Китеп барам

rasstalassparnemmesyatsnazad_3B002D57Китеп барам синнән бөтенләйгә,
Эзләремне күмә тузаннар.
Бу юлларны синең белән бергә
Ничә тапкыр  икәү  узылган.

Китеп барам, әллә җинелме соң
Мәхәббәттән китү яратып…
Онытырмын,  вакыт  дәва,  диләр,
Синсез дә кич җитәр, таң атар!

Китеп барам, соңгы мәхәббәтем
Ялгыз гына, дәшми, тын гына.
Безнең сердәш пар каеннар гына
Кушылалар күңел моңына!

Гафифә Газизнур кызы ХӘЙРЕТДИНОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1062

Комментирование запрещено