Илдар Гыйльметдинов: Дәүләт туган телләрне саклауны гарантияли

Безымянный«Безгә бөтен мөмкинчелекләр бар, кирәкмәгән казынулар белән без ерак бара алмыйбыз», — ди депутат.

 Россия Конституциясенең 68, 69 маддәләренә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шәрехләде. Аныңча, туган телләрне дәүләт теле буларак куллану, милли мәдәниятне саклау Конституция буенча гарантияләнә

«Без теләгән күп кенә чаралар Конституциягә кертелде. Республикаларның дәүләт теле булу мөмкинчелеген алу, шуның аркылы, мәсәлән, татар телен — дәүләт теле буларак куллану — Конституциядә каралган. Туган телләрне дәүләт тарафыннан саклау һәм ярдәм күрсәтү, халыкларның мәдәниятен саклау — болар барысы да керде. Бу инде дәүләт гарантиясе дигән сүз. Әле шушы маддәләр нигезендә иллеләп федераль законга өстәмә кертеләчәк, — диде ул. — Рус телен генә күтәрәләр икән дигән фикер калырга мөмкин. Алай түгел, бу очракта рус теленең, бөтен илдә гомумаралашу теле буларак, дәрәҗәсен күтәрү турында сүз бара. Ләкин ул башка телләрне оныту бәрабәренә эшләнми. Киресенчә, башка телләргә игътибарны арттыру, статусын Конституция югарылыгында язу — ул бик зур эш. Безгә бөтен мөмкинчелекләр бар, кирәкмәгән казынулар белән без ерак бара алмыйбыз», — ди депутат.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 808

Комментирование запрещено