Тормыш ике «бишле» куйган мәл

image73

Бүген Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка 55 яшь тулды!

Шушы уңайдан “Бердәмлек” редакциясе хәбәрчесе Алия Арсланова юбилярдан интервью алды. Әңгәмәне иртәгә “Самар татарлары” сайтында һәм “Бердәмлек” газетасының чираттагы санында укый аласыз.

Юбилей бәйрәменә карата сайтыбызга бик күп тәбрикләү хатлары килде:

XoWvOPBf4zcoC9NFn8EinY

MyCollages

DAK5ITyxE_I1111 fw7kRNPETIk1

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Тормышта яшьтән үк үз алдына максат куеп, ныклы адымнар белән алга баручылар гына үрләрнең биеген яулап яши, ихтирамга ия була. Сез халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз.  Сез — тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче шәхес. Тырышлыгыгыз  белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырылып тора. Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә генә хас сыйфатлар. Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.

Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп,  бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде. Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.

Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын.  Без Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз, Сезнен белән горурланабыз!

Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.

Без телибез Сезгә шатлыкның
Йөрәккә сыймастай зурысын,
Саулыкның имәндәй ныклысын,
Бәхетнең бары тик тулысын.

Самар  өлкә «Туган тел»  татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары, «Самар татарлары» («Самарские татары») дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез — юбилеегыз белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез — юбилеегыз белән тәбриклим.

Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек! 

Бөек халкыбызга хезмәт итү юлында Сезгә ихлас күңелдән сәламәтле озын гомер, иминлек, шәхси тормышыгызда һәм гаять җаваплы хезмәтегездә илһам һәм уңышлы казанышлар телим.

Самар шәһәр округы Думасы депутаты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет президиумы әгъзасы Рифкать Туктар улы Хуҗин.

***

Хөрмәтле Ильяс Гомәр улы!

Сезне Камышлы районы хакимияте, шәхсән үз исеменнән чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбриклим. Сезгә нык сәламәтлек, бәрәкәтле, шатлыклардан, матур мизгелләрдән торган имин тормыш телим. Сезнең милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда башкарган фидакарь эшләрегез бик күп. Алдагы көннәрдә дә бергәләшеп матур эшләр башкарырга, халкыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын. 

Камышлы районы башлыгы Р.К.Баһаветдинов.

***

Хөрмәтле  Ильяс  әфәнде!  

Сезне  “Яктылык” мәктәбе коллективы һәм шәхсән үземнең  исемнән  шушы олуг  гомер бәйрәмегез  — 55 еллык юбилеегыз белән ихлас  күңелдән   котлыйм !

55 ел –  үткән гомерләргә,  тормышка,  эшләгән гамәлләрегезгә ниндидер нәтиҗә ясау вакыты да, әле  йөрәктә, беләктә җегәрләр дә күп  чак  ул

Сез татар теленнән уздырылган төрле ярышларда, шәһәр һәм өлкә  олимпиадаларында, әдәби һәм  иҗади конкурсларда зур уңышларга ирешкән укучылар, аларны бу җиңүгә әзерләгән остазлары,  татар теленнән өлкәбезнең “Ел укытучысы” исеменә лаек булган татар теле укытучылары өчен кадерле әниегез  – Галия Шакурова исемендәге премия булдырдыгыз һәм даими рәвештә  бу акчалата бүләкләрне үз исемегездән тапшырасыз. Өлкәбездә үткәрелгән милли-мәдәни чаралар да Сезсез узмый.   Халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз дип саныйсыз.Сезгә, милли җанлы, зыялы, дәрәҗәле, фидакарь милләттәшебезгә, гомерегезне  халыкка  хезмәт итүгә  багышлаганыгыз  өчен рәхмәт әйтәсебез килә.

Сезгә  киләчәктә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, фикер байлыгы, зирәклек, рухи көч һәм бәхетле озын гомер телибез.

 Иң изге теләкләр белән “Яктылык” мәктәбе директоры  Радик Газизов.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Менә ун елга якын инде Сез өлкәбезнең иң өлкән татар милли оешмаларының берсе булган “Туган тел” татар җәмгыятен җитәклисез. Шул дәвердә ана телен, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Сез Самара татарларын берләштерү, милләтебезнең абруен күтәрү өчен көчегезне дә, вакытыгызны да, малыгызны да кызганмыйсыз. Кешелекле сыйфатларыгыз, кыю карарларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез hәм корычтай ихтыяр көчегез белән милләттәшләребез арасында зур абруй казандыгыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез, белемегез, эшкә җаваплы карашыгыз җәмгыятьтә һәрвакыт хөрмәт уята. Алга таба да татар халкы үсешенә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез, кулга-кул тотынышып, хезмәттәшлек итүебезгә ышанабыз. Матур гомер бәйрәмегездә бәхет, корычтай сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез!

Иң изге теләкләр белән “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

***

Мөхтәрәм Ильяс Гомәрович!

Мин  Сезне түгәрәк санлы булган шушы туган көнегез  белән  ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Әйтәчәк сүзләрем  Сез  бүген  кабул иткән бихисап котлауларның кабатлануы булса да, аларсыз мөмкин түгел, чөнки Ходай кешенең барлыгы өчен гомер, тән саулыгы, акыл, күңел, хәрәкәт итү кебек нәрсәләрне зарурый иткән. Бу нәрсәләрегезнең барысын да Сез бүгенге көнгә кадәр милләтебезнең үсүе, алга китүе, чәчәк атуы өчен куллана килдегез. Сез төбәгебездәге милли оешмаларның иң озын гомерле һәм иң олпаты, иң күпсанлы һәм иң киң эшчәнлеге булганын җитәклисез, димәк алда әле бииииик күп хезмәтләр бар һәм аларны башкарыр өчен зур көч кирәгәчәк. Шуңа күрә Сезгә алдагы гомерегездә (Аллаһы Тәгалә аны озын итеп билгеләгән булсын) соңгы көнегезгә кадәр нык тән исәнлеге, зиһен ачыклыгы һәм рухи сәләмәтлек телим. 

Бүген ташып торган гаилә шатлыгыгыз дәвамлы булып, аңа эшчәнлегегездәге уңышлар шатлыгы да кушылып торсын. Сезгә илһам биреп, өмет баглап, кайгыртып, уңышларыгыз өчен шатланып, җан атып һәм көтеп торган өйдәгеләрегезгә бик якын һәм бик кирәкле булган кебек Сез, безгә дә кирәк, шуңа да, Аллаһ аман — үзегезне саклый күрегез.

Зур дәрт һәм тырышлыгыгыз белән бергә кул көчегез белән тапкан хәләл малыгызны да кушып оештырган гадәти һәм яңа зур чараларда катнашуда милләтебезнең сүлпәнлеге сезнең кәефегезне дә, дәртегезне дә, өметегезне дә төшермәсен — чордашлар бәяли алмаса да киләчәк буыннар бәяләр, борынгыларыбыз бит юкка гына «якшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә дә балык белер» димәгән.

Милләтебезнең тарихын һәм мәдәниятен, мәгрифәтен һәм сәнгатен үстерү юлында армый-талмый хәрәкәт иткән азсанлы зыялы әйдәманнарыбыздан булган Сезнең төбәгебездәге туган халкыбыз өчен озак еллар бәдәни саулыкта һәм рухи сәләмәтлектә хезмәт итүегезне Раббыбыз Аллаһы Тәгаләдән телим.   

Зур ихтирам белән Самара Үзәк мәчете имамы Иршат хәзрәт САФИН.

***

Сегодня поздравления с Днем рождения принимает президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») Ильяс Гумерович Шакуров.

Коллектив Дома дружбы народов Самарской области сердечно поздравляет Ильяса Гумеровича и желает крепкого здоровья, благополучия и реализации намеченных планов в деле сохранения и укрепления татарской культуры и межнационального согласия в Самарской области!

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!

Бәйрәмегез Сезгә матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз гомерлеккә юлдаш булсын.

Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвегезне телибез.

Сез татар халкына бик кирәк.  Изге гамәлләрегез дәвамлы, нәтиҗәле булырга насыйп булсын. Сез — олы хөрмәткә ия кеше.

Ихлас күңелдән сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр телибез. Табыныгыз һәрвакыт мул, түгәрәк булып, гаиләгездә татулык, дуслык җепләре ныгып торсын.  Һәрбер хыялыгыз, уйларыгыз тормышка ашсын, Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен. Әмин!

Изге теләкләр белән Гали авылыннан “Ак калфак” оешмасы исеменнән Кәүсәр ханым Шәйхетдинова.

***

Хөрмәтле Ильяс Гомәр улы!

Без сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сез киң күңелле, татар халкының олы йөрәкле улы! Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып калыгыз!

Сезгә бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез!

Камышлы районының «Туган як»  татар иҗтимагый оешмасы.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас  котлыйбыз! Киләчәктә дә ныклы саулык, яхшы кәеф, яшәү дәрте өстәрлек уңышлар телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар,  бәрәкәтләр насыйп итсен.

Сез соң әллә изге фәрештәме?
Әллә инде тылсым иясе?
Йөрәк җылыгыз өчен рәхмәт әйтеп,
Килә бүген башны иясе.

Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Татар дөньясын җанландырырлык
Зыял һәм затлылык Сезгә  бирелгән.

Изге теләкләр белән Бәдретдиновлар, Нуретдиновлар һәм Яруллиннар гаиләләре.

Просмотров: 1539

2 комментариев

  1. Туган көнең котлы булсын, саулык сәләмәтлек телим.

  2. Сялям,земляк!Туган конен белян!Исян сау,бяхетле булып яшя!