Сихер һәм җенләнү турында

8EBB4A30-DB3D-4081-A659-000907494E4D_cx0_cy15_cw0_w1023_r1_sАллаһы Тәгаләнең кодрәте киң һәм чиксез. Фән нигезендә аңлап булмаслык хәлләр тормышта элгәре дә булган, алар хәзер дә бар. Бу хакта Зубчаниновка бистәсе мәчетенең имамы Расих хәзрәт Вакказов белән әңгәмә тоттык.

- Сез, дин әһеле буларак, сүз көче һәм аның кадерен белеп сөйләшү кирәклеге турында ни әйтә аласыз?

- Сөйләшү мөмкинлеге — кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы нигъмәт. Һәр сүзгә серлелек һәм тирән мәгънә салынган. Әйтелгән һәрбер сүз — ул турыдан-туры кеше җанына кагыла һәм аның күңеленә үтеп керә.

Кызганыч ки, тик авыздан чыккан сүзне кире кайтарып булмый. Шуның өчен аны һәрвакытта үлчәп, уйлап куллана белергә кирәк. “Кылыч ярасы төзәлсә дә, сүз ярасы төзәлми”, — дигән фикер бик дөрес.

- Тормышта сүз белән, догалар белән төрле чирләрне дәвалау борынгыдан килә. Моның сере нидә?

- Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә бирелгән иң зур байлык – исәнлек. Аны кадерләп саклау – ул һәркем өчен фарыз гамәл. Кешеләрне сынау өчен җибәрелә торган һәр чирнең үз дәвасы бар һәм моны куллану юллары да күрсәтелгән.

Җирдә яшәгән барлык тереклек ияләренә дә үз-үзләрен дәвалау мөмкинлеге бирелгән. Табигатьтәге хайваннар тормышында бу ачык күренә. Моннан тыш, кешегә әле акыл көче һәм сүз кодрәте дә бирелгән! Сүзнең зур көчкә ия булуын кешеләр борынгыдан белгәннәр һәм алар моны тормышта да кулланып яшәгәннәр.

Мәсәлән, бервакыт Алтын Урда гаскәрләрендә кинәт эпидемия башлана. Шул чорда ханның махсус табибы зур су өстенә дога укып өшкерә. Халык шуннан су эчкәннән соң, эпидемия туктала. Ислам динендә кешеләргә уңай тормышта, исән-сау килеш яшәүнең төрле юллары күрсәтелгән. Корьәннән шифа табу өчен дә төрле мөмкинлекләр бар.

- Элгәредән, патша Михаил Фёдорович чорыннан ук “Колдовской приказ” эшләп килгән. Хәзер ул ”Сихырдан саклану министрлыгы” дип аталыр иде. Сихырдан саклану ул бүген дә актуаль мәсъәлә дип әйтеп буламы?

- Әлбәттә. Сихырчылар, бозым ясаучылар элгәре дә булган, хәзер дә бар. Кызганыч ки, хәзер интернет челтәрендә моның алымнарын өйрәтүче язмалар, видеолар да бар. Иманы камил булмаган, тәрбиясез кешеләргә явызлыклар эшләү өчен бу киң мөмкинлекләр тудыра.

Тик шуны истән чыгарырга ярамый – сихыр ясау да, сихырчы янына йөрү дә  иң зур гөнаһлардан санала. Шуңа күрә, сихерчеләргә халык һәрвакытта шикләнеп, нәфрәтләнеп караган.

Тик шулай да, авырлыклар баскан һәм чорлар алышыну дәвере – ул колдуннар, сихерчеләр, экстросенслар өчен чынлап торып хөррият заманына әверелә. Психотерапевтларга да мондый чакта киң мөмкинлекләр ачыла. Чөнки буталчык вакытта кешедәге тормыш тоткасы бушый. Иманы йомшакларның — бигрәк тә.

Көчле рухлы кеше авырлыклар, аңлашылмаучылык килгәндә бары тик Аллаһы Тәгаләгә сыена, бар гамәлләрен дә аңа гына таянып башкара һәм әҗерен дә таба.

Әйтергә кирәк, элгәре тормыш авыр, табиблар булмаган вакытта, халык табибларыннан башка кешеләр әле сихерчеләргә дә йөрегәннәр. Шуңа да, сихерчелек ул вакытта аеруча көчле үсеш алган. Ә хәзерге вакытта бу күренеш – ул тәрбиясезлек, динсезлек, димәк кешелексезлек, рухи гариплек нәтиҗәсе.

- Халык телендә: “Сүз белән кешене терелтеп тә, үтереп тә була”, — диләр. Сез моңа нинди аңлатма бирәсез?

- Элгәре галимнәр тарафыннан уй-фикерләр, сүзләр материаль була алмый дип фаразлана иде. Хәзер инде ул идеология артта калды. Яшәеш башка юнәлеш алды. Күз карашларының, уй-фикерләрнең һәм сүзләрнең кешеләргә көчле материаль тәэсир итүе һәм аларда көчле энергетика туплануы — ул фән нигезендә расланды (Дөрес, хәзерге туып торган фәнни ачышлар – алар Корьәндә инде күптән ачыкланган фактлар булып саналалар).

Шуңа да, сүз белән кешенең рухын үстереп, канатландырып, хәтта аны каты авырудан да терелтеп була. Һәм киресенчә, аны сындырып, үлемгә, төрле бәхетсезлекләргә дә дучар итеп була. Шуңа да кешеләр тарафыннан: “Яман сүздән, усал күздән Аллам Үзең сакла!” — дигән ялварулар да тормышта бик урынлы һәм нигезле булып саналалар.

- Кондырча сугышы алдыннан Аксак Тимер гаскәре ягыннан килгән серле аваз (боевой клич) Туктамыш гаскәрләрендә курку тудыра һәм җиңелүгә дучар итә. Бу нәрсә – сихырмы, яисә шул бер сүздә акыл җитмәслек көч туплану билгесеме?

- Сүз көче турындагы гаҗәп хәлләрне күп ишетергә була.  Борынгы төркиләрдә дә андый серле күренешләр тагын да очрый. Мәсәлән, хәзер “Звезда Давида” дигән алты почмаклы билге – хакыйкатьтә Сөләйман пәйгамбәрнең шәхси мөһере (печате). Ул зур көчкә ия булган һәм җеннәрне шул мөһер куелган әйберләргә кагылудан тыйган. Ләкин бу билге борынгы төркиләрдә әле әлгәрерәк тә киң кулланышта булган.

Тагын бер серле көч туплану чыганагы – байрак, аләм. Ул бөтен дөньяга төркиләрдән таралган. Алар байрак аша халыкка Аллаһы Тәгаләдән илаһи көч иңә дип ышанганнар һәм байракны калерләп саклаганнар. Аны аска ию, югалту — зур гөнаһ саналган.

Төркиләр иң кадерле әйберләргә төрле серле сүзләр язып, шул сүзләрнең көчен  оста куллана да белгәннәр.

- Ә сихерчелек кайдан килгән?

- Кешелек яралган вакытта фәрештәләр күктән төшеп кешеләргә төрле яшәү серләрен төшендергәннәр. Тора-бара күп серләрне куллану тыелган. Тик кайберәүләр моны тыңламыйча, аларны кулланып торганнар.

Мондый серләрне шайтаннар да күктән урлап төшеп, үзләренең иярченнәренә биргәннәр. Шулай итеп, аларның гөнаһлы гамәлләрен көчәйтеп, үстереп торганнар һәм әле дә торалар.

- Һәр нәрсә дә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән яралтыла, ә сихыр ничек барлыкка килгән?

- Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез. Безнең фикерләү офыгына сыймаган күреншләр хәзер могҗиза дип кабул ителәләр. Болар Аллаһының Үз карамагында гына куллана торган шөгельләр. Алар “кирәмәт”  дип атала. Ә тыелган рәвештә кулланганда ул сихыр дип санала.

Кирәмәт ул пәйгамбәрләргә фәрештәләр тарафыннан халыкка могҗизалар күрсәтеп, аларны дин юлына бастыруда куллану өчен бирелгән. Ә пәйгамбәрләр моны Аллаһы Тәгаләгә иң якын һәм дин терәге булган кешеләргә – шәехләргә (шейх) дә биргәннәр.

- Сихырдан котылу юллары бармы?

- Әлбәттә. Һәр чирдән котылу чарасы булган кебек, сихырдан аерым Корьән сүрәләре ярдәмендә котылып була.

- Сихыр һәм җенләнү – болар икесе бер нәрсәме, яисә ике тамырданмы?

- Сихыр, бозым — ул кемнеңдер тарафыннан, аталап эшләнә. Кайвакытта очраклы рәвештә аның әле башка кешегә дә эләгүе мөмкин.

Ә җенләнү – ул рухи түбәнлектән килә. Мәсәлән, аракы, наркотиклар тәэсирендә кеше күңеле җен оясына әверелә. Бисмилласыз өйгә һәм кешегә дә җен җиңел үтеп керә ала. Юкка гына тәрбиясез кешене дә “җенле” дип атамыйлар бит.

- Җеннәрдән саклану һәм котылу чаралары бармы?

- Бабаларыбыз элгәредән, даими рәвештә җеннәрдән саклану чараларын күреп яшәгәннәр. Су өсләрен, ризыкны һәм ишекләрне бисмилла әйтеп япканнар. Шайтан иярмәсен өчен юлга бисмилла әйтеп чыкканнар. Бала тугач аның колагына азан әйткәннәр. Шайтанга эләкмәсен өчен ризыкны бисмилла әйтеп ашый башлаганнар һәм ахырда дога кылганнар. Һәр эшне, уңышлы булсын өчен, бисмилла белән башлаганнар.

Мәдрәсәдә укытканда минем бер шәкертемнең эпилепсия белән авыраганын белдем һәм аны өшкерергә алындым. (Эпилепсия – ул җен тәэсиренең галәмәте).

Өшкерә торгач, аның эчендәге җен белән элемтәгә кердем. Ул болай диде: “Мин урман җене. Бервакыт егетләр-кызлар урманга килеп яхшы ук эчтеләр. Бер кызны исереп йоклаган килеш урманда онытып калдырдылар. Шунда мин аның эченә кердем. Тора-бара ул үлгәч, шул авылдагы өйләргә керергә маташтым. Тик күпләргә кереп булмады. Ниһаять, бер өйдәге ялгыз яткан шушы сабыйны күрдем һәм аның эченә кердем”, — диде.

Җеннәрнең энергетикасы бик көчле булганга, җен ияләшкән кешенең җаны вакыт-вакыт нык кыйнала һәм ул бәргәләнә башлый. Алты яшькә кадәр җенне чыгарып була, ә моннан соң – бик авыр. Яшь сабыйларны җеннәрдән саклау – аеруча мөһим мәсъәлә. Юкка гына: “Җен алыштырган бала!” — дигән әйтем яшәми бит.

Җеннәрнең табигате бик көчле. Бер хатынны өшкергәндә аның эчендәге җен ирләр тавышы белән кычкыра башлады һәм аны дүрт таза ир көч хәл белән генә тотып тора алдылар.

- Һәр нәрсәне дә Аллаһы Тәгалә ни өчендер яралткан бит. Ә менә җеннәрне яралту ни өчен кирәк булган?

- Ул кешеләрне дә, җеннәрне дә үзенә гыйбәдәт кылу өчен булдырган. Ә гыйбәдәтне кылу-кылмау һәм изгелекләр-яманлыклар эшләү – һәркемнең үз карамагында, үз ихтыярында.

Җеннәр үз вакытында кешеләр белән бергә, күзгә күренел яшәгәннәр. Аларның араларында төрлесе булган – намаз укучылар һәм укымаучылар да. Сөләйман пәйгамбәргә җир йөзендәге барлык тереклек ияләре белән дә идарә итү мөмкинлеге бирелгән булган, шул исәптән җеннәр белән дә.

Хәзерге вакытка кадәр сакланып калган, кеше акылы җитмәслек күренешләр, кеше булдыра алмаслык корылышлар — алар җеннәр тарафыннан эшләнгәннәр дип фаразлана.

Бу дөньда без белмәгән һәм аңламаган нәрсәләр күп. Аларның күбесен белү мөмкинлеге — ул шул Аллаһы Тәгаләгә их якын булган һәм әүлия дәрәҗәсенә ирешкән, изге кешеләргә генә бирелә торгандыр.

Әңгәмәне Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ алып барды.

Самар шәһәре.

Просмотров: 950

Комментирование запрещено