Хатыны тәмле ризыклар пешереп, эштән кайтуын көтсә, өйгә керүенә балалары сырып алып: “Әти, көнең ничек үтте?” – дип сораса, ир-ат өчен шуннан да зур бәхет бармы икән? Аллага шөкер, мин үзем шул бәхетлеләр арасында. Җәмәгатем Эльвира һәм кызларым Регина белән Зарина — тормышымның иң матур бизәкләре.
Хатыным белән икебез дә Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районының Иске Колшәрип авылыннан. Өйләнешкәч тә Самарага килеп урнаштык һәм менә 29 ел инде матур, тату гомер кичерәбез. Мин — Кузнецов исемендәге завод эшчесе, ә хатыным 25 ел инде “Прогресс” ракета-космос үзәгендә хисапчы вазифасын башкара.
Тормыш иптәшем миңа берсеннән-берсе матур кызлар бүләк итте. Аллаһының рәхмәте, алар икесе дә игелекле, тәүфыйклы, ярдәмчел булып үстеләр, йөзебезгә кызыллык китергәннәре булмады. Өлкән кызыбыз Регина 2015 елда Самараның Советлар Союзы герое исемендәге 168 санлы мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Самара Дәүләт экономика университетында укып, Кызыл диплом алып чыкты.
Кече кызыбыз Зарина да, апасы укыган мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Самара Дәүләт экономика университетының “Дәүләт һәм муниципаль идарә” факультетында белем ала. Беренче сессиясен “5” билгеләренә тапшырды.
Танышларыбыз: “Ике кызыгыз да шундый акыллы, тәртипле, яхшы укыйлар. Моның сере нәрсәдә?” – дип кызыксыналар. Бу бер дә сер түгел. Милли мохитта, тулы гаиләдә, ата-ана мәхәббәтен һәм назын тоеп үскән балалар бәхетле һәм уңышка ирешүчән булалар, дип уйлыйм.
Кызларыбыз авылда Сәхия әбиләре һәм Әхәт бабаларында кунак итәргә яраталар. Без дә еш кайтып йөрибез, булдыралган кадәр ярдәм итеп киләбез. Хатынымның туган йорты матур булсын, әллә кайдан елмаеп торсын дип, челтәрле бизәкләр белән бизәдем. Һәр сында, чәчәктә, яфракта иң кадерле кешеләремә – тормыш иптәшемә, кызларыма булган кайнар хисләремне, хөрмәтемне чагылдырырга тырыштым. Бәлки шуңа әбиләрнең йорты, нур чәчкәндәй, әллә кайдан күренеп, балкып торадыр. Аның белән сокланмаган кеше юк, фотосурәтен хәтта район газеталарында да бастырып чыгардылар.
Иртәгә Халыкара хатын-кызлар көне. Яраткан Эльвирамны, кадерле кызларым Регина белән Заринаны “Бердәмлек” газетасы аша шушы матур, язгы бәйрәм белән котларга телим.
Кадерлеләрем! Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Тормышыма ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итегез.
Рәүф ШАМКАЕВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 915