Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына 900ләп кеше киләчәк

0186Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның өч районына сәфәр каралган.

19-21 мартта Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Алар татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр Татарстан Фәннәр Академиясенә узачак «Авыл эшмәкәрлеген үстерү мəсьлəлəре» темасына багышланган утырышта катнашачак, соңрак 4 төркемгә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

 
  • Татар авылының бүгенге яшәеше һәм киләчәге;
  • Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре (кече механикалаштыру);
  • Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү — сәламәт милләткә туры юл;
  • Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре.

Икенче көнне җыенда катнашучылар Татарстанның Тукай, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарына сәфәр кылачак. Биредә алар җирлеэшмәкәрләренең хуҗалыклары белән таныша. Сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәр, диелә хәбәрдә.

21 март көнне «Корстон» комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы була. Шулай ук монда Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.

Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектаклен карый.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 832

Комментирование запрещено