Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: «Цивилизация казанышлары даирәсендә яшәүнең никадәр рәхәт икәнлеген аңлап кайттык»

tyan_shan4_Тянь-Шань тауларына ясаган сәяхәт гомергә онытылмаслык булып, тормышта очраган иң гаҗәп хәлләр рәтендә хәтердә сакланып калган. 

Фәрганә үзәнлеге — Урта Азиядәге иң гүзәл җирләрнең берсе. Өстәл өсте кебек тигезлектә очсыз-кырыйсыз мамык кырлары җәелеп киткән. Шулар аша узганда еракта күренгән ап-пак кар түбәле таулар ничектер үзләренә тартып, күңелне кытыклап торалар.

Әлбәттә, үзәнлектә 45 градус эссе вакытта Тянь-Шань таулары башында кар ятуы — ул әкияттәгедәй гаҗәп һәм серле булып тоела.

Менә шул тауларда Үзбәкстан колхозлары мохер йон бирә торган Ангор нәселле кәҗәләре үрчетәләр. Шуларга класслы бәя биреп, үзләрен төрле союздаш республикаларга сатырга әзерләү өчен оештырылган экспедиция тауга менү исәбе белән УАЗ машинасында  юлга кузгалды.

Ул сәяхәт тә гомергә онытылмаслык булып, тормышта очраган иң гаҗәп хәлләр рәтендә хәтердә сакланып калган.

Тауларның кырыс холкы — ул гаҗәп һәм үзенчәлекле. Тау елгалары да шуннан башлана. Әгәр дә шунда болытлар оешып, яңгыр булып яуса, сель дигән тау-ташлы көчле су агымы кузгала. Аның үз юлындагы бар нәрсәне җимереп, коточкыч һәлакәт тудыручы һәм кырларга да зур зыян китерүче ташкынга да әверелүе мөмкин.

Тауның машина менә алырдай җирендә артиллерия девизионы урнашкан. Ә үтә алмастай урында, өстәрәк — метиостанция эшли.

Тауга яңгыр болыты якынлашу белән, алар артиллериягә хәбәр итәләр һәм тегеләр «коры боз», яисә боз хәлендәге углекислота белән оешып килгән болытларга атып, шуларны таркаталар.

Тау юлы — ул хәтәр һәм куркыныч. Шунда ирексездән В. Высоцкийның:

«…Здесь вам не равнина, здесь климат иной,
Идут лавины, одна за одной, и здесь,
За камнепадом ревёт камнепад …» - дигән җыр сүзләре искә төшә. Тауны кимереп ясалган юлны сель юып төшергәнгә, аны ташлар белән өеп сипләгәч кенә машина алга үтә алды.

Артиллеристлар янында тау-таш арасында йөри ала торган махсус токымлы атларга атланып, юлны дәвам иттек. Тора-бара, юл текәләнеп, сукмакка әйләнде. Метеостанциягә җиткәч, ишәкләргә күчеп утырырга туры килде. Юлның текәлеге бер хәл, әле аяк астындагы гравий-галька шылдырдап, таралып торуы да куркыныч тудыра. Анда ишәктән башка берни дә менә алмый икән шул.

Ә ишәктә атланып йөри белмәсәң дә — эш харап. Ул «но» дигәнне аңламый, бертутамый «кх -кх» дип тамак төбе белән кыхылдап торырга кирәк. Чыбык белән суктыңмы — бөтенләй тыңламый башлый. Ал аяклары артындагы корсак астына үкчә белән каккалап барганда, аның кытыгы килә һәм шунда гына ул шәбрәк йөри.

Ишәк өстендә йөргәндә «техника безопасности»ны да сакларга кирәк икән шул. Аска карарга ярамый. Карасаң, башың әйләнеп азрак чайкалдыңмы — ишәгең белән бергә аска, упкынга очарга да мөмкин.

Ишәккә карата нинди генә мыскыллы караш яшәмәсен, ул иң чыдам гына түгел, тауда иң ышанычлы да хайван икән. Аны әле якын күреп, үзеңнең иң ышанычлы дустың итеп кабул итә башлыйсың.

Менгәндә галькага аягы тайды исә, ул алгы аякларына тезләнә һәм якорь салган кебек иягенә таяна. Шул чакта телләрең ачып, йөрәкнең типкәнен табан астына кадәр тоясың. Өскә менеп җиткәч, аста зураеп, ургып аккан тау елгасы да нечкә җеп кебек кенә күренә икән.

Тауга менгәндә юл буена: «Бу тау-таш арасында нинди ахмаклар мал үрчетә икән?» — дигән уй баштан китмәде.

Ә гомердә күрмәгән, иң гаҗәп һәм сихри күренешләрне күрәсе алда булган әле. Берни үсмәгән тау-таш арасыннан өч мең метр чамасы биеклеккә  янып-пешеп менел җиткәч, күз алдына хәтфә җәйгәндәй яшел үләнле һәм өстәл өстедәй тигез болын килеп баса.

Чаткал перевалыннан ерак та түгел җирдә, һавага акрын гына ак кульчалар очырып яткан ак кар таулары һәм ара-тирә тау бөркетләренең горур гына очып узганы күренә. Тауларга кагылып узган ак болытлар менә шул кулчаларны чүпләп алып китә торалар.

Каршы алган кыргыз безнең җилкәләребезгә туннар, җылы әйберләр кидереп, кунак итәргә кереште. Шундагы күренешләрне күргәндә  сихерле сәгать сине борынгы заманга, бер гасырга артка күчереп куйгандай хис итәсең.

Юрта эчендәге зур казан астында учак яна. Без килеп чәй эчү белән хуҗа бер куйны суеп, зур-зур кисәкләрне казанга салды һәм аның хатыны нарын ашы пешерергә кереште.

Нарын — ул биек тау түбәләрендә генә үсә торган үсемлек. Нарын исемле тау да, елга да, хәтта шәһәр дә бар. Бу серле үлән атамасы турында Урта Азия халкында төрле риваятьләр дә яши.

Монда күренгән һәрнәрсә дә — гадәти булмаган һәм гаҗәп күренеш. Хуҗа кеше — 35 яшьләрдәге баһадирдай таза гәүдәле кыргыз. Аның хатыны һәм унбер баласы барысы бергә цивилизациядән читләшеп, Тянь-шань таулары түбәләренә сыенып яшиләр.

Бер кыпчак аена ике тапкыр бирегә «Автолавка» рәвешендә килеп он, тоз, шикәр, шырпы, керосин һәм башка тормыш кирәк-яракларын китерә. Атының сыртына аркылы аскан ике капчыгында ниләр генә юк — бала уенчыгыннан алып кием-салымга кадәр.

Ул — дөнья хәбәрләрен дә җитерүче, укытучы һәм почтальон да әле. Балаларының дәресләрен дә тикшерә һәм ике атнага тагын өй эшләре биреп китә.

Без менә шул кыпчакның килгән вакытына туры килдек. Ул төрки халыклар арасында эреп югалган бик борынгы милләт вәкиле. Азчылыкта булса да, кыпчак халкының вәкилләре дә сакланган икән бит әле. Уйлап карасаң, нинди гайрәтле, империяләр корган халык бит, кыпчаклар, югыйсә!

Ә кыпчак каны татарда, башкортта, үзбәктә, казахта, кыргызларда — гомүмән барлык төрки халыкларда да бар бит. Аларның барысын да нәкъ менә кыпчак теле  милләт буларак берләштереп, үзләрен халыклар итеп дөньяга таныткан бит!

Хуҗа кыргызның сарыклары, ангор кәҗәләре тауларда сибелеп йөриләр. Кунар өчен кич белән утарга тоз яларга кайталар. Аларның утары ташлардан өеп ясалган. Малларны бүреләрдән 3-4 алабай этләре саклыйлар. Дөрес, ара-тирә юлбарыслар да килгәли икән.

Үзәнлектәге кызу һава тынга капланса, тау һавасын шул кадәр суларга җиңел, ул каймак кебек. Тауда су да 90 градуста ук кайный, чөнки мондагы һава басымы бөтенләй башка. Иртән биредә яңадан тугандай булып, үзеңдә сафлык сизеп, ниндидер җиңеллек тоясың.

Кызу җәй вакытында тауда карны шыгырдатып йөрү — ул үзе үк ни тора бит! Кар тавының томанлы кулчалары эченә кергәндә ярты метрдан ук берни күренми. Аның читләрендә эрегән кардан тау елгасы башлана.

Экспедиция төркемендәге юл күрсәтеп килүче карт һәркөнне иртәнге эңгер-меңгер таң алды вакытында шул кар суына кереп коена. Аның әйтүенчә, бу бер елга җитәрлек энергия туплап, йөрәк басымын һәм башка төрле чирләрне җайларга мөмкинлек бирә икән,

Мондагы кыргызлар бик сирәк чирлиләр. Туры килсә дә, бар чирләрен  мумиё, үләннәр һәм башка төрле халык медицинасы ысуллары белән дәвалыйлар.

Мумиёны табу өчен башта кыр кәҗәсен атып яралыйлар. Кыргый хайваннар алар чирләгән, яисә яраланган вакытта мумиё чыккан җиргә барып, шуны ялыйлар икән.

Урта Азиядә мумиёны бик борынгы заманнардан кулланып килсәләр дә, безгә аның барлыгы әле 2000нче елларда гына билгеле булды.

Кызык, биредә кыргызлар үзләрен бәхетле санап яшиләр кебек.

Ә менә без моннан цивилизация казанышлары даирәсендә яшәүнең никадәр рәхәт икәнлеген аңлап кайттык. Шуның кадерен белеп яшәү өчен күзләребез ачылды кебек.

Кайтканда шул ук В. Высоцкийның:

«В суету городов
И в потоки машин,
Возвращаемся мы,
Просто некуда деться,
И спускаемся вниз,
С покорённых вершин,
Что же делать — и Боги,
Сускались на землю!» - дигән җыр сүзләре башка килде.

 

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено