“Интернетта үз каналыбызны булдырсак, татар телендә кызыклы тапшырулар алып бара алачакбыз…”

IMG_20200219_1920121Кичә, 19 февральдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең совет утырышы узды. Җыелышта оешманың агымдагы мәсьәләләре, киләчәккә планнар турында фикер алышынды.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Иьяс Шәкүров  Самар татарлары тормышын яктырту, кызыклы темаларга фикер алышу, аралашу өчен Интернет мөмкинлекләрен кулланырга тәкъдим итте.

-      YouTube (Ютуб) видеохостингы күпләр өчен телевидениегә алмашка килде. Биредә кызыксындырган сюжетларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында карарга була. Без дә анда үз каналыбызны булдырып, татар телендә кызыклы тапшырулар алып бара алачакбыз. Моның өчен студия, махсус техника (бу зур чыгымнар таләп итми) һәм, иң мөһиме, кадрлар кирәк, — дип сөйләде Иьяс Гомәр улы.

Совет әгъзалары аның тәкъдимен хуплап, бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барырга килештеләр.

Җыелышта “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева да катнашты. 

Белгәнегезчә, 19 апрельдә Самарның “Родина” скверында газетаның юбилеен бәйрәм итәргә җыенабыз. Бу көнне сквер гармун моңына, татар җырларына күмелеп, “татар пятачогы”н хәтерләтәчәк.  Дәртле программа белән Казаннан махсус кунак, танылган җырчы Рәфис Калимуллин да киләчәк.

Өлкә һәм шәһәр татар милли оешмаларын да бәйрәмебездә катнашырга чакырабыз. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте эшчәнлеген яктыртырткан күргәзмә оештырсагыз яхшы булыр иде, — дип тәкъдим итте баш мөхәррир. Тугантеллеләр бу чарада актив катнашырга вәгъдә иттеләр. Ә совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова оешма яшьләре белән балалар өчен уеннар уздырачак, төрле бәйгеләр үткәрәчәк.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең совет утырышында шулай ук тагын берничә мәсьәлә каралды

IMG_20200219_1920121

Әминә ШИҺАПОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 809

Один комментарий

  1. Күптәннән вакыт инде. Ул эштә креатив яшьләрнең идеяләренә колак салсагыз, бик әйбәт булыр