Миләүшә Хәбетдинова: «Театр милли мохиттән китә, ә тамашачы — театрдан»

7f10b083efd07b4420525b2dТеатрларда милли мохиттән китү буенча планлы рәвештә эш алып барыла. Безнекеләр касса өчен эшлиләр, ә «кураторлар» — милләтне юк итү өчен. Әсәрнең темалары, формасы, эстетик идеаллары — башка мәдәнияттән…

Мин күптән чаң кагам, минем тәнкыйтьне кабул итмиләр. Минем яшьләрне үстерәсем килә, ә алар, үзебезнекен өйрәнмичә, читнекенә кул суза… Башка мәдәният вәкилләре эшләгәннең егерменче копиясен ясыйлар һәм шуны аңламыйча, бик канәгать булып утыралар…

Фаҗига… Яңалык өчен асылыбызны юк итәбез… «Чирле» кешеләр, бөтен халык «чирләсен» өчен, үз «чир»ләрен сәхнәгә чыгара… Безнең татар драматурглары, «яңа» ча язабыз дип, пычракны сәхнәгә чыгара…

Халыкның әле җаны исән… Аллага шөкер, Тинчурин театры артистлары рус телендә укылган, әхлаксыз спектакльгә каршы чыкканнар. Көчләре җитәр микән? Акча, гонорар директор кулында…

Үз кулыбыз белән үзебезне үтерәбез… Чисталык, пөхтәлек, тугрылыкка каршы сәхнәдә сугыш башланды… «Татарча» дигән сүзне «традиционализм» синонимына әйләндереп, «искелек» белән көрәш алып барабыз… Аяныч, куркыныч… Читтән килгән режиссерлар, экспертлар белән эшлибез… Форма артыннан куып, эчтәләккә — рухка зыян ясыйбыз… Миллилекне — «стеб»-ка әйләндерәбез…

Безнең мәдәниятебез һәрвакыт әдәпкә нигезләнгән булды. Хәзер башка кыйммәтләр кертелә. Тинчурин театрының зәвыклы рольләрдә уйнарга лаек артисткасы «Акча бездә бер букча» спектаклендә йокы күлмәгеннән сәхнәгә сузылып ятты. Кариев театрындагы «Хикмәт әкиятләре» нинди эстетик кыйммәтләрне пропагандалый? «Лицедеи», Полунинның «Снежное шоу»ны форма ягыннан кабатлап, суфичылык образларын чәлпәрәмә китереп, шәрык әкияте дөньясыннан бер мизгел дә калдырмыйча, а кая барабыз?

Театрның төрле бәйгеләрдә җиңәсе киләдер, шуңа күрә алар башка театрларның әхлаксыз алымнарын копия итеп ала. Көнбатыш театрларында нәҗесләре белән дә уйный башладылар, безне дә шуңа илтеп җиткерәчәкләрме болар?

Театрдан кеше кача башлады. Чөнки зәвыксызлыкны, пычракны татар халкының сәхнәдән дә күрәсе килми.

Мин «Реформаторлар» дигән мәкаләмдә моның куркынычын аңлатырга тырыштым. Аллага шөкер, халык исән, бик күп кешеләр «фикерләребез уртак» дип әйтте. Ә «яшь» җитәкчеләр исәннәшми башлады… Әдәпләре ни дәрәҗәдә — ачык күрсәткеч…

Бу эш балалар аудиториясенә күчте… Моңда, әдәбиятта, театрда «перезагрузка» башланды… Яшьләр белән эш астыртын алып барыла… Мин күзәтеп барам… Читтән килгән белгечләр «вы зашоренные, скованные, будьте свободными, беритесь за табуированные темы, татарскую часть надо сократить…» дип такылдап утыра… Фаҗига…

Роза Солтанова сәнгать буенча доктор диссертациясен яклады, сәнгать буенча бердәнбер милли белгеч. Ә аны бөтен комиссияләрдән алдылар, чөнки ул татарлыкны яклый… «Белгечләр юк», — дип әйтеләр… белгеч булмаган кешеләр… Булганнарының да кадерен белмичә… Бөтен халык алдында эпатаж өчен микрофонны авызына алган Нурбәкне белгеч итеп мәдәният буенча дәүләт комиссиясенә алдылар, ул татарның милли үсешен билгеләячәк кеше. Эпатажлыкны мин аңлыйм, әмма аның чиге булырга тиеш…

Татарлар белән «идеологик сугыш» бара, шул исәптән мәдәният өлкесәсендә… Ә без сукыр булып, күрмәмешкә салынабыз…

intertat.tatar

Просмотров: 714

Комментирование запрещено