«Җанисәп вакытында карап торып татар дип яздырачакмын, башкача имзамны куймыйм!»

загруженное2020 елга планлаштырылган җанисәп якынлашкан саен социаль челтәрләрдә дә бу сорауга карата кызык комментарийлар очратырга мөмкин.

Одноклассники челтәрендә Башкортстанда татар һәм башкортларның санын чагылдырган ике карта зур бәхәсләр куптарды. Карта 2010 елгы җанисәп мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән. Комментарийларга караганда, кайберәүләр аның нәтиҗәсе белән килешеп бетми.

Илеш кемнеке?

«Менә сиңа мә! Илеш районында 80 процентка якын башкорт яшәгәнен белми идем әле», — дип яза Гөлфизә Кәлимуллина.

— Димәк, сез бу мәгълүматларга ышанмыйсыз? Ни өчен?

— Ул тирәдә татарлар яшәгәне билгеле бит инде. Моны башкортлар да инкарь итмидер. Ышанырлык булса, ышаныр идем. Озакламый тагын җанисәп булачак. Аннары, төрле кеше бар бит, кемдер төрле сүзләргә ышанып, бәлки, файдасы булыр дип уйлап, үзләрен башкорт дип яздырганнардыр. Бөтен бер районның милләтен үзгәртү бер кысага да сыймый. Комментарийлардан күренгәнчә, халык ачыктан-ачык көлә моннан. Хуҗа Насретдин мәзәгендәге шикелле үз ялганыбызга үзебез ышанып яшәргә тиеш булабыздыр, күрәсең, — ди Гөлфизә ханым.

— Сезнеңчә, киләчәк җанисәптән соң башкортларның саны артырмы, кимерме?

— Хәзер катнаш никахлар күп, балаларын ничек яздыралар инде. Артуга килгәндә, өстән нинди фәрман килә — барысы да шуңа бәйле. Сайлаулар кебек. Киметергә тырышмаслар анысы. Хәзер яңа термин барлыкка килде бит: татарча сөйләшүче башкортлар, — дип көлә әңгәмәдәшем.

Снимок

Гөлүсә Камалова бер танышының тарихын искә төшерә. «Бер гаиләдә ике милләт вәкиле яши. Ник алай дигәч, «Мин армиядә калдым җанисәп вакытында, шуңа мин татар, ә өйдәгеләрне башкортка әйләндергәннәр мин юкта, ди көлеп».

Интернет чыганакларында Илеш районы турындагы мәгълүматка күз салсак, башкортлар, чыннан да, 80 процентка якын, ә татарлар — 15 процент чамасы, диелә. Уфада яшәүче Альберт Әхмәдуллин да бу мәгълүмат белән килешми, аныңча, бу җирләрдә элек-электән татарлар яшәгән. Шул исәптән, Туймазы, Ярмәкәй, Чакмагыш районнарын да кертергә була.

«Уфада да татарлар икенче урында бит, башкортлар 15 проценттан артык түгел. Башкортстанда яшәп, әлбәттә, „башкорт“ булу отышлырак, чөнки ул бар нәрсәгә дә йогынты ясый, хәтта карьерага да. Хатыным татар булуына карамастан, „башкорт“ булып йөри. Заманында ул яшәгән район халкын башкорт исәбенә керткәннәр. Республиканың көнбатышы Татарстан белән чиктәш. Бу өлкәләрдә татарлар күбрәк, ләкин аларны да „күчергәннәр“. Шуннан нәтиҗә ясагыз инде», — ди Альберт Әхмәдуллин.

Шуннан соң әңгәмәдәшем миңа үткән елда Уфада татар диктантын үткәрүнең чак кына өзелми калуын бәян итте: «Мәгариф министрлыгы вәкилләре килеп, тиз арада диктантның текстын үзгәрттеләр. Текст татар телендә калды, ләкин эчтәлеге башка — башкорт ягының бөеклеге турында».

Башкорт милләтчеләре тарихны үзләренә уңайлы итеп язу эшен яхшы алып бара. Татарлар күпләп яшәгән районнарга килеп, татар дигән халык юк, татар теле башкорт теленең диалекты гына дип пропаганда үткәрәләр.

Альберт Әхмәдуллинның хатынының туганнан туган сеңелләренә мәктәптә укыганда ук үзләрен башкорт итеп танырга кушканнар. «1989 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күз салыгыз, татарлар бер миллионнан артык. 2000 елларда алар инде өченче урынга төшеп утырган. Ә башкортлар — икенче. Сезне бу уйландырмыймы?

Башкорт милләтчеләре тарихны үзләренә уңайлы итеп язу эшен яхшы алып баралар. Татарлар күпләп яшәгән районнарга килеп, татар дигән халык юк, татар теле башкорт теленең диалекты гына дип пропаганда үткәрәләр», — ди Уфа татары Альберт Әхмәдуллин.

«Карап торып татар дип яздырачакмын»

Кем белән генә сөйләшсәк тә, барысы да көчләп, ягъни үз ихтыярларыннан башка «башкорт» булып язылырга туры килгән заманнарны искә алды. Нәкъ менә шул вакытларда татар гаиләсеннән армиягә китеп, «башкорт»лар янына әйләнеп кайтучылар да булган. Татарстанда туып, күрше республикага күчкәч, анда туган балаларга башкорт телендәге туу турындагы таныклык тапшырып, бер гаиләдә ике төрле милләт вәкилләре яшәү очраклары да бар.

Рәшид Сәрвәров комментарийларда үзенең кызыклы тарихы белән бүлешә. «Әнинең беренче ире татар булган, сугышта үлеп калган. Аннан туган кыз бала татар булып исәпләнә. Икенче иреннән мин — татар малае туганмын, чөнки ул чакта без әле Татарстанда яши идек. Миңа бер ел тулмаган чакта Башкортстанга күчкәннәр. Анда ике энем туды, алар башкорт, чөнки туу турындагы таныклыклары башкорт телендә. Менә шулай итеп бер гаиләдә ике төрле милләт булды», — дип яза ул.

Хәзер бу буталчыклар бер яктан тарих, икенче яктан кызык вакыйга кебек кенә калса да, башка мондый башбаштаклыклар кабатланмасын инде дигән теләктә алар.

Әни милләтен үзгәртәсе килеп авыл советы идарәсенә баргач, аңа Башкортстанда башкорт булу «почетлырак» дигәннәр, шуннан шулай калган.

«Туу турындагы таныклыгында минем әнине дә башкорт дип язганнар, Стәрлебаш районыннан иде ул. Гаиләдә унау булганнар алар, яртысы татар, калганы башкорт. Кемгә ничек эләккән инде. Әни милләтен үзгәртәсе килеп авыл советы идарәсенә баргач, аңа Башкортстанда башкорт булу „почетлырак“ дигәннәр, шуннан шулай калган. Әти татар булгач, без дә татар. Менә минем туу таныклыгымда әнием дә татар диелгән инде», — дип үз тарихын сөйләп үтте Стәрлетамактан Галия Рәхмәтуллина.

Илеш районы Кужбахты авылында яшәүче Земфирә ханыма да татар була торып, башкорт булып йөрергә туры килгән.

Үз тарихын ул болай дип сөйләде: «Рәхимов президент булган чак иде ул. Бар халыкны башкортка әйләндерә яздылар ул вакытта. Татарларны институтка алмаячаклар дип, олы улыбыз безне башкорт дип яздырды. Үзем татар булсам да, татар телендә уку бәхете тәтемәде миңа. „Агыйдел“ һәм „Казан утлары“ журналлары аша туган телемне дә, башкортчасын да өйрәндем. Менә киләчәк җанисәп вакытында карап торып татар дип яздырачакмын, башкача имзамны куймыйм. Мин — милләтпәрвар, сатылырга җыенмыйм».

Земфирә ханым сөйләвенә караганда, аларның районында милләт аеру юк, тату яшиләр.

«Бергә дус яшәп була»

Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Алла (Һава) Вахитова үзенең Башкортстанда яшәгән вакытын бик җылы итеп, яратып искә ала. «Тумышым белән Казахстаннан булсам да, Ташкентта укыдым, аннары 1972 елда аспирантурага Уфага килдем. Миңа шундый ошады, без мондагы кешеләр арасына җиңел кереп киттек, бер-беребез белән дустанә мөнәсәбәттә, матур яшәдек. Татар һәм башкортларга аерып тормый идек, төрле концертларга да, театрларга да бергә йөрдек», — дип Уфада яшәгән өч елын сагынып сөйләде Һава ханым.

«Милләтләргә кагылышлы мондый катлаулы сорауны күтәрү яхшыга илтмәс, минемчә. Башкортстанда күпләргә татар булудан туктарга туры килде, чөнки башкорт булып укырга керергә, яхшы эш табарга җиңелрәк иде. Үзем Казаннан, ирем рус милләтеннән. Инде 40 елдан артык чит төбәктә яшәп тә, телемне онытмадым. Аннан без бит бөтенләй төрле халык «татар-башкорт җәмгыяте» дип, бөтен җирдә берләштерергә тырышсалар да. Телләребез генә охшаш», — ди «Мирас» журналының элекке хәбәрчесе Рәшидә Заикина.

Кемнән генә сорама, халык үзара дус, тату яши, берсен-берсе аермый, катнаш никахлар да күбәя. Тик менә татар була торып үз ихтыярыңа каршы башкорт булып язылу борчый аларны, күңелләре кителә, дип сөйләде әңгәмәдәшләребез.

Ләйсән РӘХМӘТУЛЛИНА.

intertat.tatar

Просмотров: 943

4 комментариев

  1. Илеш районында гел татарлар яши.

  2. Сездэ 1979нчы уянырга иде хэзер инде белмим,атнын ялына ябышмагач койрыгына тотынудан файдасы юк

  3. Откуда такая информация? По переписи? В самом деле Башкортостан почти зеленый листок.

  4. Оныклар ана телендә сөйләми. Димәк татар да башкорт та тиздән урыс була.