Аксакаллар әйтсә, хак әйтә: «Татар хатыннарының ирек даулавы — төп фаҗига»

MZH_0646Милли шурада татар аксакаллары белән тарихчылар очрашты. Максатлары: аксакаллар шурасы янында тарихчылар төркеме оештыру. «Татар-информ» хәбәрчесе утырышта әйтелгән төп фикерләрне туплады

Беренче коймак төерле була, диләр. Аксакалларның тарихчылар белән җыелуы да беренче коймак шикеллерәк булды. Утырышны дога белән башлап, дога белән тәмамладылар анысы, тик темадан читләшеп, төрле сүзләр сөйләүчеләр дә, җырлаучылар да, бер-берсенә каршы килеп, сүз көрәштереп алучылар да булды. Утырышның темасы исә — «татар тарихы, мәдәни мирасның милли аңны тәрбияләүдә роле». Ә аксакаллар шурасы янында оештырылган тарихчылар төркеменең координаторы итеп Айрат Фәйзрахмановны билгеләделәр.

«Татар — бер-берсенә ук атып яшәгән халык»

Утырышта сүзне беренче булып сәясәт белгече Индус Таһировка бирделәр. Индус Ризак улы башкаларны татарның тискәре сыйфатларына да игътибар итәргә өндәде.
— Татарның яхшы сыйфатлары күп. Татар — максатчан, эшчән, тарихта чарланган халык. Ләкин татарның тискәре сыйфатларына да тукталып китмәсәк, дөрес булмаячак. Татар — бер-берсенә ук атып яшәгән халык.

Хәзерге көндә ул ялгыз түгел, татарга ук атучылар көннән-көн арта бара. Телебезгә булган һөҗүмнәрне генә алыйк. Гаеплеләр бар. Әйе, дәүләт. Телебезне берәрсе яклап чыктымы? Шушы һөҗүм безгә бер нәрсәне аңлатты: татарны, үзеннән һәм Аллаһы Тәгаләдән башка, саклаучы юк.

1552 елдан соң да татарны тик ислам дине генә коткарып калган. Дин булмаса, татар күптән юкка чыккан иде инде. Чөнки, инде әйтеп үтүемчә, татарның тискәре сыйфатлары бар. Татар башкалар белән аралашырга ярата. Динсезләр кемгә өйләнә? Рус кызына. Алардан кем туа? Рус туа. Рус кына түгел, булачак поплар да туа. Андый кешеләрне дә беләбез. Милләтне дингә кайтару — беренче бурыч. Дин ныгый икән, без мәңге яшәячәкбез.
Утырышны алып баручы, аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов та «милләтне кайтару өчен, халыкны дин белән тәрбияләргә кирәк» дигән фикерен җиткерде.
— Без кешеләрне ислам белән тәрбияләргә тиеш. Нигә бүген демография мәсьәләсе кискен тора? Хатын-кызларыбыз бала тапмый. Нигә тапмый? Алар яулык япмый. Әгәр дә ул исламда булып, биш вакыт намазын укыса, ул аборт ясатырга да куркачак. Чечен халкы нигә төпле? Алар динне дә нык тота, биш вакыт намазын да укый. Милләтне саклап калыйк дисәк, ислам аша тәрбияләргә кирәк. Ул вакытта катнаш никахлар да булмаячак, — диде Рәүф Хәсәнов.
Милләтне саклап калыйк дисәк, ислам аша тәрбияләргә кирәк. Ул вакытта катнаш никахлар да булмаячак.

«Тарих турында иртәгә сөйләшербез, үлеп беткәч»

Тарихчы-археолог Альберт Борһановның «тарихны сөйләп кенә бер файда да юк безгә» дигән сүзләренә журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев каршы чыкты. «Тарих утырышында утырабыз, тарихка да кагыл», — диде. Альберт Борһанов аңа: «Тарих турында иртәгә сөйләшербез, үлеп беткәч», — дип җавап кайтарды.
— Без тарихны сөйлибез дә тарихны сөйлибез. Тарих сөйләп кенә безгә хәзер бер файда да булмый. Милләтне саклау, үстерү өчен аны алга алып барырга кирәк.

Беренчедән, санны сыйфатка әйләндерергә кирәк. Ягъни, демография мәсьәләсе. Хәзер бөтен җирдә дә һәр милләтнең күпме икәнен язып чыгалар. Милләтне үстерү өчен гаиләдә икедән артык бала булырга тиеш. Ике-өч булса, ул арту була. Бер-ике икән, димәк, ул кимү.

Башта сан дидек, аннары сыйфат. Беренчедән, ул өч баланы исән-имин генә үстерергә кирәк. Без гел татар кызларына әйтәбез: «Тыйнак бул, тегендә барма, монда барма», — дибез. Юк, бала киресенчә актив, конкурентлыкка сәләтле, креатив булырга тиеш. Яһүдләр шикелле.
Сыйфатның тагын бер билгесе: балалар милләт җанлы булырга тиеш. Рус кызларына өйләнүчеләр күп, нәтиҗәдә балары да рус булып туа инде. Бабайлар дөрес әйткән: «Миңа синең бабайларың кем булуы мөһим түгел, синең балаларың һәм оныкларың кем була — шунысы мөһим».
Аннары хәзер «милләт бетә» дип кычкыручылар күп. «Апа, син милләт бетмәсен өчен нәрсә эшләдең? Кычкырып йөрү генә җитә микән?» — дип сорыйм андыйлардан. Ул бит фаҗигане күрсәтү генә. Хәзер «безне башкорт басып ала» дип йөрибез. Татарстанда да, Башкортстанда да психология үзгәрде. Тик әле рус та бар бит. Бер яктан керәшеннәрне читкә этәрдек, хәзер себер татарлары да китәчәк, — диде ул.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев исә балаларга, иң беренче булып, татар тарихын өйрәтергә кирәк дигән фикердә.

 Татар кешесе булсын өчен, балага татар тарихын өйрәтергә кирәк. Безнең буынга ул юньләп эләкмәде. Без: «Бүген Горький, бүген Тургенев туган көн», — дибез дә йөрибез. Ә бит һәр көнне татар шәхесләре туган. Татар ханлыкларында булган вакыйгаларны да яктыртсак була. Милли календарьне булдырырга кирәк. Анда Әзһәр Шакировның туган көненнән алып Кол Галиләргә кадәр булырга тиеш.

«Халыкка чын дөресен сөйләгез!»

Дөрес, утырышның ямен тапмаучылар да булды. Тарихчы Фәйзелхак Ислаевфикеренчә, болай җыелып утыруның гына бер файдасы да юк.

— Мин, гомумән, мондый сөйләшүләрнең файдасы юк дип уйлыйм. Тарихи аңны формалаштыру өчен төрле институтлар булырга тиеш. Алар бар, тик юкка чыгып баралар. Мәгариф институтының гөрләп торган чагы бар иде. Ул республикада берәү генә иде. Менә шуны бүлделәр дә өч институт ясадылар.

Төп институт — мәгариф институты — бөтенләй хәлсез оешмага әйләнде. Тарих кафедрасы да юк инде анда. Заманында мин аны җитәкли идем. Һәр кеше үз урынында эшли ала иде, хәзер ул чикләнгән, ул юк. Нигә безнең телгә килеп бәйләнделәр? Чөнки министрлыкта безне яклый алырдай министр юк. Ул булса, мәктәпләр дә андый хәлгә калмый иде, — диде ул.
Аңа күп кенә аксакаллар каршы чыкты. РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакировисә андый кешеләргә «дөньяга аек күз белән карарга» киңәш итте. Дөресрәге, Әзһәр абый барлык кешене дә кайнар табада кыздырды дип әйтсәм дә, ялгышмам. Руслар әйтмешли, «прожарка» ясады.
— Институтны төзегәннәр дә, аннары аерганнар. Ни өчен? Институтларның дәрәҗәсен күтәрер өчен. Үзегезнең берәр тапкыр сораганыгыз булдымы? «Институтларны аердыгыз да, хәзер эшегез барамы соң?» — дип. Дөресен әйтүе, әлбәттә, авыр. Арттан сөйләп йөреп була ул.

Хәзерге көндә реклама һәм акчадан башка беркемгә бернинди аң кертә алмыйсың. Рекламаны да бер кайгысы булмаган татар аңларлык итеп эшләргә кирәк. Нигә сез дөньяга аек күз белән карамыйсыз? Халык бит сезне кабул итми! Сезнең уйлаган фикерләрегез кирәк түгел аларга! Аларның тормышы икенче. Татар бетәме аларга, юкмы. Шуңа күрә халыкның күзенә карап әйтергә, аңлатырга кирәк, акча түләргә кирәк.

Хәзер реклама һәм акчадан башка беркемгә бернинди аң кертә алмыйсың. Рекламаны да бер кайгысы булмаган татар аңларлык итеп эшләргә кирәк.
Әгәр дә монда утырып сөйләшкәнгә ышанмыйсың, монда әйтелгән фикерләрнең сиңа кирәге юк икән, димәк, алар халыкка да таралмый инде. Аксакаллар шурасы үз сүзен дә әйтә алмагач, кирәге бармы аның? Кемнән куркасыз сез хәзер? Ярар, монда яшьләр дә бар, мин аларны аңлыйм. Ә безгә, сиксәндәге кешегә нәрсә? Без нәрсә югалтабыз? Шуңа күрә, аксакаллар шурасын күтәрәсегез, эшегезне күрсәтәсегез килсә, халыкка чын дөресен сөйләгез, халык сезнең арттан иярерлек булсын, — диде ул ярсып.

«Татардан да, башкорттан да рус туа»

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов: «Татарның бөтен фаҗигасе хатыннарның ирек даулап йөрүендә», — дип әйтте.

— 2018 елда Дүшәмбедә булдым. Шунда татарлар турында сүз чыкты. Аларда бер гаиләгә биш бала туры килә, шуңа борчылалар. Ә бездә — ике. Шунда бер профессор торды да: «Сез татарның нигә таралуын беләсезме? — ди. — Элек татарлар күп булган. XX йөзгә чыкканнан соң, сезнең татар хатыннары ирек даулады. Ирек даулап йөри торгач, гаилә төзү дигән төп вазифаларыннан киттеләр. Менә сезнең төп фаҗигагыз шушында».

Аның сүзләрендә, әлбәттә, хаклык бар. Үз фикеремне әйтәм: хатын-кызга бәя биргән вакытта гаиләне, нәселне дәвам итүенә, балаларны тәрбияләвенә карарга кирәк. Хатын-кызга ул сәләтне Ходай Тәгалә биргән, аны ир-ат булдыра алмый. Ә без хәзер хатын-кызга «генераль директор», «лауреат», «профессор» дип бәя бирәбез.
Әдәбият галиме, профессор Тәлгать Галиуллин да «егерменче йөздә татарларны бетерү өчен тырыштылар» дигән фикерне хуплады. Филология фәннәре докторы шулай ук катнаш никах проблемасына да кагылып үтте.

— Татарга каршы эшләнелгән иң зур җинаять — ул 1917 елгы революция. Чөнки революциягә кадәр Россия эчендәге мануфактураның өчтән бер өлеше татарлар кулында иде. Безнең алтын приискалар, күп кенә бай сәүдәгәрләребез бар иде. Революциядән соң аларны юкка чыгардылар. Бу революция татарга каршы эшләнелде. Бүтән милләтләргә тимәде ул. Русны бары күтәрде генә, гомергә дәүләтләре булмаган кыргызларга да, казахларга да өлеш тиде. Ә татарларны кысканнан-кыса бардылар.

Элеккеге мәгариф министры: «Руслар өчен иң куркыныч халык татарлар иде. Наполеонга да каршы тордык, беренче һәм икенче Бөтендөнья сугышыннан да курыкмадык, без татарлардан курыктык. Без татарларны җиңә алмасак, руслар бетә иде», — дигән. Моны алар ачыктан-ачык язып чыктылар. Чыннан да, бу сүзләр дөрес булган.
Хәзер кабат кадимчелекне күтәрә башладылар. Чөнки кадимчеләрнең теориясе буенча татар кызлары кияүгә бары татар кешесенә генә чыгарга тиеш. Анда ата-ананың киңәше, димчеләр дә бар. Кадимчелек заманында беркайчан да катнаш никахлар булмаган. Әгәр татар кызы руска барса, аның турында бәет чыккан. Хәзер катнаш никахлар кырык проценттан артык. Алар арасында рус кына түгел, башкорты да, украины да бар. Ләкин нәтиҗә бер: балаларның барысы да рус.
Хәзер катнаш никахлар кырык проценттан артык. Алар арасында рус кына түгел, башкорты да, украины да бар. Ләкин нәтиҗә бер: балаларның барысы да рус.
Хатыйп Миңнегулов бу сүзләргә кушылып, Әнгам Әтнабаевның бер шигырь юлын искә төшерде: «Татардан да, башкорттан да, рус туа, ләбаса», — диде ул.

«Халыкны сәхнәдән тәрбияләргә кирәк»

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллинда катнашты. Тарихчы Дамир Исхаков сүзләренчә, аны юкка гына чакырып китермәгәннәр. Рамил Төхвәтуллин халыкка сәхнә аша тәэсир итү яклы булуын белдерде.

— Мәдәният, театр, концертлар милләт үсешенә көчле йогынты ясый. Хәзер безнең милли мәдәният аяныч хәлдә. Ә тамашачы көн саен театрга йөри. Шунда да тәрбияләргә кирәк кешене, турыдан-туры аралашып.

Совет чорында «сәхнә — ул трибуна», «сәхнә — милләтнең көзгесе» дип әйтәләр иде. Тик хәзер театрларны шәхси милек итеп кабул итеп, һәркем үз юлы белән китте. Халыкка тәэсир итү ягыннан театр — иң көчле чара. Безнең халык театрны ярата бит. Нинди генә спектакль булуына карамастан килә ул анда, кул чабып булса да утыра.
Хәзер бик аяныч вакыйгалар булып алды. Татар театрларында спектакльләрне рус телендә уйный башладылар. Мин бу мәсьәлә буенча министрлыкка хат юлладым. Ләкин ул үз мөнәсәбәтен белдермәде. Димәк, битарафлык күрсәтте.
Беренче һөҗүм милли мәгарифкә булды. Димәк, икенче һөҗүм милли мәдәнияткә булачак. Театрга хәзер болай да аркылы-торкылы сөйләшә, татарча белми торган балалар килә. Эстрада турында сүз дә юк. Сәхнәдә татар моңы юк. Мәдәни чараларны беренче урынга куярга кирәк. Шулар аша гына без халыкка тәэсир итә алабыз, — диде ул.

«Галимнәр күп, гыйлем ияләре аз»

Тарихчы Дамир Исхаков татар галимнәренең өйдә утыруларына үз фикерен белдерде.

— Безнең татар галимнәре күп. Бу утырышка гына да кырык галим килергә тиеш иде. Бакый Урманчы әйткән бит: «Галимнәр күп, гыйлем ияләре аз», — дип. Ул галимнәр берешәр генә сүз әйтсә дә, без дөньяны каплый алабыз. Галимнәрнең күбесе өйләрендә һәм бүлмәләрендә бикләнеп утыралар. Һәрберсенең эше бар, берсе дә эшсез утырмый. Китаплар чыгаралар, мәкаләләр язалар, ә гомуми әйберләр турында сүз әйтүче юк, — диде ул.

Энҗе ГАБДУЛЛИНА.

intertat.tatar

Просмотров: 891

Один комментарий

  1. Нам нужно обозначить кто мы.Тюрки,булгары,арабы.Мы всё смешали.Если татары то нужно ими быть,следовать доктрине Чингис хана,что все старательно обходят.Во времена Золотой орды приезжие арабы поражались тому что женщины активно участвовали в управлении государством наравне с мужчинами.На заседаниях находились рядом.Как же такие важные вопросы,решение которых напрямую зависит от женской половины обсуждаются без них?
    Класс! 1