“Ватанны яклаучылар” көне — хәрби хезмәттә булган һәр солдатның, һәр офицерның йөрәге белән көтеп алынган бәйрәме. Чөнки ике ел гына хезмәт итеп кайткан яшь кеше өчен дә армия хезмәте зур сынау. Ә инде бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, отставкага чыккач та, халкына хезмәт итәргә көч һәм гайрәт тапкан хәрбиләр бик сирәк, шуңа мактаулы да.
Идеал Муса улы Галәветдинов нәкъ шундыйлардан. Ул Совет армиясендәге хезмәтен үткән гасырның туксанынчы елларында тәмамлаган һәм, очраклы рәвештә баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин белән автобуста танышып, “Бердәмлек” газетасына хәбәрче булып эшкә килгән. Күрүебезчә, очраклы очрашу бер дә очраклы булмаган. Яшьли татар музыкасына, әдәбиятына, сәнгатенә гашыйк булган Идеал абый бүген дә сафта. Милләт сагында, дип әйтер идем. Без ел саен Идеал абыйны һәм хәрби хезмәттә булган бөтен милләттәшләребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Ә быел аңардан хәрби хезмәттә үткән елларын искә алуын соралдык. Читать полностью