«Сорагыз, кызлар!» — хәзрәтләр күп хатынлылык, мәһәр һәм димчелек турында

AI3I5478Икенче хатын алырга уйласаң, беренчесенең теләге истә тотыламы? Мәчеттә ничек дөрес итеп фотога төшәргә? Кыз кешегә мәһәрне күпме сорарга? Тамадалар никах үткәрү тәртибен беләме? Мәрҗани мәчетендә оештырылган «Безнең никах» очрашуында дин әһелләре шушы сорауларга җавап бирде.

Мәрҗани мәчетендә Рәҗәп аенда Рәгаиб кичәсе, ягъни Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әнисе белән әтисенең никахлашкан көннәре уңаеннан «Безнең никах» исемле мәҗлес уздырдылар. Түгәрәк түгел, озынча формадагы өстәлне тутырып яшь кызлар утыра. Табын янында шулай ук мөселман бәйрәмнәрен алып баручылар, егетләр дә бар иде.

Кызлар да, егетләр дә, абыйлар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Дин әһелләре һәм алып баручылар аларга җавап бирде. Менә шундый матур мәҗлес. Кирәкме? Әлбәттә, әйе. Чөнки никах укыту хәзер бик популярлашып китте. Дөньяви туй ясамаса ясамыйлар, никахны туйдан да зуррак итеп үткәрәләр бит хәзер.

«Сорагыз, кызлар!»

«Сорагыз, кызлар!» Бу сүзне мәҗлес дәвамында күп ишеттем. Яшь кызлар бу сүзләрдән бераз кыенсынып куйды. Әлбәттә, ир-аттан нәрсәне дә булса сорар өчен шундый тәрбия алу да кирәк. Сүз әлеге дә баягы мәһәр турында бара, җәмәгать. «Заманасы шундый, кызлар бернәрсәдән дә оялмый хәзер», — дип фикерләүчеләр бар. Минемчә, татарлык безнең канга сенгән. Нинди генә дөньяви кеше булсаң да, гореф-гадәт дигән нәрсә кайчан да булса калкып чыгачак. Монда да шул ук хәл, татар кызы барыбер дә тыйнак була ул.

Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: «Мәһәр сорау — хатын-кыз сатулаша ала торган бердәнбер мөмкинлек», — дип әйтте.

— Ислам динендә никах сөннәт гамәлгә керә. Никахны кыз кеше мәһәргә разый булгач укыйлар. Никах укытуның шартлары бар: 18 яше тулган булсын, акылга зәгыйфь булмасын, иманлы булсын, мәһәр булсын, шаһитлар булсын. Шул вакытта гына никах укыла.

Мәһәр сораганда сез сатулаша аласыз. Бу кызлар өчен бердәнбер мөмкинлек. Чөнки өйләнәсе килсә, барыбер өйләнә ул сиңа.

Алка гына сорап калмагыз, зуррак әйбер сорагыз. Аннары хәзрәт котыртты дип әйтмәгез тагын.

 

Алка гына сорап калмагыз, зуррак әйбер сорагыз. Аннары хәзрәт котыртты дип әйтмәгез тагын. Шәригать тә шулай куша, ул да хатын-кызларны олылый. Сез: «Миңа мәһәргә шуны-шуны бирмәсәң, мин сиңа кияүгә чыкмыйм», — дия аласыз. Тик артыгын кыланып ташламагыз. «Ярар, бүтәнгә барырмын», — диючеләр дә бар бит, Алла Сакласын. Әгәр аерылыша калсагыз, уртак байлык бүленә, ә мәһәр бүленми икәнен дә истә тотыгыз.

Төркиядә өйләнмәгән егетләрдән: «Нигә өйләнмисез?» — дип сорый идем. Алар: «Хәзрәт, өйләнер өчен өч ачкыч кирәк. Берсе — фатирдан, икенчесе — машинадан, өченчесе — банктагы сейфтан», — диделәр. Өч ачкычың булса, димәк, син лаеклы кияү, — дип аңлатып үтте Мансур хәзрәт.

Мәһәр турында хәләл мәҗлесләр алып баручы Марсель Әхмәдуллин да үз фикерен белдерде. Ул үз хатынына йөзек алып биргән, тик аның бәясе мәһәрнең минималь бәясеннән артык булган. Ул минималь бәядән арзанрак булган мәһәр бирүче егетләрне 180 градуска борып җибәрергә кушты. Хәзер мәһәрнең минималь бәясе — биш мең сум.

— Иң матур мәһәр дип хаҗга юллама сорауларын әйтер идем. Шәригатьтә андый мөмкинлек бар. Бер төре — ниндидер бер вакыт аралыгында үтәләчәк шартлы мәһәр, ягъни ул аны Хаҗга алып барырга тиеш була. Икенчесе — матди, хәзер үк бирә ала торган мәһәр.

Кызлар, Хаҗ булмаса да, зуррак мәһәрләр сорагыз. Зуррак әйбер кадерлерәк була. Мисырда мәһәрнең күләме 180 мең. Ә уртача хезмәт хакы — 10 мең. Бөтен туганнары җыелып, аңа мәһәр туплый. Шуннан соң егет аерылып кына карасын! Туганнары бәреп үтерә аны, — дип көлде ул.

«Асыл товарның бәясе зуррак була»

Җырчы, хәләл мәҗлесләр алып баручы Динә Латыйпова да: «Үз бәягезне белегез, кызлар!» — дип, кыз балалар үстергән әни буларак, киңәшләрен бирде.

— Мин ике кызның әнисе, өч ир баланың әбисе буларак, шуны әйтәм: сорагыз! Әмма бәягезне белегез. Асыл товарның һәрвакытта да бәясе зуррак була. Кыйммәт товарны ничек кенә булса да алырга тырышачаклар. Сорап була ул, әгәр син сораган бәяңә тормасаң, сине алучының күңеле кайтырга мөмкин.

Оялмагыз, кызлар! Хәзер ирләр аз, үзләре оялчан. Хатын-кыз үз бәхетенә юлны үзе яра. Безне беркайчан да сорарга өйрәтмәделәр, тыйнак булыгыз, диделәр. Шуңа күрә без үз бәябезне дә белмәдек.

Дөресен әйтәм, мин мәһәргә бернәрсә дә сорамадым. Чөнки безнең өчен иң мөһиме мәхәббәт иде. «Яратам» дигәнгә ышандым. Мине сорарга ике килограмм «Ласточка» дигән конфет алып килгәннәр иде. Хәзерге акылым булса да, Төркиядәге кебек өч ачкыч сорамас идем, тыйнаклыгым барыбер үзенекен итәр иде. Әмма үз бәямне белер идем, — диде ул.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: «Хатын-кыз помидор кебек»

Никах укуның үз тәртипләре була. Шул исәптән мулла да яшьләргә күпмедер мәгълүмат бирергә тиеш. Мансур хәзрәт тә яшьләргә никахның җыелып дога уку гына түгел икәнлеген аңлатырга тырышты.

— Мәчеттә никах укылмый иде. Бер заман миннән: «Хәзрәт, никах кына укып җибәрегез әле, мәҗлес җыймыйча гына», — дип сорадылар. Ярар, укыдык. Аннары кабат килделәр: «Хәзрәт, никах укыгач, чәй эчеп булса да алыйк инде», — диделәр. Ярар, чәй әзерләдек. Аннары: «Хәзрәт, мәҗлес тә оештырыйк инде», — дип әйттеләр. Ярар, шулай иттек. Һәм бу гадәткә кереп китте. Хәзер мәчетләребездә никах үткәрү өчен аерым бүлмәләр, заллар ясалды, никах студияләре ачып җибәрделәр. Барысы да кеше килсен дип эшләнелде.

Чөнки никах — ул бик мөһим нәрсә. Мулла килеп, бер дога укыды да бетте түгел. Минем күргән бар андый никах мәҗлесләрен. Мулла: «Тәк, җыелыштык, ыхы. Исемнәрегез ничек, ыхы? Улым, син хатыныңның әти-әнисенә ничек эндәшәчәксең? Кызым, син? Әһә, аңлашылды. Ярар, булды, Аллаһы Әкбәр», — диде дә, никах укып та куйды. Бернәрсә дә аңлатмады, сөйләмәде. Ә ул вакытта яшьләр имамның нәрсә әйткәнен йотлыгып тыңлап утыра.

Иң беренче чиратта, ир хакын, хатын хакын аңлатырга кирәк. Ир кеше: «Өйдә кем хуҗа?» — дип, өстәл төеп торырга гына тиеш түгел. Ирнең чын ир икәнлеген күрсәтүче әйбер ул түгел. Ир кеше хатынын, гаиләсен торак, азык-төлек, кием һәм башкалар белән тәэмин итәргә тиеш. Ягъни, бөтен матди як ир өстендә булырга тиеш. Әгәр дә ул тәэмин итә ала икән, менә ул чын «мужик»! Әгәр юк икән, нинди ир булсын соң ул?! Никахтан соң бу шартларны үтәмәсә, ир-атка оят булырга тиеш.

Хатын-кыз помидор кебек бит ул. Яз көне помидорны башта тәрәзә төбендә үстерәләр. Аннары гына тышка чыгарып утырталар. Тышка чыгаргач, ул шундый хәлсезләнә. Аңа су сибәләр, ашлама кертәләр, җилдән ышыклыйлар, кояштан саклыйлар. Шуннан ул ныгып үсеп китә, помидорлана башлый.

Ир заты да хатын-кызны шулай карарга тиеш. Кыз бала ул башта өйдә, җылыда үскән үсенте кебек. Әти-әниләре аларны «өф-өф» итеп, «кызым» дип кенә тора да, кияүгә бирә. Кыз кеше икенче дөньяга чыга, моңсуланып кала. Әгәр дә ире аңа кирәк булган бар нәрсәне дә бирсә, кыз «чәчәк атачак», җимешләр дә китерәчәк. Менә бу гаилә! Менә бу чын ир!» — дип аңлатты Мансур хәзрәт.

Икенче хатынны каян эзләргә?

Күпхатынлылык темасына да кагылмый булмады. Урта яшьләрдәге бер абый, бәлки шаяртып, бәлки чынлап: «Хәзрәт, әгәр дә икенче хатын аласым килсә, кызларны каян табыйм икән?» — дип сорады. Яшь кызларның күңеленә бу сүзләр ук булып кадалгандыр инде, шәхсән миңа, әйе. Дини карашларга каршы киләсем килми, тик 18 яшьлек кызлар кырында бу сүзләр ямьсез, русча әйткәндә, «пошло» яңгырады.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов аңа: «Монда ирләр генә булса, шунда ук җавап бирер идем», — диде.

— Әхмәт Зәки хәзрәт бу сорауга төгәл итеп җавап бирә иде: «Аллаһы Тәгалә сиңа рөхсәт биргән бит инде. Коръән Кәримдә «Нисра» сүрәсендә язылган бит! Өйләнегез! Икегә, өчкә, дүрткә». Әгәр дә барысына да тигез итеп карасагыз, гадел булсагыз, өйләнегез. Әгәр дә син гадел түгел икән, сиңа берәү дә җитә. Хатыннарыңа син бөтен нәрсәне дә бертөрле алырга тиеш: яулыгын да, шампунен дә, сабынын да! Ир кеше үзенең ир икәнлеген матди яктан гына түгел, физик яктан да исбат итәргә тиеш.

Әгәр дә бөтен хатыннарыгызга да тигез итеп карасагыз, гадел булсагыз, берничә тапкыр өйләнегез. Әгәр дә син гадел түгел икән, сиңа берәү дә җитә. Хатыннарыңа син бөтен нәрсәне дә бертөрле алырга тиеш: яулыгын да, шампунен дә, сабынын да! Ир кеше үзенең ир икәнлеген матди яктан гына түгел, физик яктан да исбат итәргә тиеш.

Төрле хәлләр була. Менә дүрт хатыны бар, ди. Тик дүртесе дә, нишләптер, «не то». Пәйгәмбәр бу турыда: «Шул чакта сәбәпне үзеңнән эзлә», — дигән. Дүрт хатынның берсе дә ярамасын инде…

Соңгы арада минем янга күп егетләр, ир-атлар килә. Болары инде үзләренә икенче хатын эзлиләр. Өченче хатын эзләүчеләр күп түгел. Шулай ук икенче хатын булып барырга әзер кызлар да күп. Ирләре үлеп, итәк тулы бала белән калучылар да бар. Тегендә дә бара алмый, монда да, балага да бит әти кирәк. Нәрсә эшләсен соң ул хатын?

Мөслимнең имам-мөхтәсибе юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. Аның хатыны алты малай белән тол калды. Бер хатынга алты малайны каравы ничек авыр! Андый кешеләр икенче генә түгел, өченче булып барырга да әзер. Аллаһы Тәгалә язмасын инде, — диде ул.

Мансур хәзрәткә кызларның берсе: «Икенче хатын алганда, беренче хатынның риза булу-булмавы мөһимме?» — дип сорады. Хәзрәт аңа:

— Никах — ул вәгъдәләшү. Әгәр дә никах алдыннан егет: «Мәңгегә синең белән, синнән башка хатын алмыйм, син генә миңа кирәк», — дип вәгъдә бирә икән, икенче хатын аласы килсә, ул аннан: «Икенче хатын аласы килә, рөхсәт бирәсеңме?» — дип сорарга тиеш. Вәгъдә — иман, вәгъдәңнән кайту — иманыңны югалту. Вәгъдә бирми икән, ул аңа «Коръәндә ярый дип язылган» дип әйтә ала, — дип җавап бирде.

Ансар хәзрәт Мифтяхов: «Мәчеттә чишенеп фотога төшәргә теләүчеләр бар»

Мәрҗани мәчетенең имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов хәләл һәм хәрәм туй алып баручы тамадалар, мәчеттә фотога төшү тәртибе турында сөйләде.

— Хәзер хәләл туйлар популяр. Хәләл дигәнгә өстәлдәге ризыклар гына керми. Әйтик, мәҗлестә уйнатылган уеннар дингә хилафлык китерергә тиеш түгел. Мисал өчен, кеше каршысында иреннәрне тидерергә кушалар.

Аннары аукцион уйнаталар. Яшьләргә ярдәм булыр дип, кечкенә бер әйберне кыйммәт бәягә саталар. Моны шәригать рөхсәт итми, чөнки һәр әйбернең үз бәясе бар. Димәк, җыелган акча да хәләл юл белән кермәгән.

Башта хәләл, аннары хәрәм туй алып баручы тамадалар күп. Аларга эшләмә дип әйтеп булмый. Ул һәр кешенең үзеннән тора. Тик бу әйбер шәригать буенча килешә торган гамәл түгел. Хәләл туйда ул: «Әйдәгез, бисмилладан башлыйк», — дисә, хәрәм туйда: «Әйдәгез, яшьләр хөрмәтенә берне тотып куйыйк», — дип әйтә. Аннары бер көнне төренеп бетеп, никах туен алып бара да, икенче көнне ярымшәрә килеш хәрәм туйга күчә. Халык моны күрә бит. Бу дингә генә түгел, милләткә килешә торган гамәл түгел.

— Мәчет эчендә шау-гөр килеп, туй оештыру дөрес гамәлме?

— Башка мәчетләр турында әйтә алмыйм. Безнең Мәрҗани мәчете эчендәге залларда никахлар музыкасыз гына алып барыла. Бернинди җыр да, микрофон да юк. Каты музыка тавышы башка залларда намазга комачау итәргә мөмкин. Шуңа күрә микрофон белән сөйләп, җырлап булсын өчен, мәчетнең каршысында аерым зал оештырдык.

Безнең берничә билгеләнгән алып баручыбыз бар. Аларны яшьләргә тәкъдим итәбез. Әгәр дә яшьләр башка алып баручы булуын тели икән, ул алып баручы белән мин сөйләшәм. Ул миңа программасын күрсәтә. Әгәр дә ул шәригатькә туры килә икән, ул безнең мәчеткә килеп эшли ала. Әгәр дә туры килми икән, аны мәчеткә кертә алмыйм.

— Мәчеттә фотога төшү тәртипләрен әйтеп үтегез әле.

— Үзебезнең фотографларыбыз да бар. Алар дини яктан нәрсә яравын, нәрсә ярамавын беләләр. Ә башка фотографлар кереп, мендәр өстенә бастырып, яткырып, кочаклаштырып, үбештереп, яулыкларын салдырып, Коръән китаплары тоттырып төшерергә мөмкиннәр. Андыйларны күргәнем булды. Коръән китабын тәһарәтсез тотарга да ярамый. Шуңа күрә ул фотографларга без әйтәбез: әгәр дә шәригать буенча төшермисез икән, безнең фотографлар гына төшерәчәк. Безнең фотографлар яшьләрнең чишенәсе килсә дә чишендермәячәк, — диде Ансар хәзрәт.

Тамада мәктәбе, димчеләр һәм яшьләр җыены

Әлеге мәҗлестә берничә яңа фикер дә яңгырады. Беренчесен җырчы, хәләл мәҗлесләр алып баручы Ильяс Халиков тәкъдим итте. Ул — хәләл туйлар алып баручы тамадалар өчен курслар ачу. Курсны тәмамлаган кеше хәләл мәҗлесләрне алып барырга ризалык биргән сертификат ала.

Икенче идея — димчелек институты. Монысын Марсель Әхмәдуллин тәкъдим итте. Аныңча: «Бездә яучылар институты җитми. Элек яучылар бөтен кешене дә белгән. Моның социаль статусы мондый, ә аныкы тегенди, моның дөньяга карашы шундый, моныкы да шундый. Димәк, болар туры килә дип, алар яшьләрне кавыштырып куйган. Безгә хәзер шул җитми».

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов исә яшьләргә җыелып, чаралар үткәрергә тәкъдим итте. «Рәсми рәвештә әйтәм: моның өчен Мәрҗани мәчетендә бөтен шартлар да тудырылачак. Кирәк булса, кухнясын да табам, җыелыгыз гына. Җаныгыз нәрсә тели, шуны эшләгез. Мин яшьләрнең берләшүен, аралашуын телим», — диде ул.

Минемчә, «Безнең никах» мәҗлесе яшьләргә бик тә файдалы мәйданчык булды. Мансур хәзрәт әйткәнчә, барлык кешеләргә дә үз парларын табып, бәхетле никахта озын-озак яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Энҗе ГАБДУЛЛИНА.

Просмотров: 838

Комментирование запрещено