Без — оптимистлар!

76753727 февральдә Оптимистлар көнен билгеләп үттек. Бу гадәти булмаган, заманча бәйрәм. Тик ул бик мөһим һәм кирәкле. Оптимист кешеләргә яшәве күпкә кызыклырак, күңеллерәк һәм җиңелрәк. Алар тормышны матуррак һәм якты итәргә тырышалар. 

Оптимист булырга мин әти-әниемнән өйрәндем. Алар нинди генә авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр күрсәләр дә, беркайчан да башларын аска имәделәр, бирешмәделәр.

Икенче дөнья сугышы башлангач, хөкүмәткә иген «заданиясен» тутырмыйча, халыкка бер грамм да икмәк бирергә ярамаган. Ачлыктан аптырап урлаша башлаганнар. Бияләй эченә яшергән бодайларын табып, берничә авылдашыбызны унар елга төрмәгә утыртканнар.

Латыф бабам колхоз рәисе буларак, бюрода тәкъдим ясый: «Сугырга икмәк күп: фронтка да, үзебезгә дә җитәрлек. Халыкка эшләгән көннәре өчен әзрәк булса да икмәк бирик» — дип. Бөтен авылларда да шундый ук хәл булгач, бер тавыштан карар чыгаралар.

Тамак туйгач, эшләр «ходка» китә, тик бөтен колхоз рәисләрен төрмәгә алып китәләр. Әтием ил дошманы малаена әверелә.

17 яшьлек малай 1943 елны сугышка китә, 8 ел буена анда күргәннәрен -  китап язырлык. Аннан кайткач гомере буена үзебезнең авыл халкына хезмәт итә. Анарга 61 ел дәвамында авырлыкларны җиңәргә әним ярдәм итә, безне — биш баланы -  үстерергә, югары белем бирергә, аякка бастырырга җиңел булмагандыр. Әтиебезнең якты истәлегенә тап төшермәскә тырышабыз.

Әниебез әле хәзер дә безне авырлыклардан курыкмаска, бирешмәскә өйрәтә. Без — оптимистлар!

 Рөстәм Әнәс улы НУРТДИНОВ.

Татар  Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1033

Один комментарий

  1. Балаларың сине хөрмәт итә. Оныкларың сине ярата Аларныкы » ӘББӘ мәммәм» диләр Шулай бит ул, гомер тиз үтә. Бакчадагы малан куагыдай Тармакланган нәсел агачың Әни, Әби, Әбекәчем булып Озак яшә, газиз әнкәем.