Татарстан мөхтәсибәтләре «Туган тел ул – …» флешмобына кушылды / Мухтасибаты Татарстана присоединились к флешмобу «Родной язык – это …»

fleshТуган тел көне алдыннан Татар китабы йорты социаль челтәрләрдә “Туган тел ул – …” дигән темага флешмоб игълан итте. Флешмобта катнашу өчен, «Туган тел ул – …» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, йә туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә һәм аны Instagram-га куярга кирәк. Әлеге социаль акциягә Татарстан мөхтәсибәтләре дә кушылды.

Мәсәлән, Чаллының “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллаев шагыйрә Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен укыды.

Ә менә Чүпрәле районы имамнары бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, кичә үткәрделәр.

Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен укыды.

Флешмоб бүген 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә, 21 февральдә, Туган тел көнендә оештыручылар иң кызыклы видеоязмаларны сайлаячак. Сайланган роликларның авторлары Татар китабы йортына чакырылачак, анда аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

tatar-congress.org

***

В преддверии Дня родного языка Дом татарской книги в социальных сетях объявил флешмоб «Родной язык – это …». Для участия во флешмобе необходимо записать на видео свои размышления о родном языке, либо прочитать стихотворение или отрывок из любимого произведения и выложить в Instagram. К социальной акции присоединились и мухтасибаты Татарстана.

Так, имам-хатыйб набережночелнинской мечети «Ихлас» Ильгиз хазрат Сунгатуллаев прочитал стихотворение поэтессы Энже Моэминовой «Туган телем».

Имамы Дрожжановского района провели вечер, читая стихи великого поэта Габдуллы Тукая.

Имам-мухтасиб Нурлатского района Наиль хазрат Абулханов исполнил произведение Г.Тукая «Туган авыл».

Флешмоб продолжится до сегодняшнего вечера. Завтра, 21 февраля, в День родного языка организаторы выберут самые интересные видеозаписи. Авторы выбранных роликов будут приглашены в Дом татарской книги, где им вручат благодарственные письма и памятные подарки.

tatar-congress.org

Просмотров: 923

Комментирование запрещено