Теләк

news_27948Яши-яши бу дөньяда
Бер дә арымасам иде.
Кайгы күреп, күз яшьләрем
Җиргә таммаса иде.

Ялгыш кына тамганда да,
Гөрлэп янмаса иде.
И, гомерем,  минем арттан
Чүпләр калмаса иде.

Табигать  авыр  көрсенеп,
Сулыш алмаса иде.
Дәвамым булган сабыем
Мине аңласа иде.

Гафифә Газизнур кызы ХӘЙРЕТДИНОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1003

Комментирование запрещено