Апамның туган көне

IMG-20181027-WA00001Төрле-төрле булсакта без,
Бер тамырның гөлләре.
«Апам» диеп берәү дәшә,
Икенчесе: «сеңелем».
Мәхаббәтнең бизәгедер -
Җиргә туган кыз бала.
Апалы кеше — бай кеше,
Сеңел  — бүләк Ходайдан.
 

23 февральдә минем бертуган Илһамия апамның (фамилиясе — Кәримова) юбилее – аңа 60 яшь тулачак. Апам турында йөрәктән чыккан сүзләрне язасы килә…

1985 елның  матур июль ае әле дә йөрәгемдә сакла­на, безнең өйдә шатланырга урын юк, әниебез урын өстендә, хәле бик авыр. Керфек тә какмый, газиз әнине саклый­быз.  Күрше тирә- як әбиләре эчтән үз белгәннәрен укып, “Ходаем, әнисе тизрәк терелсен”- иде, дип ял­варалар.

Ятим балалар хакында китаплардан гына укып белсәм дә, бу ачы хәсрәтнең безнең бусагадан да шулай иртә үтәсен кем уйлаган?  Берсе артыннан берсе: башта олый абый, аннары әти, аннары әни дөнья куйгач, тормышның бөтен авырлыкларына, нәрсәнең нәрсә икәненә төшендем.  Шул көннән башлап күзләрдәге яшьләрне сөртеп, җирдә нык басарга өйрәндем.

Без үзебез биш бала үстек, олы апам 1955 елгы булса, мин төпчеге, 1968 елгы. Ятим калсам да, минем ике апам, бер абыем бар иде.  Иң зур терәк булып минем Илһамия апам булды.  Аның минем турыда кай­гыртып йөргәннәрен санап бетерерлек түгел.

Әле дә истә, чыгарылыш кичәсенә апам ап-ак күлмәк тектертеп бирде. Минем күлмәгемнән дә матуррагы  юк кебек тоелды.                                                                                                 

Сәгатьләр көннәрне, көн­нәр айларны, айлар елларны санады. Мин дә инде үсә төштем, эшкә урнаштым. Кибет киштәләрендә әйбер беткән заманнар. Ләкин апам каяндыр тәмле-тәмле кәнфитләр, матур-мутур күлмәкләр миңа алып килеп торды.

Кияүгә  бирде, туйларны үткәрде, кыз кешенең бирнә әйберләрен җыйды - барсын да апам эшләде. Ул мине актан-караны аера белергә, кешеләрне, дөньяны дөрес танырга өйрәтте, аңа бөтен серем сыйды. Балаларым тугач, балаларымны  үстерешергә, карашырга да ярдәм итте. Әле дә булса балаларым үзенә: “Апай”- дип, хәлләрен белеп, яратып  торалар.

Нәрсә дисәләр дә, минем апам кебек туган җанлы затлар берәүдә дә юк кебек. Әгәрдә миңа берәр ярдәм кирәксә, җилтерәтеп машинасына утырып килеп тә җитә, барсын да эшләп бирә. Хәтта бердә белмәгән кешегә дә ярдәм кулын суза, аңа булыша. Аның кебек олы җанлы, киң күңелле, сабыр, уңган, пөхтә булып булмастыр.

Апам җизнәбез Рәсих белән  40 ел бергә тигез гомер итәләр. Уллары Равил, килене  Рания, оныклары  Ләйсән, Равилә, Ислам  бергә матур, тату гаилә булып яшиләр. Олы яштә булуына карамастан, килен кеше бит әле ул: кайнанасы Мәдинә апа белән (аңа күптән түгел 90  яшь тулды) тату, сүзгә-сүз килешмичә,  40 ел  бергә гомер кичерәләр. Аларга  кем генә, кайчан гына  килсә дә, өстәлләрендә кайнар чәй, табын тулы мул ризык.

Өй эше белән генә чикләнми әле ул: Гали авылында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының иң актив әгъзасы да. Аларның саваплы эшләре һисапсыз.

Илһамия апам күптән инде намаз укып, дин буенча, мөселман таләпләрен үтәп яши. Әти-әниләрне, безне догаларыннан калдырмый.

Я, Раббым бер Аллаһы, калган тормышында да апама һәм аның гаиләсенә  саулык-сәламәтлек, иман байлыгы бирсәң иде. Апам әти-әнигә, әби-бабайларга, туган-тумачаларга дога кылып, миһербанлы, шәфкатьле, илгә һәм кешеләргә файдалы булып хезмәт итсен иде. Аллаһым, Син моңа Үзенең ризалыгыңны  насыйп итсәң иде.

Әй, апам, чиксез рәхмәт сиңа,
Якты чырай, җылы сүзеңә.
Бәхет чаткылары hич сүнмәсен,
Нур балкысын көләч йөзеңдә.
Олы җанлы, изге саф йөрәкле,
Мәрхәмәтле газиз кешем син.
Сеңелем, дип, төпле киңәш биреп,
Ярдәм итеп hәрчак яшисең.
Ходаема бик тә рәхмәтлемен,
Апам  минем — терәгем.
Тормышың тыныч, матур булсын,
Чын күңелдән сиңа теләгем!

IMG-20181027-WA00001IMG_20181111_1323181 i (24)1 SAM_2455 SAM_6692 SAM_39071

                                                 Сеңелесе Рушания СӘЛАХОВА-ДИНДАРОВА.

Иске Ярмәк — Гали — Камышлы авыллары.

КОНТЕКСТ:

Нашла применение своим качествам, будучи самым активным членом отделения «Ак калфак» села Алькино

 

Просмотров: 1271

Комментирование запрещено