В центральной мечети г.о.Сызрань прошёл День матери / Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗидендә Әниләр бәйрәме узды

yzNu7PQu1e01В центральной мечети г.о.Сызрань  с шакирдами  центра по изучению основ Ислама и татарской культуры «Путь в рай» при местной мусульманской религиозной организации «Сызранская Соборная мечеть» прошел праздник «День матери».

Праздник прошел в теплой атмосфере за чашкой чая.

Читали Коран, молились за мам, читали стихи и мунаджаты. Шакирды выразили огромную благодарность моей супруге Дании-абыстай за обучение Корану и основам Ислама.

Шакирды с гордостью  отметили, что они совсем недавно, буквально несколько месяцев назад, не знали ни одной арабской буквы, а сейчас, слава Аллаху, свободно читают Священный Коран. 

Почетной гостьей на празднике была ветеран Великой Отечественной войны  Сагадят Авхадиевна Султанова. Она рассказала о тяжелых днях войны, прочитала стихи и мунаджаты.

Также она показала свои ручные поделки. Ведь она у нас еще и искусная рукодельница. Мастерит различные куклы в национальных костюмах, птиц и животных.

В ближайшее время планируем открыть кружок рукоделья для всех желающих совместно с Сагадят Авхадиевной. Инша Аллаһ! 

В заключение Сагадят Авхадиевна поблагодарила меня и мою супругу Данию-абыстай за большой вклад в развитие Ислама и татарской нации, а также постоянное внимание и уважение к ней.

Ильгизар-хазрат САГДЕЕВ, главный имам Соборной мечети города Сызрань.

***

Сызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗидендә «Сызран Җәмигъ мәсҗиде» җирле мөселман дини оешмасы каршындагы «Җәннәт юлы» исемендәге Ислам дине нигезләрен һәм татар мәдәниятен өйрәнү үзәгенең 2-3 сыйныф шәкертләре «Әниләр көне» бәйрәме үткәделәр.

Бәйрәм бик күңелле һәм җылы узды. Чәй өстәле артында Коръән укып, әниләргә догалар кылып, мөнәҗәтләр һәм шигырьләр укып үтте.

Шәкертләрнең остазлары — минем хәләл җефетем Дания абыстай Сәгъдигә бик күп рахмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Бәйрәмнең кадерле кунагы булып сугыш ветераны Сәгадәт әби Солтан килгән иде. Ул сугыш еллары турында дулкынланып-дулкынланып сөйләде, мөнәҗәтләр әйтте.

Сәгадәт әбиебез әле — кул остасы да. Үз кулы белән төрле-төрле милли киемле курчаклар, панолар, кошлар һәм башкаларны ясый. Берничәсен күрсәтергә алып килгән иде. 

Ул әле мәсҗидебездә «Алтын кул» түгәрәген оештырып та мәтәшә. Без аңа ярдәм итәбез.

Соңыннан Сәгадәт әбиебез динебезгә һәм милләтебезгә бик күп уңышлы хезмәтләр кылган өчен, һәрвакыт аны хөрмәтләгән өчен миңа, Дания абыстайга олуг рәхмәтләрен белдерде һәм изге догаларын багышлады.

yzNu7PQu1e0134BZT2aAZFo1

ONVPMPXti6811

Сызран шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.

Просмотров: 785

Комментирование запрещено