Тикшерү Рамил Шәмсетдиновтан акча талау турында җинаять эше ачудан баш тарткан / Устроившего бойню в воинской части Шамсутдинова отказались признать потерпевшим

news_28304Русия тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби бүлгесе 2нче хәрби тикшерү бүлеге Рамил Шәмсетдиновтан хезмәттәшенең акча куркытып талавы хакында җинаять эше кузгатудан баш тарткан. Узган елның көзендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Шәмсетдинов бу эштә зыян күрүче буларак барырга тиеш булган.

Тикшерүченең карары хакында Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итте, дип яза Азатлык.

 Адвокат язганча, узган елда Рамилнең бер хезмәттәше аның банк картасын талап алып, акча үзләштергән. Нәгыев бу кешенең исемен әйтми.  

“Бу факт нигезендә 2019 елның 10 декабрендә Русия тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби бүлгесе 2нче хәрби тикшерү бүлеге Русия Җинаять кодексының 163 маддәсе (куркытып талау) нигезендә тикшерүләр башлады. Ләкин соңрак тикшерүче җинаять эше кузгатудан баш тарту турында боерык чыгарды”, дип яза адвокат.  

Нәгыев тикшерүченең бу карарына каршы мәхкәмәгә шикаять бирәчәкләрен әйтә. “Без моны нигезсез дип саныйбыз һәм якын арада шикаять җибәрергә җыенабыз, чөнки Рамил Шәмсетдиновка карата җинаять кылынуның бөтен билгеләре бар дип саныйбыз”, дигән адвокат.  

Элегрәк Рамил Шәмсетдинов үзе хезмәт иткән Байкал арты хәрби бүлегендә низамнәмәгә каршы килүче мөнәсәбәтләр турында җинаять эше кысаларында зыян күрүче дип танылды. Рамилне һәм аның берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатов гаебен таныды.  

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган. 

matbugat.ru

***

Устроившего бойню в забайкальской воинской части №54160 рядового Рамиля Шамсутдинова отказались признать потерпевшим по делу о вымогательстве. Об этом сообщил адвокат солдата Руслан Нагиев.

«Сегодня удалось получить постановление об отказе в возбуждении уголовного дела по эпизоду, по которому солдат Рамиль Шамсутдинов вновь проходит как потерпевший», — написал он в своем «Инстаграме».

Нагиев сообщил, что, со слов Шамсутдинова, во время прохождения воинской службы один из старослужащих (фамилия пока не называется) отобрал у того банковскую карту, обналичил и забрал себе деньги.

В отношении бывшего военнослужащего была назначена проверка по признакам преступления, предусмотренного ст. 163 УК РФ («Вымогательство»). Однако потом следователь принял решение об отказе в возбуждении уголовного дела.

«Данный отказ мы считаем необоснованным и намерены обжаловать его в ближайшее время, так как полагаем, что имеются все доказательства совершения преступления в отношении Шамсутдинова Рамиля. Текст жалобы будет нами опубликован», — написал адвокат.

Напомним, 25 октября 2019 года в воинской части в Забайкалье рядовой при смене караула открыл огонь по сослуживцам. Два офицера и 6 солдат погибли, еще двое были ранены. Отец Шамсутдинова после телефонного разговора с сыном заявил, что причиной произошедшего стала дедовщина. Адвокат Нагиев ранее рассказывал, что его подзащитного обещали утопить в унитазе. По словам солдата, в части были тюремные порядки.

business-gazeta.ru

Просмотров: 595

Один комментарий

  1. Так и есть. Үзең усал булмасаң мыскыл итәләр. Рамиль үзен башкача яклый алмаган.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>