Татарстан мөфтие Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

ea7c62d556508c6ca59a61a47c867334Бүген кояш баю белән барча мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Риваятьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең әти-әнисе — Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһы Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: «Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар».

 

Хакыйкатьтә, бу төндә мөэмин-мөселманнар өчен күп хикмәтләр һәм рәхмәтләр сыенган: бу төнне ихластан олылаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-саваплар бирә. Шуңа күрә дин кардәшләребез Рәгаиб кичәсендә гыйбадәт кылырга, гөнаһлардан тәүбә итәргә, Аллаһыдан гафу сорарга, догалар укырга ашыга.

Моңа өстәп, мөселманнарга Коръән уку, зикер кылу һәм Аллаһы Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтү тиешле. Шул рәвешле, Рәгаиб кичәсе Рамазан аенда тотылачак олуг ураза гыйбадәте алдыннан иманны сафландыруда беренче адым булып тора.

Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн Татарстанның һәр гаиләсе өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам», диелә мөрәҗәгатьтә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 820

Комментирование запрещено