Сокланмыйча сиңа, әнием, мөмкин түгел…

IFL23kiJKT811

Яңа Ярмәктә яшәүче Рәхимова  Әлфия Кәрим кызына 60 яшь тула.

Әниебез Әлфия – көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел кеше. Мин аның белән сокланам һәм горурланам.

Тумышы белән ул Аксубай районы Азат авылыннан. Кәрим бабай белән Сания әбине куандырып, кызлары Әлфия язның иң матур көнендә – 8 мартта дөньяга аваз сала.

Гаиләдә алар җиде бала үсәләр. Рөстәм абый белән Рәис абый инде гүр ияләре, урыннары оҗмахта булсын. Ә Гөльфия, Зөлфия, Фәүзия һәм Альфинур апалар бүген үз гаиләләре белән гомер итәләр.

Әти-әниләренә ярдәм итү теләге белән әниебез 8 сыйныфтан соң ук фермага сыер савучы булып эшкә керә, укуын да ташламый, кичке мәктәпкә йөреп, урта белем ала. Ә кулына аттестат алуга иптәш кызлары белән Куйбышевка китеп, ике елга якын Тарасов заводына эшләп ала.

…1978 елда әнинең икетуган сеңелесе Асия апа Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы егетә кияүгә чыга. Әрчи кызы булып кунакка кайткан әниебез дә шул туйда насыйп ярын таба. Бу Асия апаның иренең бертуганы Фәрит була.

Ярмәк егете кызның күңелен бик тиз яулый. Әлфия сеңелесенә кунакка кайткан саен яшьләр очрашып, күрешеп торалар. Ике арада мәхәббәт ялкыны кабына, мөнәсәбәтләр дә җитдиләнә. Ә 1979 елның 7 апреленда Яңа Ярмәктә гөрләтеп туй уйныйлар. Шулай итеп, ике сеңел бер гаиләгә килен булып төшәләр.

Әти белән әни йорт салып, башка чыгалар, үз хуҗалыклары белән яши башлыйлар. Әни фермада сыер сава, әтиебез колхозда тракторчы, урып-җыю вакытларында комбайнчы булып эшли. Гаиләгә ямь өстәп, бер-бер артлы дүрт балалары туа. Тик, кызганычка, Миләүшә белән Илнар бала чакта ук  фаҗигале улемнәр белән бакыйлыкка күчәләр (урыннары оҗмахта булсын). Йөрәк парәңне җир куенына илтеп кую бик ансат булмый. Бу авыр кайгыны әти-әни ничек кичергәннәрдер, белмим. Ничек булса да бер-берсенә терәк булып, яшәүгә көч тапканнар.

Тик аларга бергә картаерга насыйп булмый.  Көтмәгәндә әтиебез дә вафат була. Әниебез берялгызы уллары Айрат белән Рамилне укытып, башлы-күзле итә.

Аның рухи көченә, сабырлыгына, уңганлыгына хәйран калам. Инде лаеклы ялда (ул хезмәт ветераны, гомуми эш стажы — 41 ел) булса да, мәктәптә җыештыручы булып эшләп йөри.

Тора-бара әниебезнең шәхси тормышы да җайланды. Бүген аның биш оныгы – биш шатлыгы үсеп килә. Тол калган авылдашыбыз Илдус абый белән гаилә корып, 15 ел инде матур гомер кичерәләр. Алар берсен-берсе хөрмәт итеп, ике якның да балаларын тигез күреп яшиләр.

Әниебез ачык йөзле. Кем килсә дә елмаеп каршы ала, сый-хөрмәт күрсәтә. Ә ашлары, бәлешләре – телеңне йотарлык! Бу инде җан җылысы кушып пешергәнгә генә шулайдыр.

8 мартта әниебезгә 60 яшь тула. Әни, гомер бәйрәмең белән сине! Озын гомер, корычтай исәнлек, гаилә бәхете телибез. Балаларың һәм оныкларын бары игелек һәм шатлыклар гына китерсен.

Без сине яратабыз!
Сиңа телибез шатлыкның
Йөрәктәй сыймастай зурысын
Саулыкның имәндәй ныклысын
Бәхетнең тик бары тулысын
Рәхмәтеннән ходай ташламасын
Дөньяларда күр син савабын
Тоеп яшә гомерендә
Күңел назын һәрбер балаңнын
Амин!

IFL23kiJKT811

Кызың Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

 

 

Просмотров: 968

Один комментарий

  1. Поздравляем Вас! Здоровья крепкого и всех благ!