Егерме биш ел динебезгә һәм халкыбызга хезмәттә

news_104862020 елның 1 мартында Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла-Рамил хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМнең имамлык итә башлавына егерме биш ел тула. 

90нчы елларда Иске Ярмәктә ачылган яңа мәчет рәисе Мирсәет Вәлиәхмәтов тәкъдиме буенча Рамил (туу турындагы таныклыкта язылган исеме шулай аның) Кәримов үзенең тормышын динебез ислам белән бәйләргә ниятли һәм Гали авылы мәдрәсәсенә укырга керә.

Мәдрәсәне тәмамлаган егет туган авылы Иске Ярмәккә кайтып, мәзин вазифаларын башкаруга керешә. Ярты ел да узмый, карт имам авырып китә һәм мәхәллә Габдулланы хәзрәт итеп сайлый. Унсигез яше дә тулмаган Габдулла Мөхәммәткәрим Самар өлкәсендәге 24 мәхәллә муллалары арасында иң яшь имам булып китә. 

Яшьлегенә карамастан, яңа мәчетнең яңа хәзрәте эшкә җиң сызганып керешә. Ул дин гамәлләрен яхшы башкара, мәчеткә авыл картларын гына түгел, яшьләрне дә китерү өстендә бертуктаусыз эшли.   

1890 елда төзелгән, ә революциядән соң мәктәп булып хезмәт иткән мәчет бинасын сүтеп, хәзерге мәчет йортына күчереп салу да җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин Габдулла Мөхәммәткәрим бу ниятендә дә берүзе калмый, теләктәшләр таба һәм тиздән элеккеге мәчет диварлары эчендә якшәмбе мәдрәсәсе эшли башлый. 2007 елдан бирле Ярмәк балалары Казанда уздырылып килүче дини бәйгеләрендә катнашалар, еш кына призлы урыннар алып кайталар. Ә теләгән кеше Казан, Уфа шәһәрләренә, Биләр, Булгар музей-тыюлыкларына барып кайта ала. Бу чаралар да имам катнашыннан һәм оештыруыннан башка үтми, әлбәттә.    

Зиратны тәртиптә тотуны да үз өстенә алган ул. Халыктан акча җыеп, башта иске зиратка өстәп, яңа 5 гектар җиргә койма коела, ә тагын бер елдан соң бөтен зиратның да рәшәткәләре яңартыла, буяла. Шул ук вакытта борынгы каберлекләр корыган агачлардан, чүп-чардан арындырыла. Габдулла хәзрәт шимбә өмәләре оештырганда искеярмәклеләр үз туганнарының гына түгел, караучысыз калган каберлекләрне дә төзекләндереп торалар.  

Габдулла Мөхәммәткәрим фикердәшләре белән бергә авыл тирәсендәге каберлекләрне барлады. Мәсәлән, Юкәле тау өстендәге Изгеләр кабере өстенә истәлек ташы куелды, тирә-ягына агачлар утыртылды. Гүр ияләре тынычлап ятсыннар өчен, Сабантуй урыны Юкәле таудан башка җиргә күчерелде. Урман эчендә күмелгән Корбангали кабере дә хәзер һәркемгә билгеле. Ел саен аның янына бер төркем картлар барып дога укыйлар, каберлекне тиешенчә карап, чистартып китәләр.   

Габдулла Мөхәммәткәримнең тагын бер мавыгуы бар әле. Ул — Иске Ярмәк авылының тарихы һәм анда яшәүче кешеләрнең шәҗәрәләрен төзү. 1997 елда ук аның ярдәме белән авылның 260 еллыгына багышлап, “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган брошюра бастырылган иде. 2018 елда аның киңәйтелгән варианты да чыкты. Бу китапны язуда бөтен авыл катнашты, дип әйтергә була. Чөнки имам тырышлыгы белән һәркем үз нәселен, үз шәҗәрәсен барлаган, токымдагы иң танылган шәхесләр билгеләнгән, әзер материаллар Самарның Җәмигъ мәчетендә чыгып килүче “Сәләм” газетасында хәбәрче булып эшләүче Фәрит Ширияздановка тапшырылган иде. Фәрит әфәнде шул материалларны системага салды.

Габдулла хәзрәт мәчет эшләренә генә йомылып ятмый. Ул балалар өчен Сабантуйлар оештыруда актив катнаша. Хәзрәт - мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәхнә түгәрәге әйдаманнарының берсе.

DSC_0752555-051 Нагимулла-11 IMG_3096 1-DSC_1640iseHwLbWad4

KSF_6965IMG_20190331_130244

as30A4IUe1E

Юбилярны ихлас күңелдән тәбриклибез. Яшьли динебез юлына басып, аннан тайпылмыйча, Камышлы районы халкына ярдәмчел булып яшәүче Габдулла хәзрәткә киләчәктә дә изге эшләре белән күпләргә үрнәк, таяныч, киңәшче булып озак еллар яшәргә насыйп булсын иде. Аллаһы Тәгалә аңа корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте муафык кылсын иде. Хәерле хезмәт, эшчәнлегендә уңышлар юлдаш булсын.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте.

Просмотров: 1332

2 комментариев

  1. ​Очень хороший и позитивный человек! Да продлит Аллах дни его и жизни ! Настоящий священнослужитель

  2. Рамиль хазрэткэ исэнлек,кунел байлыгы, семья тынычлыгы.Сэйлэсэ сузе мэгьнэле,эшлэсэ эше дэрэжэле бетен яклап та килгэн.Зур унышлар сезгэ.