Татарстанда Коръән бәйгеләре үтте

02915 февраль көнне Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбендә XI Коръән бәйгесе үтте. 16 февраль көнне Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә 16 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр Коръәнне яттан белү буенча үзара узышты.

Узган ялларда Татарстанда берьюлы ике Коръән бәйгесе узды. Түбән Кама мөхтәсибәтендә бәйге олылар өчен үткәрелсә, Казанның «Госмания» мәктәбендә ул балаларны җыйды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 февраль көнне Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә 16 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр Коръәнне яттан белү буенча үзара узышты. Катнашучыларга бәя бирү өчен Казаннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең Коръән мөгаллиме Баһадир хәзрәт Рөстәмхуҗаев килде. Бәйгедә жюри әгъзасы булып шулай ук әлеге Коръән конкурсын оештыручы, түбәнкамалы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов та эшләде.

Жюри 38 ир-атның һәм 36 хатын-кызның Коръән укуын тыңлап, өч номинациядә җиңүчеләрне билгеләде: «Китапка карап уку, 50 яшьтән өлкәнрәкләр», «Китапка карап уку, 16 яшьтән 50 яшькә кадәр», «29-30нчы җүзләрне яттан уку», «30нчы җүзне яттан уку» һәм «30нчы җүзнең яртысын яттан уку». Нәтиҗәдә, һәр номинациядә ирләр һәм хатын-кызларны аерым бәяләп өч призлы урынга лаек катнашучылар сайланып алынды.

15 февраль көнне Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбендә XI Коръән бәйгесе үтте. Әлеге чарада мәктәп укучыларыннан тыш, «Нурислам» мәчетенә Коръән ятлау үзәгенә йөрүче 7-16 яшьлек балалар да катнашты. Бәйгедә малайлар түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде: «Кыска сүрәләр», «Ярты җүз», «Бер җүз», «Ике җүз», «Дүрт җүз», «Алты җүз» һәм «Тулы Коръән». Катнашучыларның санына килгәндә, барлыгы 50-дән артык малай катнашты. 16 яшькә кадәрге кызлар түбәндәге номинацияләр катнашты: «Ярты җүз», «Бер җүз», «Бер ярым җүз», «Ике җүз».

Әлеге бәйге «Госмания» мәктәбендә елга бер тапкыр үткәрелә. Ул Коръән бәйрәме форматында уздырыла һәм бәйгедә катнаша алмаган укучыларга да татлы күчтәнәчләр тарату белән үзенчәлекле булып тора. Быел Коръән бәйгесе Татарстан мөфтияте, «Коръән нуры» хәйрия фонды һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы «С Верой в Будущее» хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 835

Один комментарий

  1. Аллах велик хвала Аллаху Господу миров. Нет силы и мощи ни у кого кроме как у Аллаха.ПРОСТИ ПОМИЛУЙ СПАСИ ЗАЩИТИ ОТ ПРИТЕСНЕНИЕ ЛЮДЕЙ. ОТ ВСЕГО ХАРАМА.ДАЙ УМЕ МУХАММЭДА ЗДОРОВЬЕ,СЧАСТЬЕ УДАЧИ ,КРЕПКОГО ИМАНА, ВЫЗДОРАВЛИВАЙ НАШУ УМУ.ЭМИН. АЛЬХМДУЛИ ЛЛАХ,МУХАММЭДУ РАСУЛУ ЛЛАХ!!ЭМИН БЛАГОДАРЮ ЗА ПОМОЩЬ ЗА МИЛОСТЬ ЗА ИСЦЕЛЕНИЕ ЗА ВСЕ БЛАГОДАРЮ!!!ЭМИН!