Сәясәтче Руслан Айсин: Татарны мультфильмнарда да золымлы, әшәке итеп күрсәтәләр

vwepilmKiyiaAN6PPzbPhaGbYqpACaWAРуслан Айсин фикеренчә, мультфильм, кино һәм видеороликлар кешеләргә бик көчле тәэсир итә.

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында балалар һәм яшьләр өчен татарча мультфильмнарның һәм татарча видеороликлар төшерүнең әһәмиятле якларын барладылар.

«Тугарин Змей», мәсәлән. Ул Тугарин татар. Татарны һаман золымлы, әшәке итеп күрсәтәләр. Ул бит балаларга тәэсир итә», — ди Айсин.

 

Ул мәдәниятнең ничек тәэсир иткәнен төрекләрнең «Великолепный век» сериалында мисал итеп күрсәтте. «Минем сеңлем, шушы сериалны карап, төрекчә өйрәнә башлады. Ул бит мәдәни яктан да бик әһәмиятле», — диде Айсин.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова мультфильмнарның татар телендә дә чыгуын дәүләт хәл итәргә тиеш дип белдерде. «Голливудта бүген бөтенесе дә егылып карый торган мультфильмнар бар. Алар инглиз, рус телләрендә чыга прокатка. Татар телендә дә чыксын иде алар. Моны дәүләт эшләргә тиеш. Энтузиастлар башкарып чыга торган эш түгел. Монда акча, сәясәт кирәк», — диде ул.

Тарихчы Илнар Гарифуллин яшьләргә татарча видеороликлар төшерү яклы. «Яшьләргә тарихны өйрәтү өчен иң уңайлы вариант — ул видеороликлар төшерү. Яшьләр хәзер күпчелек мәгълүматны шул видеороликлар аша белә. Ул роликлар рус телендә дә, татар телендә дә булырга тиеш», — диде Илнар Гарифуллин.

Энҗе ГАБДУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 750

Комментирование запрещено