Журналист Римма Бикмөхәммәтова: Татарлар барыбер татар булып языла

KSF_1226«Татарлар пропаганда корбаны булмаслар дип ышанасы килә», – диде ул.

 Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында журналист Римма Бикмөхәммәтова 2020 елда булачак җанисәп вакытында татарларның татар булып язылуларына шиге булмавын әйтте.

Римма Бикмөхәммәтова фикеренчә, төп рольне милли үзаң уйный. «Тоталар да, элеккеге документларга таяналар. Ә аларны кем язган? Минем дә халык исәбен алуда шаһит булганым бар. Милләтне кара белән түгел, каләм белән язалар иде. Чөнки „ул районда шуның чаклы башкорт булырга тиеш“ дигән фәрман бар иде. Аны яшереп булмый, ул тарихта бар», — ди ул.

 

«Әлбәттә, пропаганда бар, сәясәт бар, хәрәмләшү, өстән басым ясау бар иде. Без гомер-гомергә Илеш, Туймазы якларында яшәүчеләрнең барысын да татар дип белә идек. Ләкин телевизордан күрәм: алар башкорт киемнәрендә, тик татарча җырлыйлар. Галимнәр моны бик оста итеп моны „башкорт теленең көнбатыш диалекты“ дип атыйлар», — ди Римма Бикмөхәммәтова.

Римма Бикмөхәммәтова Татарстанга кул кушырып утырырга ярамый дигән фикердә. «Миңа калса, татарлар барыбер татар булып язылалар. Мондый пропаганда корбаннары булмаслар дип ышанасы килә. Ләкин Башкортстан шундый актив эшләгән вакытта, Татарстан „бездә барысы да татарлар, шулай язылырлар әле“ дип утырырга тиеш түгел», — диде ул тапшыру барышында.

 Энҗе ГАБДУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 909

Один комментарий

  1. АМИН )))ТАТАР БУЛЫП ЯЗЫЛЫЙК )))ГОРУР БУЛЫЙК )))) ТЕЛЕБЕЗНЕ САКЛЫЙК ))