфкилевкә җәзачы җайдаклар отряды туплау өчен, нәкъ менә шул Ютазы районы авылларына килеп чыгарга туры килә. Дистә еллар буе күңелләрдә йөргән үч бар бит, кичә генә коллыктан котылган крестияннар ялан-кыр уртасында, кар өстендә, Йосыфны үтергәнче кыйнап ташлыйлар. Авыл халкына Йосыфны кабергә иңдермәскә, дигән катгый әмер дә җиткерелә. Йосыфны төнлә белән авыл байлары гына, яшереп алып кайтып һәм яшертен көенчә генә җирләүгә ирешә…

Инде Пугачевка каршы тупланган гаскәр тарафына кире кайтыйк. Оренбург губернаторы Рейнсдорп тарафыннан «Пугачевка һәм фетнәчеләргә каршы җибәрү өчен биш мең атлы гаскәр җыеп килергә» дигән фәрман октябрь ахы-рында ук хәбәр ителгән була. Ләкин патшабикә яклылар 5000 урынына нибары 2355 кенә яугир туплауга ирешә. Алары да Оренбургка юнәлгәч, ике төркемгә бүленеп, 9-11 ноябрь көннәрендә Пугачев ягына чыга. Салават каһарманлыгы түгел, байчура Морзагуловлар кебек зур старшиналар һәм Пугачев штабыннан, Каргалы татарлары язган «кызыктыру хатлары”ның нәтиҗәсе бу. Мурзагулов соңыннан Пугачев гаскәрендә дә полковник булып йөри, җае табылса, карательләр ягына авышып та уйный. Яудан исән кала, бик хәйләкәр була.

 Пугачев кул астына, әле ул Оренбург янында яткан чакта ук, килеп кушылган татарлар күп булганмы?

 Оренбург янына, Бирдә бистәсенә меңәрләгән татар килеп кушыла. Уфа өязенең Бозаяз авылыннан, чыгышы буенча Чакмагыштан булган Канзафар-Ханзәфәр Усаев-Хөсәенов атлы йөзбашы 1774 елның 3 октябрендә үк Бирдәгә килеп кушыла. Хәзерге Яр-Чаллы авылыннан килгән Идеркәй Мәхмүтов шундук «патша» коллегиясендә эшли башлый. 1774 елның 9 ноябрендә Мостафа авылы янындагы яуда 1500 кешелек фетнә гаскәре белән җитәкчелек итә. Ирек турында вәүдәләр, кызыктыру хатлары яза. Пермь, Ижау тирәләрендә дә фетнә отрядлары барлыкка килә, алар янына Пугачев штабыннан эмиссарлар озатыла. Татар-башкорт отрядлары мөселман байраклары күтәреп йөри башлый.

 100 мең дигән сан һаман тынгы бирми, ә ул вакытта барлыгы күпме татар булды икән?

 1719 елгы җанисәп буенча, Россиядә биш миллион рус, бер миллион татар яшәгән, дигән мәгълүмәт бар. Ул вакытта патшаларның кулы Урта Азиягә дә, Кавказга, хәтта Көнчыгыш Себергә дә җитмәгән бит әле. Әмма тарихи үрчем, дигән хикмәт тә бар бит, димәк, 1773 елга татарның да саны бер миллионнан шактый арткан булган.

Пугачев гаскәре татарча сөйләшкән

 Пугачев гаскәрендә үзара сөйләшү теле буларак татар теле кулланылдымы икән?

 Әлбәттә, татар теле бит инде ул вакытта киң таралган тел булган.

 Пугачев татарча белмәгәнме?

 Пугачев белмәгәндер. Ләкин ярдәмчеләре арасында шул ук Урал казаклары татарча белгән. Якыннары, аркадашлары арасында Максим Шигаев атлы бер кеше бар, документларында сурәтләнгән буенча, ул гел татарлар кебек киенеп йөргән. Җаек байларына ялланып, казак хезмәтен үтәп йөрүчеләр дә, хәтта чукынган татарлар да булган бит. Шул ук Шигаевның, мәсәлән, Шаһиев йә Шыгаев булуы да мөмкин.

Җаек казаклары составында ялланган татарлар да булгандыр, бу төбәккә татар бик күптән үтеп кергән бит. Бай казаклар үзләре Кавказдагы Кизляр кирмәнендә хезмәт итәргә, чик буен сакларга барып интекмәгән. Әйтик, шул ук Кизлярга да безнең татарларны да бишәр-бишәр мең итеп, алар үлсен дигән максат белән, махсус җибәргәннәр. Аннары, шул ук татар белән башкорт ирләрен Җаек ярын Урта Азия солтаннарының һөҗүменнән саклау өчен дип, берәр ел буе туплап яткынганнар.

 Ә бу ни өчен эшләнелә?

 Халык санының үсешен киметү өчен гадәти бер ысул. Ир-ат кеше бер ел буе читтә интегә икән, синең хатының да тик ята бит, бала тапмый. Өстәвенә, әле үзең үлеп калырга мөмкинсең. Барысы да татарларда бала туу санын киметү өчен эшләнелгән. Ә Кизлярда очы-кырые күренмәгән яулар. Әле осетиннар баш күтәрә, әле бүгенге чечен йә черкеслар…

Ә бай казак бармый. Үзләре урынына татарларны 25 тәңкәгә яллап озаталар. Ул вакытта иң шәп яу аты да унбиш сум чамасы йөргән. Чик буена һәркем үз коралы, үз аты белән килергә тиеш. Ә моны бай казак киендерә, ике пистоль-фузей һәм көмешләнгән кылычлар бирә. Синең сбруйларың шәп, иярләрең яхшы, киемең әйбәт, затлы итек. Шулай итеп, моны бай казак киендереп җибәрә дә, бу бер елга хезмәткә китә.

 Ә сугыш булмаса?

 Димәк, син исән-сау кайтасың, бөтен киемнәрең, бөтен байлыгың үзеңә кала. Әле тагын яуга керү, барымта йөрү өлеше эләгә икән, баеп ук кайтасың. Шуңа күрә анда ялланган татарлар да булган. Моны миңа Белых бәян итте. «Үзем санадым, Җаек казаклары сафында унике мең кеше жалование алып яткан. Ел саен аларга унике тәңкә жалование акчасы түли торган булганнар. Шулар арасында 2200 гә якыны — ялланган татар», ди…

 Оренбургның үзендә дә татарлар булгандыр бит?

 Пугачев гаскәрендә Исхак Әхмәтов дигән полковник була, ул Казан янындагы Кавал авылыннан. Ул оннар төяп алып китә дә, Оренбургта шуны сату белән көн күрә. Оренбург янәшәсендә татарлар нигезләгән Каргалы авылы бар, Оренбургтан да зуррак. Татарлар шунда сату итәргә китә, шунда яши. Берәү сәүдәгәр, икенчесе ямщик. Ломовой булып яллану, ягъни, 10 ат яллап, олаулар белән ниндидер байлыкны озатып йөри табышлы. Әмма бик хәвефле дә. Ломовойлар — олауда сакчы. Ул ат та карый, төйи дә, бушата да. Юлбасар ише кушбашлар табылса, алар белән сугышырга да тиеш. Татарлар тәвәккәл бит, берәү дә әрәмтамак булып ятмаган, яшәргә тырышкан.

Менә шул, без искә алган Исхак Әхмәтов та Пугачев камалышка алган чакта Оренбургта булган. Аннары «мин Пугачевның шәхсән үзен әсирлеккә эләктерәм дә, сезгә тапшырачакмын», дигән хәйлә белән Оренбургтан чыгып китә. Гаделшин атлы берәүне үзенең сотнигы итеп билгели. Юлда очраган авыллардан халык җыя-җыя, Казан янындагы Пугачев гаскәренә барып кушылалар. Исхак полковникка әверелә. Михельсон белән яудан соң Пугачев аны янә Кавал авылына гаскәр җыярга озата, мәгәр авылдашлары аны карательләр кулына илтеп тапшыралар…

Казан янындагы бәрелешләрдән соң Екатерина патшабикә мәчет төзетә башлаган

 Фетнә бастырылганнан соң, күпме кеше җәзаланды икән?

 Аны санап бетермәле түгел. Пугачев гаскәре Казанга штурм башлаган вакытта 25 мең чамасы исәпләнә. Бу — фетнәнең иң кульминацион вакыты, моның хәтле гаскәр булганы юк, дип яза тарихчылар.

Пугачев монда гаскәрен дүрт колоннага бүлә. Бер колоннага Белобородовны командующий итеп билгели, икенче колоннаны үз кулына ала. Белобородовны фетнәгә татар бригадиры Канзафар Усаев куша, нәкъ шул татар аңа 160 кешеле иң беренче отрядын бирә һәм Пермь янындагы Суксун заводларын яуларга озата. Белобородов тиз арада полковник дәрәҗәсенә ирешә, ә Уралдагы Карагай крепостен штурмлаган чакта, Пугачевның күз алдында искиткеч батырлыклар күрсәтә. Белобородовны Җаек казаклары яратмый, хәтта аны үтертмәкче була.

Мамадышта кузгалган шундый бер талаш вакытында, Пугачев инде янында Җаек казакларының бик аз калуын аңлап өлгерә, ул алар кубызыннан котылып, инде рус һәм татар-башкорт халкына таянып эш итәргә уйлый. Шул Җаек казаклары басымыннан котылу максатыннан, ул полковник Лысовны Мамадышта асып үтерттерә. Казанны штурмлаган чакта да Пугачев бер колоннаны Белобородов кулына шул максаттан бүлеп бирә. Ләкин крестияннар туплы карательләргә каршы тора алмый. Патша гаскәрләре ут ачуга ук крестияннар төрле якка ташлана. Аларны куып җитеп тураклау, сөңге белән кадап үтерү карательләр өчен берни тормый. Казан каласы янында гына да биш мең крестиян юк ителә.

 Казанны ала алмыйлар бит әле алар, әйеме?

 Казанны алалар, әмма Кремльне генә яулый алмыйлар. Ике меңнән артык йортлар янып юкка чыга! Шуннан соң инде Екатерина Казанны кварталларга бүлеп төзеттерә.

Ә Кукмара районында Ятмас Дусай дигән авылда Пугачев булган диләр, дөресме?

Кукмара районында булуы мөмкин түгел. Ул бит Мамадыштан турыга килгән. Көненә бер 20-30 чакрым үткәннәр дә, кунарга туктаганнар. Чөнки якынча 15 мең кеше булган гаскәрне ашатырга да кирәк. Әгәр туктаган бер җирендә аны поп чыгып каршы алмаса, иконалар тотып аңа мәдхия җырламаса, тоткан да аскан. Мамадыш белән Казанга килеп җиткәнче генә дә унбер попны асып үтергән.

Пугачев восстаниесе хакимиятне зур хафага салган һәм нәтиҗәдә Екатерина патша мәчетләр төзү, таш мәчет торгызу буенча рөхсәт бирергә мәҗбүр булган. Шуннан безнең Апанай һәм Мәрҗани исемнәрендәге таш мәчетләр калкып чыккан. Алар бүген дә исән.

intertat.tatar



Просмотров: 1040

Комментирование запрещено