Аллаһы Тәгалә хатын-кызны нәфис, сөйкемле, нечкә күңелле итеп яралткан. Шул ук вакытта аны рухи көч, илаһи серлелек белән бүләкләргә дә онытмаган. Әнә, шагыйрь Наил Касыймов та гүзәл затларны җир фәрештәсе, мәңгелек табышмак итеп сурәтли ич:
…И хатын-кыз, и изге зат!
Син — җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр. Килә сиңа
Хис белән эндәшәсе…
Тик замана кырыс. Хатын-кыз тормышын өй эшләренә, балалар тәрбияләүгә генә багышламый, ир-атлар белән беррәттән эшли, гаиләне акча белән дә тәэмин итә…
“Өй мәшәкатьләренә чумган хатын-кызның өс-башын, тышкы кыяфәтен карап торырга вакыты калмый. Хәер, ул моңа әһәмият тә бирми. Ә хатын-кыз һәрвакыт гүзәллеге, акылы белән үзенә җәлеп итеп торырга тиеш. Шунда гына ул ире өчен серле дә, кызыклы да була.
Кызганычка, заманасы шундый, балаларга сыйфатлы белем бирү, гаиләңне тәэмин итү җиңел түгел. Ир-ат эшләп тапкан мал гына җитми, хатын-кызга да җигелергә туры килә. Тормыш дилбегәсен бергәләп тартканда гына гаилә тормышы җитешле була”, — дип сөйли Лилия Латыйпова.
Гади, шул ук вакытта зәвык белән киенгән, йөзендә һәрвакыт елмаю балкыган бу яшь хатынга карап, ире белән бәрабәр акча эшли димәссең дә. Ул әле уңган хуҗабикә дә, ике бала анасы да. Кайчан барысына да өлгерә, кайдан вакыт таба диярсең? “Хатын-кыз – күп һөнәр иясе ул. Бер-ике сәгать аш бүлмәсендә пешекче булып эшләп аласың, балалар бүлмәсенә кереп укытучы, тәрбияче “вазифасы”н башкарасың, эштә дә, өйдә дә хисапчы булырга да туры килә”, – дип шаярта Лилия.
Рифкать һәм Лилия Латыйповлар ун елдан артык Самараның зур аш-су комбинатларын йомырка белән тәэмин итеп торалар. Бу тотрыклы гаилә бизнесын башлап җибәрергә җиңел булмый, әлбәттә. Барысын да үз көчләре, тырышлыклары белән булдырганнар.
Аңа кадәр зур оешмаларда эшләп, тәҗрибә туплаулары да нык ярдәм иткән. Самара дәүләт университетының математика факультетын тәмамлаган һәм өстәмә белем буларак экономика белемен үзләштергән Лилия әле студент чагында ук консалтинг агентствосында эшләп алган. Соңрак Мәскәү азык-төлек компаниясендә менеджер вазифасын башкарган, ә Рифкать белән өйләнешкәч, ире эшләгән компаниягә күчкән.
“Сөт һәм сөт продуктлары җитештерү буенча Мәскәү оешмасының Самара филиалын ачуга Рифкать зур өлеш керткән иде. Шуннан соң аны региональ координатор итеп билгеләделәр. Иремнең хезмәте җаваплы булып, күп вакытын ала иде. Шуңа күрә, эштә булса да бергә булыйк дип, аның янына хисапчы булып урнаштым. Шулай ун ел вакытыбыз үтеп китте.
Шул вакыт эчендә Рифкатьнең икетуган абыйсы үз эшебезне башлап җибәрергә тәкъдим итте. Хәлебездән килерме икән, дип куркып кына, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә башладык. Баштан мин, аннары, бизнесыбыз әз генә аякка баса башлагач, ирем дә төп эшебездән киттек, — дип сөйли Лилия.
Гаилә өчен сынаулы булган чакларны искә алганда, хатын авыр сулап куя. Төп эшеннән соң, салкын складта (беренче вакытта бу арендага алынган гараж гына була) тартмалар төяп кую, иртән аларны сату нокталарына тарату, базар бәяләрен күзәтеп бару, фабрика белән элемтәдә тору, яңа товар артыннан йөрү – барысы да күп вакыт һәм түземлек таләп итә. Акча да кесәгә тиз генә елга булып ага башламый. Яңа гына эш башлаган эшмәкәрләргә кайвакыт үзләренә зыянга эшләргә дә туры килә. Тик беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, уңышка ирешүгә ышанырга кирәк.
Бүген дә Латыйповлар атнасына җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать җиң сызганып эшлиләр. Ә Лилия әле балалар тәрбияләргә дә, хуҗалык эшләрен алып барырга да, тәмле ашлар пешерергә дә өлгерә.
- Улыбыз Илдар туганда мин шул Мәскәү оешмасында эшли идем. Үзебезнең бизнесны да башлап йөргән кызу чаклар. Шуңа, балага җиде ай тулгач та, декрет ялыннан чыгып, эшкә чумдым. Ярый әле әнием Фатыйма һәм әтием Фәрит янәшәдә яшиләр иде. Алар Илдарны үстерешергә ярдәм иттеләр.
Ә менә Камилә белән аңа өч яшь тулганчы декретта утырдым.
Бүген улыбыз “Яктылык” татар мәктәбенең — алтынчы, ә кызыбыз икенче сыйныфында укыйлар. Рифкать, “Яктылык”та әхлаки тәрбиягә зур әһәмият бирелә дип, улыбызны шунда бирдерде. Моның өчен мин иремә әле дә рәхмәтле. Камиләне кайсы мәктәпкә укырга бирергә дигән сорау тормады да, — дип дәвам итә Лилия.
Мәктәп яшендәге балаларына аеруча кирәк булуын аңлап, хатын үзенә ярдәмче ала, тормыш иптәшен дә: “Эштә сиңа элеккечә ярдәм итә алмыйм, беренче чиратта мин — әни кеше”, — дип кисәтә.
- Лилия Фәрит кызы берничә ел инде ата-аналар комитетында. Аның никадәр кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел булуына хәйран калабыз. Лилия барлык балаларга да үзенекеләренә караган кебек карый. Килеп чыккан проблемаларны тыныч кына хәл итә белә. Барысы өчен дә рәхмәт аңа, — дип мактап туя алмыйлар аны улы укыган сыйныф ата-аналары.
Күптән түгел Латыйповлар Черноречье бистәсендә йорт сатып алып, шунда яши башлаганнар.
- Рифкать тумышы белән Ульян өлкәсе Ташлы Малак авылыннан. Самарага күченгәннән бирле шәхси йорт турында хыяллана иде, шау-шулы шәһәр тормышын өнәп бетерми. Ниһаять, аның бу хыялы чынга ашты. Балалар белән миңа да анда бик ошый. Баштан Илдар белән Камиләне мәктәпкә ничек йөртербез, дип борчылган идем. Бер дә ерак түгел икән. 20 минут эчендә Самарага барып җитәбез.
Бистәдә татарлар аз булуы гына бераз борчый. Мәчет төзи башлаганнар иде, анысын да туктаттылар. Хәер, Самара татарларының күбесе авылдан чыккан кешеләр, тора-бара барыбер авыл тормышына тартылалар. Черноречьега да килеп төпләнүчеләр булыр, дип уйлыйм”, — дип сөйли Лилия.
Алар Рифкатьнең туган авылына да кайтып йөриләр, әти-әниләренә ярдәм итеп торалар. Ришат абый белән Әдилә апа да балаларының кайтканнарын зарыгып көтәләр. Уллары татар кызына өйләнеп, милли һәм дини гореф-гадәтләр буенча яшәвенә сөенеп туя алмыйлар. Киленнәренең “әти-әни” дип өзелеп торуы да олы кешеләрнең йөрәкләренә май булып ята.
“Ә мин Бакуда туып-үстем. Азәрбайҗандагы фаҗигале вакыйгалардан соң, гаиләбез Самарага кайтып урнашты. Әти-әни гаиләдә гореф-гадәтләрне саклап, татар телендә сөйләшергә тырышсалар да, мин русча сөйләшә идем. Ә менә Рифкать белән өйләнешкәч, ул миңа татар телен өйрәнер өчен 2 ай вакыт бирде. Авылга кайткач, туганнарым белән рус телендә сөйләшмәссең бит инде, үз телебезне өйрән, диде. Иремне яратып, сүзенә каршы килмәдем, өйрәндем менә”, — дип елмая хатын.
Туганнар ике яктан да күп. Тик Лилия белән Рифкать бу — синең туган, бу — минеке, дип бүлешмиләр. Шатлыгы да, кайгысы да уртак. “Без — зур бер гаилә. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә өстәл артына 35шәр кеше җыела. Шундый вакытларда мин үземне бәхетле хис итәм. Аллаһыга шөкер, үзебез, әти-әниләребез сау-сәламәт, балаларым, яраткан ирем янымда. Хатын-кызга тагын ни кирәк?” — ди Лилия.
Гаиләсе турында сөйләгәндә аның йөзе яктырып китә, күзләрендә нур уйный. Аңа карап, замана хатын-кызы нәкъ Лилия кебек — матур һәм сөйкемле, тәрбияле һәм укымышлы, үткен һәм зирәк булырга тиештер, дип уйлап куясың. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә олы мәхәббәт, сөю һәм сөелү бәхете, тәүфыйклы балалар бирсен иде.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1005