Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: Онытылмас истәлекләрем бар

guzhevoj_transport_dva_malchika_i_junosha_na_telege_1976_g

Узгандагы хәлләрне искә төшерсәң, ниләр генә юк бит анда – көлкесе дә, фаҗигалысы да, җайлысы да, искә алырга уңайсызы да. 

Үткәннәрне уйлаганда ирексездән Вахтанг Кикабидзе җырындагы: “Мои года – моё богатство!” — дигән сүзләр искә төшә. Кызык та, гыйбрәтле дә бу тормыш. Бишектән алып, соңгы көннәреңә кадәр дә аңардан туеп та, серләренә дә төшенеп бетәрлек түгел.

Ул яшәргә өйрәтүче иң кырыс һәм таләпчән педагог — тырышканда әҗерен дә бирә, карышканда — тиешле җазасын да.

Узгандагы хәлләрне искә төшерсәң, ниләр генә юк бит анда – көлкесе дә, фаҗигалысы да, җайлысы да, искә алырга уңайсызы да. Ни булса да, алар барысы гыйбрәт чыганаклары. Юкка гына Максим Горький үзенең тормыш юлын “Мои университеты” дип атамагандыр шул.

Күп очракта үз гомерен авылда, зур нужалар аша үтеп яшәгән кешеләр белән очрашканда, алардагы төпле акыл, зирәклек, төптән уйлап эш итүчәнлек – искиткеч күренеш. Алар авызыннан галимнәрдән ишетә алмаган сүзләр дә ишетеп, гади генә киңәшләреннән катлаулы тормыш серләрен чишү юлларын да ачыклый аласың. Элгәреге авыл тормышы ул кырыс һәм үтемле тормыш мәктәбе була иде шул.

Дөрес, ишле халык арасында төрлесе була. Кайбер читкә китеп югалып, аннан соң яңадан кайтып-китеп йөрүче җилбәзәкләр дә очрый иде. Аларны никтер “зимагорлар“ дип атыйлар. Моның нәрсә аңлатканын әле рәтләп  аңлап та бетерелмәгәндер.

Колхозларда халык караңгыдан-караңгыга кадәр эшләсә дә, 1960 елларга кадәр акча бөтенләй бирелмәде. Һәр йортта кимендә 4-5 бала булганга, аларны үстерергә, ашатырга, киендерергә һәм укытырга да кирәк бит әле.

Ул чакта буйга җитеп килгән яшьләрдә өс-башларына кием булдыру өчен җаен табып  читкә китеп акча эшләү гадәте бар иде. Күбесе әйләнеп кайтсалар да, кайберәүләр шунда төпләнеп тә калалар.

Якын-тирәбездә яшәгән Гыйзинур апа да бервакыт читкә китте. Яз кояшыдай гел елмаеп торган йөзе һәм аның матур көлүе балачакны хәтерләткән якты мизгелләрнең берсе булып сакланып калган.

Бераз вакыттан ул читкә киткән җиреннән киенеп-ясанып һәм үзе белән озын гына буйлы чибәр бер егетне – Мөхәмәтҗан исемле абыйны дә ияртеп кайтты. Эшләргә бик яратмаса да, кәеф-сафа корырга оста иде ул.

Һәр язгы ташу вакытында авылдагы су тегермәне буасын ташу алып ташлаганга күрә, аны яңадан корганга кадәр он тарттырыру өчен халык ун чакрымнар ераклыктагы Седяково дигән урыс авылындагы тегермәнгә йөриләр.

Беркөнне тирә-як күршеләр берәр капчык бодай төягән олау оештырып, он тарттырып кайтуны Мөхәмәтҗан абзыйга тапшырдылар. Ярдәмчегә мине – 13-14 яшьтәге малайны дә җибәрделәр.

Башта юл буенда очраган Чулпан авылы аша узганда бер чиләк бодайны ачы балга алыштырып яхшы гына кәефләнде бу абзый. Тагын очраган Чекмалау авылындагы бер өйгә кереп, шул ук хәлне кабатлады. Тик бу юлы инде сөткә охшаган, сасы нәрсә эчтеләр.

Урыстырмы, мукшы булгандырмы, белмим, таза гына өй хуҗасының кечкенә өенең ишек алды да читәннән үрелеп, балчык белән сыланган. Өенең дә, ишек алдының да идәннәре – җирдән гыйбәрәт.

Дуңгызны беренче күрүем булганга, ишек алдында җәелеп, бер төркем балаларын имезеп яткан дуңгызны күргәч, котым алынды. Өйгә кереп утыруга шайтан балаларына охшаган дуңгыз балалары ишек алдыннан өйгә йөгереп кереп-чыгып, чыелдап чаба башладылар.

Хуҗа үз янына килгән пычрак дуңгыз балаларын сыйпаган кулы белән арыш ипие кисеп өстәлгә куйды. Шунда ук ниндидер ак нәрсәне дә кискәләп куйды. Юлда килгәндә шактый ачыгылган булгангамы, әллә инде ашамыйча утырырга ярамый дип уйлагангамы, җирәнсәм дә ипи белән майны ашап куелган. Еллар үткәч кенә мин моның сало булганын аңлап белдем.

Мөхәммәтҗан абзый тегермәнгә барып җиткәндә инде капчык күтәрерлек хәле калмады да диярлек. Аның төп авырлыгы миңа төште. Тарттырылган он капчыкларын төягәч, капчык формасындагы абзыйны да утыртып, кайтыр юлга чыктык.

Шактый ара киткәч, артка борылып карасам, абзыемнан җилләр искән. Атны борып, кире килсәм, юл уртасында бөгәрләнеп йоклап ята. Олауга озын гәүдәсенең алгы ягын күтәреп куеп, аякларын күтәрә башласам – баш ягы ишелеп төшә. Азаплана торгач урнаштырдым үзен.

Кайтып җитәрәк, бер тәгәрмәч титаклый башлады. Аның кырыендагы капчыктагы он да сикерткән саен оча-оча азая башлады. Әле аңа кадәр дә капчыклар бушаган иде бит! Әле дә ярый тиз арада авылга кайтып җиттек. Анда керер алдыннан абзыйны уятып, кулына дилбегәне тоттырдым.

Кайтып җиткәч күршеләр хәлне белеп, моны “мәлгун зимагор” дип әрли башладылар. Шунда инде “зимагор” сүзенең кемгә әйтелә икәнлеген дә яхшылап  аңладым.

Ун чакрым гына арага барып кайтканда да, ниләр күреп, никадәр яңалыклар белдем бит! Аны киңрәк җәелеп язсаң, ул үзе бер повесть булыр иде.

Ул заманда авылдагы эчкечелек бик сирәк күренеш иде шул. “Штатный” эчкечеләр бер 4-5 кеше булгандырмы, юкмы. Исерек карарга бару да — кәмит күрү кебек, ә яңгырдан соңгы вакытта ул аеруча мәзәк булып тоела бит.

Бар иде шул дөнья белән танышып йөргән чаклар. Унсигез километр ераклыктагы Кләүле станциясенә поезд карарга, Камышлы ашханәсенә котлет тәмен татып, лимонад эчеп карау өчен генә дә, 14 чакрымга җәяү барып кайта торган чаклар.

Һади Такташ әйтмешли, яланаяк дөнья белән танышып йөргәндә безгә бар нәрсә дә яңа иде, бар нәрсәгә дә кулыбыз җитә иде. Кечкенә генә яңалыкка, юк-кына яңа әйбергә дә куана белә идек.

Ә хәзерге балалар беркайда бармыйча да, кулындагы смартфон белән дөнья буйлап гизәләр. Шуңа да карамастан, алар тормыш итү серләрен дә, хакикый тормышның кадерен, тәмен-ямен дә белмиләр. Чөнки алар вертуаль – уйдырма даирәдә үсәләр һәм шундый ук тормышта, барның кадерен белмичә, булганга канәгать була белү кебек изге хисләрдән мәхрүм булып яшиләр.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

 

Просмотров: 1180

Комментирование запрещено