Дамир Исхаков Уразованың үзен башкорт дип атап, аннары кире кагуына фикерен әйтте

KSF_1213Кеше бүген үзен тел һәм мәдәният нигезендә кем дип саный – шул милләт эчендә була инде, ди тарихчы

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков Гүзәл Уразованың үзен башта башкорт дип атап, аннары моны кире кагуына карата фикерен белдерде. Бу хакта ул «Яңа гасыр» телеканалында «Татарлар» тапшыруында Пермь өлкәсендә яшәүче милләттәшләргә багышланган әңгәмәдә әйтте.

«Пермь ягында татарлар һәм башкортларга килгәндә, монда зур проблема ята, аны яшереп калырга ярамый. Гүзәл Уразова Башкортстанда булганда үзен башкорт дип атады, аннары моннан баш тартты. Мин уйлыйм: аңа татар җәмәгатьчелеге тарафыннан басым ясалды, Альберт Исмаил вакыйгасыннан соң килеп чыкты бу. Безгә аңларга кирәк: башкорт дигән төшенчә ул күпкырлы», — ди Исхаков.

 

«Мин кайвакыт аптырыйм: ни өчен татар эчендә башкалар булмаска тиеш? Мәсәлән, бездә нугайлар, мишәрләр бар, татар эчендә башкорт та булырга мөмкин. Пермь якларында һәм Башкортстанның көнбатышында ситуация шундый: бер үк мәдәни кыса. Синең бабаң кем булу — ул әле бернәрсә түгел дигән сүз. Кеше бүген үзен тел һәм мәдәният нигезендә кем дип саный — шул милләт эчендә була инде», — диде Исхаков.

Галим фикеренчә, бу мәсьәләнең тарихына төшәргә кирәк. Ул Тарих институтында иштәкләр турында бер хезмәт чыкканын, үзе дә бу юнәлештә шактый шөгыльләнгәнен әйтте. Дамир Исхаков сүзләренчә, Пермь өлкәсе Барда районында яшәүченең паспортына башкорт дип язылган икән, аларны иштәк дип кабул итәргә була. «Иштәкләр мәсьәләсе — Пермь якларында татар һәм башкортларның нигезендә ята торган мәсьәлә», — ди ул.

Дамир Исхаков Пермьдә халыкның бер өлеше башкорт, бер өлеше татар дип язылганын искәртте. «Иң кызыклысы — хәзерге Барда районы халкы. Экспедициядә булганда игътибар иткән идем: бу якта милләт икегә бүленгән — көнгер ягы һәм гайнә ягы бар. Паспортларына карасаң, Барда ягында халыкның зур гына өлешенә башкорт дип язылган, ләкин татар дигәннәре дә бар», — ди. Этнолог әйтүенчә, анда күбрәк татарлар яши.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Гүзәл Уразова белән бәйле мәсьәләгә карата фикерен әйтте. «Бәлки, аның тамырлары башкорттыр, тик ул татар була ала, чөнки татар хәзер ул цивилизацион төшенчә. Этник сегментлары төрле булырга мөмкин», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 763

Комментирование запрещено