Салават: Халык артисты булырга лаек, Чистайның мактаулысы булырга лаек түгел

салаТатарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка 18 февраль Чистай районының мактаулы гражданины исемен биргәннәр. Чистай халкы гаҗәпкә калган. «Интертат» Салаватның ни өчен әлеге мактаулы исемгә лаек булуын белеште.

«Тракторчыга бирсәләр, яхшырак булыр иде…»

Чистай депутатларының Салават Фәтхетдиновка районның мактаулы гражданины исемен бирүе турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур гауга чыгарган. «Типик Чистай» төркемендә бу яңалык турындагы пост астына халык: «Ул шәһәр өчен нәрсә эшләде? Бернәрсә дә эшләмәде», «Тракторчыга бирсәләр, яхшырак булыр иде», «Шул кеше булдымы Чистайның гражданины?», «Бу исем шәһәр өчен берәр нәрсә эшләгән кешегә бирелә», «Мин бу карарга каршы» дип язып калдырган.

 

Фикер калдыручылар арасында: «Һәр шәһәрнең мактаулы гражданины булсын. Ул лаек», «Мин каршы түгел», — дип язучылар да бар.

«Чистайда ике-өч көн дә кунмаган кешегә…»

Чистайдагы эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Альберт Гыйниятов Салаватка мактаулы исемне бирүне хупламый.

«Әйе, хәбәрне ишеттем. Шулхәтле мактаулы кеше икән ул бездә! Үз гомеренә дүртме, бишме концерт куйды. Ул бу исемгә лаек түгел. Аны кем бирде икән? Ике кеше җыелганнардыр да, шушы карарга килгәннәрдер. Чын дөресен әйткәндә, оят. Әгәр бу исемне минем танышыма яисә дустыма бирә калсалар: «Баш тарт», — дияр идем.

Салават Чистай өчен бернәрсә дә эшләмәде. Балалар бакчасында да, мәктәпкә дә килеп концерт куйганы булмады бит аның. Чистайда ике-өч көн дә кунмаган кешегә мактаулы гражданин исемен ничек бирергә була?! Бер дә хупламыйм», — диде Альберт Шәйхиевич.

«Шамил Зиннуровичка да бирмәделәр, ә Салаватка…»

Чистай шәһәренең элекке мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафик Әхмәтов та Салаватны мактаулы гражданин итүгә каршы:

«Бу карарны хуҗалар кабул иткән бит. Салават Чистайга концертлар белән генә килә иде. Болай карасаң, күпме җырчы безгә концерт белән килә… Менә Шамил Зиннуров Камал театрының директоры булып эшләгән кеше, безнең якташыбыз. Ул үлгәч, мин Чистай районы башлыгына хат яздым. Театр урамына аның исемен бирергә кирәк, дигән идем. Ул хатка җавап килмәде. Шамил Зиннурович Чистай белән Камал театры арасында күпер салган шәхес. Ә Салават… — диде ул һәм, күрәсең тиешле сүзләр сайлый алмыйча озак пауза ясады да, — «Барысын да хуҗалар хәл итә», — дип тәмамлап куйды.

«Салаватның Чистайга бер кагылышы юк»

Укытучы, блогер Вера Князева Салаватның шәһәрнең мактаулы гражданины булуы белән риза түгел.

«Минемчә, депутатларның бу карары дөрес түгел. Салават — яхшы җырчы. Минем кызым да, мин дә, рус булуыбызга карамастан, аны яратабыз. Әмма аның шәһәргә бернинди дә кагылышы юк. Бу Валерий Леонтьевка Украинаның атказанган артисты исемен биргән кебек. Минем башыма Салтыков-Щединнның «История одного города» әсәре генә килә. Без дә шул әсәрдәге Глупово шәһәрендә яшәгән кебек.

Депутатлар бу карарга килгән икән, бернәрсә эшләп тә булмый», — ди Вера Александровна.

«Әйдәгез бу тема турында сөйләшмик»

Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановка шалтыраттык. Безнең белүебезчә, Салаватка мактаулы исем бирү аның инициативасы булган.

«Әйдәгез бу тема турында сөйләшмик», — диде дә район башлыгы, саубуллашмыйча да трубканы куйды.

«Мин сезне белмим»

Район башлыгы җавап бирмәгәч, урынбасары Константин Ивановка шалтыраттык.

«Мин сезне белмим, соравыгызга телефон аша җавап бирмим», — диде Иванов.

«Салават артист буларак халкыбызны рухи яктан тәрбияли»

Район советында Салават Фәтхетдиновка мактаулы исем бирү бертавыштан кабул ителгән диделәр. Әмма без җырчыны яклап чыга алырлык депутатларны эзләп, гаҗиз калдык. Үз фикерен курыкмыйча яклаган бердәнбер депутат — Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин булып чыкты.

«Салаватның безнең авылга концерт белән килгәне бар. Авылыбызда ике мең кеше яши, концерт залы тулган иде. Сессиядә Салаватка мактаулы гражданин исемен бирүне тәкъдим иткәч, мин ризалыгымны белдердем. Салават артист буларак халкыбызны рухи яктан тәрбияли», — диде депутат.

«Төгәл бернәрсә дә әйтә алмыйм. Нигезләмә бар бит, шуннан карарга кирәк. Мин авыл кешесе, ике авылны тотам, аларны үстерү өчен эшлим», — дию белән генә чикләнде Чистай районы Татар Ялтаны авыл җирлеге башлыгы Равил Гарифуллин.

Чистайның мактаулы гражданины исеме кемнәргә бирелә?

Чистай район советы депутатлары 2016 елда кабул иткән закон буенча, районның макталуы гражданины исеме елына 2 кешегә генә бирелә ала. Ул җирле үзидарә, икътисад, сәнәгать, мәдәният, сәнгать, фән, тәрбия, спорт, сәламәтлекне үстергән, хәйрия белән шөгыльләнгән кешеләргә бирелә диелгән. Бу кешеләрнең исемнәре Аларның исеме мактаулы шәхесләр исемлегенә кертелә. Алар нинди хокукларга ия соң?

  1. Җирле үзидарә органнары мактаулы гражданнар белән элемтә тота;
  2. Мактаулы гражданин шәһәрдәге бәйрәмнәрдә катнаша ала;
  3. Мактаулы гражданинга һәр айның гыйнварында 2000 сум акча тапшырыла.
Судның хөкем карары булганнан соң гына депутатлар кешене бу мактаулы исемнән мәхрүм итә ала.

Чистай шәһәренең элекке мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафик Әхмәтов әйтүенчә, мактаулы гражданин исемен алган кешенең район автобусларында бушлай йөрү хокукы бар. «Салаватның Чистай автобусларында бушлай йөрү мөмкинлеге булачак. Бөтен бүләге шул, бүтән бернәрсә дә бүләк итмиләр», — диде ул. Без бу мәгълүматның дөреслеген ачыклый алмадык. Әмма 2016 елда кабул ителгән карарда автобуслар турында берни дә әйтелмәгән.

Без ачыклаганча, Чистай районында хәзер маршрут автобуслары йөрми. Мөгаен, автобусларда бушлай йөрү хокукы элек кенә булган.

Чистай районының мактаулы гражданнары исемлегендә кемнәр бар?

«Булгария» дә батучыларны коткарган теплоход капитаны Роман Лизалин; эшмәкәр, депутат, хәйрияче Виктор Смыков; ТР Премьер-министрының беренче урынбасары булып озак еллар эшләгән Равил Моратов; РФ Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин; грек-рим көрәше буенча 3 тапкыр Европа чемпионы Анатолий Бозин; ТР мәгариф министры булып эшләгән Наил Вәлиев; медицина университетында озак еллар педиатрия факультеты деканы дуган Иван Клюшкин, Чистайда җитәкче урыннарда эшләгән Софья Вилданова, сыер савучы, Социалистик Хезмәт герое Евдокия Багаева.

Исемлектәге бөтен кешеләр дә Чистай районында туган яки бик озак еллар Чистайда эшләгән.

Бары тик Салават кына Чистайда тумаган да, яшәмәгән дә, эшләмәгән дә. Салават Фәтхетдиновның Чистай турында бер генә җыры да юк.

«Юк белән башны катырма»

Салават Фәтхетдиновның фикерен ачыкларга булган идек. Ул Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 20 ел рәттән «Алтын Барс» премиясе лауреаты. Үзенә шушындый исемне бирүне ул ничек кабул иткән?

Әмма без җырчының фикерен ишетә алмадык.

Ул: «Авырыйм әле, юк белән башны катырма. Пока», — диде ул.

Сез ничек уйлыйсыз, Салават Фәтхетдинов Чистай шәһәренең мактаулы гражданин исеменә лаекмы?

Алинә АЙДАРОВА.

intertat.tatar

Просмотров: 807

Комментирование запрещено