Җырым белән җиңдем дошманны

HfAtx9VhSIs11ё1“Өемнең янында җил елый -

Бик ерак юл узган ул, беләм.

Мусалар турында хәбәр бар:

“Татарлар елмаеп

                                 үлделәр”…

Сибгать Хәкимнең бу шигъри юллары 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар җәзалап үтергән Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында. Чынлап та, алар янына соңгы булып кергән алман рухание җәлилчеләрнең җәза урынына  татарча җыр көйләп барганнары, үлемне елмаеп каршы алулары турында язып калдыра. Җәлилчеләрнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел.

Шушы көннәрдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында узган шигърият кичәсендә татар язучысы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне һәм аның иптәшләре батырлыгын искә алдылар. Чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендә оешма яшь­ләре уздырды.

Кичә Муса Җәлилнең тормышына багышланган кызыклы фильмнан башланды. Алып баручылар Фәрзанә Мәхмүтова, Диана Белякова һәм Айрат Сә­ли­мов шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар.

Аларның чыгышы Муса Җә­лилнең төрле елларда язган шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Альбина Харис кызы программаны бик кызыклы итеп төзегән иде. Милана Бадаева, Әдилә Сәгъдиева һәм Илнур Бикколов, чыгышларын тамашачылар арасында утырган килеш башлап, шигырьләрен сөйли-сөйли халык алдына чыктылар. Әйтерсең лә тамашачы да шушы чарада катнаша, программаның бер өлеше булып тора. Фәрзанә Мәхмүтова һәм Екатерина Клевер башкаруындагы җырлар, күңел кылларын тибрәндереп, аеруча кайнар алкышларга күмелә барды.

Нәни балалар һәм яшүс­мерләр дә Муса абыйларының шигырьләрен оста итеп сөй­ләделәр. Әминә Абдуллова, Мәрьям Латыйпова, Самат Мәхмүтов һәм Кәрим Ибә­тов, балалар өчен язган мәзәк һәм, шул ук вакытта, гыйб­рәтле әсәрләрне сөйләп, тамашачыларның йөзләрендә елмаю, күңелдә нур уяттылар. Ә менә Азалия Низамова “Вәхшәт” шигырен укыганда йөрәкләр тетрәнде, күз алдына, фашист мылтыгыннан качып котылырга теләгәндәй, әнисе кочагына сыенган нәни кызчык килеп басты… 

Муса Җәлил иҗатында Бө­ек Ватан сугышы зур урын алып тора. Шигырьләрнең һәр­кайсында халкыбыз үзенчәлеге: какшамас батырлык, идея нык­лыгы, рухи көч чагылыш тапкан. Бөек Ватан сугышында җиңүгә нәкъ менә шушы сыйфатлар китергән дә инде.

Кичәдә махсус чакырылган кунаклар да бар иде. Самара “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина Муса Җәлил тормышы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды, “Моабит дәфтәрләре”нең туган илебезгә ничек кайтуы турында сөйләде. Тамашачыларга  укытучы әзер­ләп килгән викторинада катнашу да кызыклы булды.

Ә Самара Җәмигъ мәче­те­нең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафин Муса Җәлилнең бик дини гаиләдән булуын, Оренбургта “Хөсәения” мәд­рәсәсендә белем  алуы турында сөйләде. “Муса Җәлил — Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин премиясе бирелгән бердәнбер шагыйрь. Коммунист булуына карамастан, күңелендә ул дини кеше булып калгандыр. Алай булмаса, югары белемле (ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бү­леген тәмамлый), заманча карашлы шагыйрь ни өчен “Моабит дәфтәрләре” тышына гарәпчә хәрефләр белән язган? Җәлилчеләргә җәза бирер алдыннан алар янына имам китерәләр. Алар, Коръән китабына кулларын куеп: “Бәхил!” дип әйтәләр”, — дип яңадан-яңа аргументлар китерде Иршат хәзрәт.

Ахырда җәлилчеләрне – Гайнан Кормаш, Фоат Сәй­фелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Га­риф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохаровларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Иршат хәзрәт, алар рухына багышлап дога кылды.

Шигърият кичәсе әнә шулай бик матур, җылы атмосферада узды. Моны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Иль­яс Шәкүров та билгеләп үтте.

- Оешма  яшьләре тарафыннан шигърият кичәләре уздыру Фәрхәд (урыны оҗ­махта булсын) һәм Альбина Мәхмүтовлар тырыш­лыгы белән матур га­дәткә әве­релде. Бер яктан бу татар язучылары һәм ша­гыйрь­ләренең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырса, икен­че яктан балаларда һәм яшүсмерләрдә ана телебезне өйрәнүгә карата кызыксыну уята, — дип сөйләде һәм оештыручыларга да, чарада катнашучыларга да рәхмәт белдерде.

HfAtx9VhSIs11ё1муса джалиль

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

 

 

Татарымны сатмадым

Муса Җәлилнең 1943 елда Ульянның “Алга” газетасында латин телендә басылып чык­кан ахыргы шигыреннән өзек­не редакциягә Сызран шә­һә­рендә яшәүче 93 яшьлек Сәга­дәт апа Солтанова тап­шырды.

Ничә еллар бу бинада

Ялгыз утыра башым,

Бер савыт су, бер телем

                                      икмәк

Иде минем ашым.

Хәләл җефетем һәм әнкәем,

Туганнарым, сез кайда?

Якты дөньяны күрәлмим,

Аяк-кулым богауда.

Бөтен тәнем җәрәхәтле,

Яралардан кан ага.

Инша Аллаһ, без җиңәрбез,

Татарлар фәкать “Алга!”

Ана йортын, милләтемне,

Татарымны сатмадым,

Үлсәм, үләм илем өчен,

Ватанымны сакладым.

Безнең теләк яшь буынга -

Туган илне саклагыз!

Кардәшләрем, дус-ишләрем,

Бәхил булыгыз барыгыз!

Муса ҖӘЛИЛ.

 

Просмотров: 970

Комментирование запрещено