Атнакич Самараның опера һәм балет театрында губернатор Дмитрий Азаров өлкә хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән котлады. Залда, башлыча, иң матур киемнәрен киеп килгән хатын-кызлар — табиблар һәм укытучылар, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре һәм мәдәният-сәнгать эшлеклеләре, күп балалы аналар һәм сугыш вакытында тылда эшләгән хезмәт ветераннары утырган.
- «Хатын-кыз — мәхәббәт, яз, яшьлек һәм нәфислек алиһәсе генә түгел, ул гаилә учагын саклаучы һәм яклаучы да, хезмәт батыры да. Бүген хатын-кыз эшләмәгән, уңышларга ирешмәгән өлкәләр юктыр да. Иң җаваплы эшләрдә дә алар югары профессионализм, куйган максатларына ирешүчәнлек күрсәтәләр, кыен хәлләр килеп чыкканда, аннан чыгу юлларын табалар.
Бөек Ватан сугышы вакытында тылда эшләгән хатын-кызларны губернатор аерым билгеләп үтте. «Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыгыгыз, риясыз хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез, гомумән, Җир шарында тормышны саклап калдыгыз. Бүген инде яңа буын кешеләре илебез мәнфәгатьләрен яклый, тынычлык сагына баса», — дип билгеләп үтте губернатор һәм ветераннарга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырды. Зал аларны басып алкышлады.
Дмитрий Азаров илдә һәм Самара өлкәсендә гаилә кыйммәтләрен саклауга, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә, аналарны һәм балаларны яклауга зур әһәмият бирелә, дип белдерде. Президент инициативасы белән яшь буын кешеләренең сәламәтлеген саклау, аң-белемнәрен арттыру, спорт һәм мәдәният белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар булдыру, тормыш шартларын яхшырту буенча милли проектлар эшләп чыгарыла һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырылып килә, дип сөйләде.
Эшләрендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларга губернатор хөкүмәт бүләкләре тапшырганда сәхнәдән күп еллар Камышлы районының Байтуган авылында фельдшер-акушер булып эшләгән Нурания Минсәхи кызы Абзалованың исеме дә яңгырады. Аңа Самара өлкәсендә сәламәтлек саклауга керткән хезмәте өчен «Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме бирелде. Нурания ханым иҗтимагый эш белән дә күп шөгыльләнә, безнең «Бердәмлек» газетасына хәбәрләр дә язарга өлгерә, Сәләй Вагыйзовның Әлифба музеен булдыру һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү өчен дә күп көч куя. Без Нурания ханым белән горурланабыз һәм киләчәктә дә шундый ук актив, эшчән булуын телибез.
Котлаулар тәмамлангач, залдагы һәр хатын-кызга чәчәкләр, бүләкләр өләшенде һәм бик зур зәвык белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Сәхнәгә чыккан абруйлы солистлар арасында Рөстәм Әхмәтов тә бар иде. Опера һәм балет театры сәхнәсендә «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең алыштыргысыз җырчысы Искәндәр Әхмәтовның улын ишетү, залда утырган татарларның күңеленә бигрәк тә хуш килеп, иң зур бүләк булды.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 824