Дини мирасыбыз байлыгы

img_2180-scaled1Күпмилләтле зур дәүләттә яшәгән аз санлы халыкларга даими рәвештә үзе турында искә төшереп торырга, үз хокуклары өчен көрәшергә, телне, гореф-гадәтләрне, мәдә­ниятне һәм динне саклау өчен күп көч һәм хезмәт куярга туры килә. Россиядә һәм Самара өлкәсендә халык саны буенча татарлар икенче урынны алып тора. Шулай булуга карамастан, руслар белән чагыштырганда, татарлар саны бик аз. Шуңа күрә халкыбызны, телебезне, динебезне саклап калу өчен Самара татарлары «Бердәмлектә — көч» шигаре астында яшиләр, яшьләрне берләштерү, аларны татар иҗтимагый тормышына җәлеп итү өчен төрле чаралар, милли бәйгеләр, җыелышлар оештыралар. Шундый чараларның берсе булган “Мөселман яшьләре форумы” Самараның Җәмигъ мәчетендә үтте. “Мирасыбыз хәзинәсе” дип аталган чарада Самара аксакаллары һәм имамнары, дини һәм дөньяви белем бирү мөгаллимнәре чыгыш ясады, күп кенә файдалы һәм яңа мәгълүматлар яңгырады.

Форум, гадәттәгечә, Коръән сүрәләре белән башланып китте. Беренче булып чыгыш ясаган Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин ислам дине тыелган чорларны искә алды, Җәмигъ мәчете төзелеше барышында килеп чыккан каршылыклар турында сөйләде. “Әмма Аллаһы Тәгалә ярдәме белән без бу изге эшне башкарып чыктык”, — диде хәзрәт.

Самараның Малый Тупик урамында урнашкан Иске мәчет имамы, “Нур” мәдрәсәсендә белем бирүче Ислам хәзрәт Яруллинның чыгышы “Мөселман өммәтен формалаштыруда яшьләрнең роле” дип аталган иде. Ул тормыштан, ислам дине тарихыннан мисаллар китереп, бүгенге яшьләргә дә халкыбыз тормышында актив катнашырга, рухи һәм дини үсешкә өлеш кертергә кирәклеген раслады.

Форумны Зубчаниновканың “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов дәвам итте. Аның чыгышы укытучы, остаз абруена багышланды. “Хәзерге яшьләрнең укытучыларга һәм остазларга карата мөнәсәбәте бик нык үзгәрде. Моннан 20 — 30 ел элек мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәргә ихтирам зур иде. Кызганыч, бүген аларның дәрәҗәсе кими төште”, — дип борчылуын белдерде. “Укытучының хакы бик олы. Әгәр остаз ярдәмгә мохтаҗ булса, аңа ярдәм итеп, әҗер-савап, фатиха алырга тырышырга кирәк”, — дип сөйләде. Чыгыш ахырында ул, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балалар алдында мөгәллим турында начар сүзләр сөйләмәскә, дәрәҗәсен төшермәскә өндәде.

Җәмигъ мәчете имамы Габделәхәт хәз­рәт Мингачев Советлар Союзы чорында ди­ни белем алу авыр булу хакында сөйләде. Ул үзе 15 тугандаш республикага бердәнбер, һәр республикадан берәр кешене укырга кабул итүче Бохара мәдрәсәсендә белем алган икән. “Аллаһының рәхмәте, бүген Самарада “Нур”, Похвистнево районының Гали авылында “Гали” мәдрәсәләре эшләп килә. Бүгенге көндә өлкәбездә дини белем алам дисәң, бөтен шартлар да бар”, — диде Габделәхәт хәзрәт.

Самараның “Нур” мәдрә­сәсе ректоры Али хәзрәт Сө­ләйманов та бу теманы дә­вам итеп, мәдрәсә тарихы белән таныштырып үтте, уку системасы, яңа стандартлар турында сөйләде. Кичке һәм читтән торып уку форма­лары да бар икән. “Биредә, шәкертләрнең стационар укуыннан тыш, өлкә мөселман җәмгыятьләре имамнарының һәм мөәзиннәренең дини белемнәрен камилләштерү буенча даими җыеннар үткәрелә, ислам дине, гарәп графикасы нигезләре буенча белем алырга теләүче мөселманнар өчен — якшәмбе мәктәбе, ә җәен балалар өчен курслар оештырыла. Рәхим итегез, көтеп калабыз”, — дип тәмамлады чыгышын Али хәзрәт.

Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Таһир Мамышев — үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең әһәмияте турында, хезмәт ветераны, укытучы Мария Шакирова яшь буынны тәрбияләүдә ата-ана роле турында сөйләделәр. “Гаилә мәхәббәт нигезендә төзелергә тиеш. Баланы карында чакта ук тәрбияли башларга кирәк. Балалар алдында бәхәсләшергә дә ярамый, алар ата-анадан үрнәк алып яшәргә тиеш”, — дигән киңәшләр бирде.

Ә Казан кунагы, “АК БАРС КАПИТАЛ» фондының этик финанс инструментлары идарәсе җитәкчесе Руслан Хә­ли­уллин хәләл инвестицияләр турында тәфсилләп сөйләде. Яшьләр, бу тема белән бик кызыксынып, Руслан әфәндегә шактый гына сорау­лар бирделәр. “Торак тради­цияләре проекты координаторы Рамил Батыршинның темасы да аңа якын — шә­ригать кануннары буенча фатир алганда процентсыз түләү системасына багышланган иде. Рамил Батыршин раславынча, торак кооперативы аша милек сатып алган очракта, кичектереп түләү ипотекага караганда ике, өч тапкыр арзанрак булып чыга икән. Әлегә бу программа Татарстанда, Уфада һәм Тольяттида гына эшли. Залдан Рамил әфәндегә “яуган” сораулар саны буенча бу программаны Самарада да оештырырга кирәклеге аңлашылды.

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, форумны йомгаклап, нәтиҗә ясаганнан соң, халык бергәләп намаз укыды. Намаз тәмамланган вакытка, форум кунак­ларын зур казанда хуш исле пылау, кайнар чәй һәм тәм-томнар көтә иде. Сөйләшүләр, фикер алышулар төшке аш вакытында да дәвам итте.

Минемчә, мөселман яшь­ләре форумы быел да бик нәтиҗәле үтте. Катнашучылар төрле яшьтә булуына карамастан, һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат таба алгандыр, дип уйлыйм.

img_2180-scaled1img_2097-1024x6831

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 962

Комментирование запрещено