Прокуратура «СОлНЦе» мәктәбен экстремистлыкка тикшерә

050Казанның «СОлНЦе» мәктәбендә экстремистлыкка каршы тору канунының үтәлешен тикшерәләр. Мәктәп мөдире мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

«СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков прокуратураның мәктәпнең экстремистлыкка каршы тору һәм милләтара мөнәсәбәтләр турындагы кануннарны үтәвен тикшерүен канун бозу дип саный. Ул әлеге тикшерүне туктатуны таләп итеп Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять биргән.

Элегрәк «СОлНЦе» мәктәбендә февраль-март айларында прокурор тикшерүе узачагы билгеле булган иде. Бу тикшерү Татарстан прокуратурасының 28 гыйнварда чыккан биреме нигезендә башкарыла. 
Шмаков социаль челтәрдә язып чыкканча, аңа 13 февраль көнне район прокуроры урынбасары Елена Гавриленко янына килергә кушылган. Үзе белән мәктәпнең 2019-2020 елга уку планын һәм мәктәп раслаган телләр турындагы нигезләмәне, шулай ук ата-аналарның баласы өчен туган тел сайлау турындагы гаризаларын алып килеп күрсәтергә кушканнар.

Павел Шмаков бу таләпне канунсыз дип саный һәм аны мәхкәмәгә биргән. Ул прокурор тикшерүен туктатуны, мәктәпнең хокуклары, иреге һәм кануни мәнфәгатьләре бозылуны булдырмауны таләп итә. Шмаков сүзләренчә, экстремистлыкны берничек тә ата-аналар гаризалары аркылы ачыклап булмый. Мәктәпне шундый максаттан тикшерү милләтчелек булып тора, дигән фикердә Шмаков. Ә өйрәнелә торган фәннең эчтәлеген белү өчен уку планы түгел, дәреслекләр, укытучыларның эш програмнары белән танышырга кирәк ди ул.

Шмаков элегрәк белдергәнчә, прокурор тикшерүләре Татарстан мәктәпләрендә дә уза. Шул рәвешле мәктәпләрне туган телне укытуны ике тапкыр киметә торган уку планы кабул итәргә мәҗбүр итәләр дип сөйләгән иде ул.

azatliq.org

Просмотров: 705

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>