Яңа Ярмәк авылында Туган тел көнен билгеләп үттек

smartТөрле-төрле телдә сөйләшсәк тә, 
Төрле-төрле милләт булсак та, 
Тик бер безнең туган илебез,
Шунда дус һәм тату яшибез.
Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү — үзе бер бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.   

21 февральдә Яңа Ярмәк авылының клубына бик зур бәйрәмгә - Халыкара туган тел көненә җыелдык.

Безнең туган телебез — татар теле. Бәйрәмдә без туган телебезне зурлап, татар телендә шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, татар халык уеннары уйнадык.

smart

Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 790

Комментирование запрещено