Яшьлегемә

ello-optimized-94ef5b4eЯшьлек үтте, акты сулар сыман,
Хатирәләр генә калдырып.
Кадерлерәк нәрсә юктыр аннан,
Нигә булмый икән кайтарып?

Алтын-көмеш коймый шул бәхетне,
Кеше булу кирәк һәркайда.
Гадел яшәү - тормыш ләззәте,
Зуррак бәхет булмас дөньяда!

Тормышымның да көзе  җитеп килә,
Имин, матур булсын, исәнлекләр белән берүк. 
Кара төс булмасын, балкысын гел,
Көзләре һәркемнең алтын күк.

Искә төшә сабый балачагым,
Матур төшләр сыман күренеп.
Өндә күреп  булмас инде хәзер
Еллар аша карап үрелеп.

Яшь чагыбыз безнең матур үтте,
Туган илдә  торды тынычлык.
Барча  халык тормыш итте тату,
Бәяләнә иде чын дуслык!

Гафифә Газизнур кызы ХӘЙРЕТДИНОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1094

Комментирование запрещено