Руслан Айсин: «Халык санын алу — статистик кампания гына түгел, ул — сәяси кампания»

EB8003B3-72E3-4041-B7BF-23B55AF3741B«Яңа гасыр» телеканалында бара торган «Ком сәгате» тапшыруында сәясәт белгече Руслан Айсин яңгыраткан җиде кызыклы фикер.

«Татарга аңлы сәяси элита җитми»

Көчсез хәлгә төшмәс өчен бездә көчле элита булырга тиеш. Татарга аңлы сәяси элита җитми. Элита бездә бар, тик кызганыч, фәлсәфи карашлы элита әле формалашмаган.

 

Тел, мәгариф өлкәләрендә дә үзебезне чикләмәскә тиешбез. Гаяз Исхакый: «Мәгариф — бәйсезлеккә беренче адым», — дип әйтеп калдырган. Безнең өчен эчке бәйсезлек алдагы планда булырга тиеш. Кызганыч, төрки халыклар бик хисле, алар башта эш итәләр, соңыннан уйлыйлар.

«Татарларның тарихи ватанда яшәве зур әһәмияткә ия»

Татарларның тарихи ватанда яшәве зур әһәмияткә ия. Татарстан көчле булганда гына читтә яшәүче милләттәшләребез дә көчле һәм, киресенчә, милләттәшләр көчле булганда, Татарстан көчле.

Узган халык санын алу кампанияләрендә татарларны төрле төркемгә бүлделәр. Россиядә башка бер халыкны да алай бүлмиләр. Безнең көчле булуны беләләр, ә бүленгәнне бүре ашар, диләр. Татарстанда халык саны кими икән, Мәскәү тарафыннан: «Татарлар саны аз булгач, республиканың исеме дә булмаска тиеш», — дигән фараз булачак. Безне үтермәгән әйбер безне көчлерәк итә.

«Без Кытайның кыйммәтләр системасын кабул итә алмыйбыз»

Хәзерге вакытта Кытай үзенең кыйммәтләр системасын, цифрлы бюрократияне безгә тагарга тели, тик ул Россиягә хас әйбер түгел. Без Кытайның кыйммәтләр системасын кабул итә алмыйбыз. Россия төркиләргә таянса, бу аянычка каршы тора алачакбыз.

Коронавирус чыгу да Кытай өчен бер кисәтү сигналы булып тора. Коръәндә дә әйтелгән: «Сезгә кадәр бөек цивилизацияләр бар иде. Кайда соң алар хәзер?» Кытайны да зур диләр, тик бер вирус аның бар көчен, куәтен юкка чыгарды.

«Шәһәрдә милли структура булдыру өчен авылларга таянырга кирәк»

Казан һәм Чаллыдан кала башка шәһәрләрдә милли структура тулаем рәвештә әле булдырылмаган. Милли структура булмаса, мәдәниятебезне югалтырга мөмкинбез. Аны булдыру өчен авылларга таянырга кирәк, авыл — татарның чишмә башы. Шул ук вакытта авыллар бетеп бара, ул — табигый процесс.

Авылларны саклап калсак һәм шәһәрдә милли структура булдырсак, баланс сакланачак. Россия киңлегенә күз салсак, рус авыллары җимерелеп килә, ә татар авыллары төзек булып яши әле.

«Югары идея халыкны магнит кебек җыячак»

Югары максатны халыкка яңгыратсак, берләшү механизмы шунда ук эшләп китәчәк. Югары идея энергиясе көчле халыкны магнит кебек җыячак.

Максатка ирешү планын булдыруда сәяси элита беренче рәткә чыгарга тиеш. «Максат», «бердәмлек», «элита» төшенчәләре барысы да бер орбита тирәсендә әйләнә.

«Татарда тар белгечләр күп, тик киң фикерләүче шәхесләр җитми»

Татарстанның үсеш стратегиясе төзү бик катлаулы процесс булып чыкты һәм безнең күп кенә нечкәлекләрне өскә чыгарды. Татарда тар белгечләр күп, тик киң фикерләүче шәхесләр җитми. Стратегияне яза алырлык ун кеше дә табылмады.

Президентыбыз 2018 елда бу максатны үз юлламасында яңгыратты һәм удмуртлар, чувашлар, марилар үз стратегияләрен яза башладылар, димәк, импульс барыбер татардан чыга. Кызганыч, татар эшен ахырына җиткерә алмый, максатка җиткәнче янып бетә.

«Халык санын алу һәрвакыт татарның башына төшә»

Мәскәү татарның хәлен гел күзәтеп тора. Без көчсезләнәбез икән, шул ук вакытта безгә сәяси җавап килә, шуның өчен безгә сак булырга кирәк. Мәсәлән, махсус тикшерүче органнар татар мәктәпләрен һәрвакыт киеренкелектә тота. Ул юктан гына түгел, ә махсус стратегия алып барыла.

Халык санын алу вакытында аңсыз рәвештә үзебезне болгар, мишәр итеп яздырсак, татар көчсезләнә һәм тагын җавап киләчәк. Халык санын алу статистик кампания гына түгел, ул — сәяси кампания һәм һәрвакыт татарның башына төшә. Без һәрбер адымны уйлап, акыллы җавап кайтарырга, сәяси милләт булуыбызны күрсәтергә тиешбез.

Гөлүзә ИБРАГИМОВА.

intertat.tatar

Просмотров: 788

Комментирование запрещено