И, гомер агышлары…

05d5f00019db03345b2d8c68ed79d0a2190 яшь – озын гомер юлы. Шушы юлны Яңа Ярмәк авылында яшәүче Мотыйк бабай Габидуллин ничек үткән соң?

Чыннан да сулар кебек күпме еллар аккан… И, гомер агышлары…

Гаҗәеп зур эшләр башкарып, үзен батырлык белән таныткан кешеләрне без гадәттә тарих битләреннән укып беләбез. Ә менә яныбызда гына гомер кичергән, тырыш, уңган, булган гади кешеләрне дә искә алып китәсе килә.

Сүз авылыбызның 90 яшьлек Мотыйк бабае турында булыр. Ул бик тә сабыр һәм гади генә колхозчы…

1930 елның 6 февралендә Дәрҗамал әби белән Хәлиулла абзыйны канатландырып, Мотыйк бабай дөньяга килә. Ул 9 яшендә әтисез калып, тормышның ачысын да, төчесен дә күп татый. Балачактан ук кул арасына кереп, әнисенең ярдәмчесе була. 1941 елны әнисе барлык хатын-кызлар белән окоп казырга китә. Мотыйк бабай иркәсе Нурсахи белән өйдә калалар. Әле дә ярый авылда 70 яшьлек Мифтах бабалары исән була. Аның ярдәме белән сыерга кадәр асрап яшәгәннәр. Окоп казып кайтач, Дәрҗамал әби 15 кенә көн өйдә тора, авылдашлары белән урман кисәргә китә. Бер кешене унга бүләр чак, кая кирәк — шунда эшлисең инде.

Мотыйк бабай 12 яшендә конюх булып эшли башлый. Сәрвәри әби олы конюх була, бу яшүсмер егет шунда бригатта ук куна да калгалый. «Атлар төнлә тайласа, тизрәк Сәрвәри әбигә йөгерә идем», - ди ул.

«Көндезләрен малайлар белән кар тотарга кырга йөри идек», - дип сөйли Мотыйк бабай.

ФЗОда булгач, 1951 елны аны эшкә Чапаевскига, снарядлар заводына җибәрәләр. Анда ул 1 сыйныф белеме булмаса да, «4 категорияле  ташчы» дигән язу ала. Тырышып эшли. Шунда ук буш вакытларда снарядлар яшерергә окоп та казыганнар. Ятим бала кая яхшы ашаталар — шунда эшләгән инде.

Аннан соң барлык эшчеләрне Хабаровский ягына урман кисәргә җибәрәләр.

Урман кисүче олы лесник егетнең бик тә уңган булуын, тырышып эшләвен яратып, үзенә эшкә ала. Мотыйк бабай 12 ел шунда эшли. Урман аударалар, эш авыр, алай да китәсе килми Мотыйк бабайның. Тулай торакта яши башлагач бик тә чибәр украинкага өйләнә, ике баласы туа.

Шулай матур гына яшәп ятканда, әниләре барча җирдән дә хатлар яздырып, Мотыйк бабайны эзлиләр. Ул табыла. «Кайтып кына киләм», — дип китә дә ир, әнисе: «Ризалыгым юк, авылда мине кем карый?» — дип кабат җибәрми үзен.  Шулай итеп бабай авылда кала. Украинка хатынын чакырып хатлар яза ул, тик кайтучы гына күренми.

1963 елдан Мотыйк бабай авылда яши. Тормыш дәвам итә, Дания исемле хатын белән тормыш кора, тагын ике баласы туа.

Авылга кайткач та аны урман кисәргә эшкә алалар, соңырак конюх булып эшли. Бабайның стажы — 52 ел. Бер кеше гомере…

05d5f00019db03345b2d8c68ed79d0a21

Мотыйк бабай вакытын бушка уздырмый, хәтта пенсиягә чыккач та, 15 еллап ләгән белән кырдагы эшчеләргә, игенчеләргә су ташый (өлгәре пешерү урыннары кырда булган).

1975 елны Халидә апай белән кушылалар (Мотыйк бабай ул вакытта Дания апай белән аерылышкан була). Хәзер инде Халидә апай белән тормыш итүләренә дә 45 ел гомер үтеп киткән. Уртак уллары Рәфиснең дә эч баласы үсеп килә.

Рәфис тә әтисе кебек уңган-булган егет. Күп итеп маллар асрап, икмәк үстереп, хатыны Эльвира белән тормышны алып баралар.

Әле менә күптән түгел генә Мотыйк бабайга 90 яшь тулды. Әле егетләр кебек йөри бабай, көндә урам әйләнә, балаларына да кулдан килгән кадәр ярдәм итә, бер дә тик тормый.

Мотыйк бабай белән Халидә апайга бәракатле гомер, тынычлык телим. Балаларының, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәргә Ходай насыйп итсен!

Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 958

Один комментарий

  1. Исэнлек саулык аларга Хэлидэ.апа бн тигез тормыш..оныкларынын рэхэтен курсеннэр..бик добрый хэм кешелекле кешелэр..без кайчан дыр куршелэр идек