Нәкый Исәнбәткә – 120 яшь. “Җиденче бабам – Исәнбәт, фамилиям итеп шушы исемне сайлап алам…”

R7IrEy5h1qE1Шагыйрь, драматург, публицист, үткен телле тәнкыйтьче, тәрҗемәче, текстолог һәм фольклорчы галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулды. 92 ел гомеренең 80 елы дәвамында халкына хезмәт иткән тирән фикерле әдип һәм галимнең иҗаты, шәхси тормышы гаять үзенчәлекле. Әдәбият йә фән мәйданында аның кебек киң колач җәеп, җигелеп эшләгән башка берәүне замандашлары арасыннан атавы да кыен. Ил, милләт өчен катлаулы елларда да ул үз кыйбласын саклап кала алган шәхес. Төрле яктан кысу, эзәрлекләү, гаепләү-мәсхәрәләргә дучар ителгән булса да, татар халкына бай мәдәни мирас калдыра алган Нәкый Исәнбәт.

«ЗУР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ТУКАЕВ БУЛСА ХӘЛФӘ, МИН – ШӘКЕРТ!»

Аның автобиографик язмасында мондый юллар бар: «…Хәтеремдә: безнең өйдә хатын-кызлар мәҗлесе бара иде. Габдрахман абый: «Алар җыен юк бар сүз сөйләшеп утыралар, бар әле, «Шүрәле»не кереп укы әле шу¬ларга!» – ди. Ә минем өчен шигырь укудан да рәхәт эш юк. Кердем дә, укый да башладым. Апалар, җиңгиләр тәмам аптырап утыралар, китап тыңлагандай тыңлыйлар. Мин аның саен дәртлә¬небрәк укыйм. Җиңгиләр чынаякларын да оныттылар хәтта. Онытылмаслык¬мыни: үзебезнең телдә бит! Мин укып бетергәч, беравык таң калып тын гына утырдылар. Шуннан берсе торды да:

– Мә, шәкерт, дога кылып ал! – дип, миңа унбиш тиенлек көмеш бирде. Беләсегез килсә, әнә шул булды минем беренче гонорарым!»  

Исәнбәт иҗат белән иртә кызыксына башлый. Унбер унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый: 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» исемле балалар журналында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. Тәүге әсәрләренә ул «Н.И.», «Кара сакал», «Мәргән», «Аллаяр», «Дәрвиш», «Кабил», «Мәлгун» һ.б. тәхәллүсләр куя.

«Нәкый – табигате белән бик шат, уенчак кеше. Сахраларга чыкканда яшел үлән өсләрендә балалар кебек тәкмәч атына, ауный, бөтен яланны яңгаратып иһаһайлап кычкыра, табигатьнең эчендә табигатьнең нәкъ үзе белән бер булып тоташа. Тормышта бер вакытта да төшенкелеккә бирелми. Кешеләрне дә шулай булырга өйрәтә. Әмма эшкә утырса, бу вакыт бик җитди була. Исенә төшермәсәң, ашап эчеп алырга кирәклекне дә белми. Урын сайлап тормый, һәркайда эшли, яза, урын булмаса, тезенә куеп булса да яза бирә. Эшеннән кузгатканны, яки турыдан-туры әдәбият-сәнгатькә катнашы булмаган җыелышларга йөрүне бер дә яратмый» (Гөлсем Исәнбәт).  

«Зур шагыйрьләр дөньясына күзне салганда туры, Анда оҗмах төсле татлы көн күрүләр ялтырый. Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына, Гомерың, Байроннарың йөзгән шигырь дөньясына. Тик җыен көндәш белән тулган минем арт-алларым, Шул теләгемнән көлә барча минем дошманнарым. Барча азгын, барча дошман булса ни дә торса – чурт! Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин – шәкерт!»   («Тукай остаз» шигыре)  

Тора-бара Нәкый иптәшләре арасында «шигырь чыгаручы», дигән мактаулы исем ала. Милли-мәдәни алгарыш рухын күңеленә сеңдерә барган малайны иҗат эше тулысынча үзенә бөтереп ала.

ИНСТИТУТКА ТИҢ ХЕЗМӘТНЕ БЕРҮЗЕ БАШКАРГАН ГАЛИМ  

Кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч томлы «Татар халык мәкальләре» (1968 елда Г. Тукай премиясенә лаек була), илле мең берәмлектән гыйбарәт ике томлы «Татар те¬ленең фразеологик сүзлеге», һәркайсы бишәр-алтышар йөз битле «Татар халык табышмаклары», «Балалар фольклоры» китаплары, мәшһүр «Идегәй» дастанының халыктан үзе язып алып бастырган варианты – болар үзләре генә дә тулы бер гыйльми институтның күпьеллык тырыш хезмәтенә торырлык. Китапларга кергән мәкальләр-табышмаклар, фразеологик берәмлекләр теоретик яктан тикшереп анализланган, тәртипкә салынган, тарихи чыгыш-үзгәрешләренә караган оригиналь фикерләр бирелгән. Бу басмалар татар телен, халык авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән фундаменталь һәм уникаль хезмәтләр булып санала.

  «Әсәрләрен кат кат эшли. Эшләгәндә, башына ял бирү өчен, яза торган әсәрен туктатып, арага фольклор, сүзлек, әдәбият тарихы, борынгы әдәбият буенча ни дә булса кертеп эшләп ала. Шуңа күрә аның өстәле яки тирә ягы бик күп төрле китаплар белән капланып беткәнлектән, ул өстәлнең бер җирендә генә сыярлык калган урында яза. Куйган китапларны, язмаларын берәр ничек тәртипкә китерергә, кузгатырга һич рөхсәт итми. Нәкый яшьтән үк дөнья әдәбиятындагы язучылар, философларны укып танышып барган. Кулына төшкән китапларны чайкап кына эчми иде. Һәрбер хәрефен сыгып үзенә кирәк фикерне ала, үзенең карашын чагылдырып аркылыга-буйга сыза, төрле билгеләр куя», – дип язып калдырган истәлекләрендә хатыны Гөлсем Исәнбәт.  

МОҢ БЕЛӘН СУГАРЫЛГАН ИҖАТ   

Нәкый Исәнбәтнең «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» һ.б. шигырьләренә иҗат ителгән җырлар бүген дә җырчылар тарафыннан яратып башкарыла, зәвыклы замана тыңлаучысы аларны әле дә җылы кабул итә. Татар моңы-сагышы белән сугарылган әсәрләрдә тулы бер милләтнең тарихы чагылыш таба. Әйтик, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең визит карточкасы саналган һәм Җир шарының төрле кыйтгаларында яңгыраган «Гармун, гармун» әсәре бүген дә Нәкый Исәнбәтнең данын еракларга танытуны дәвам итә.

  Нәкый Исәнбәт драматургиянең төрле жанрларында үзен остаз итеп таныта. Аның 30 дан артык драма әсәре бар. «Исәнбәт мәктәбе» дистәләгән яшь артистка югары күтәрелү өчен канат бирде. Аның әсәрләре хәзер дә татар театрлары репертуарын баетып тора. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында гына да төрле елларда аның «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу», «Һиҗрәт», «Зифа», «Рәйхан», «Портфель», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил», «Гөлҗамал» һ.б әсәрләре сәхнәләштерелгән.  

Улы – танылган режиссер Празат Исәнбәт. Театр сәнгатендә дан казанган шәхес, замандашлары сөйләвенчә, әтисе кебек үк зыялы, эрудицияле һәм киң кырлы иҗатчы. Аның гаҗәеп оста рәссам булганлыгы да мәгълүм.  

Быел Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел уңаеннан Казанда Г. Тукайның әдәби музее «Мин – Тукайның замандашы» дигән очрашу оештырды. Очрашуда әдипнең кызы – күренекле музыка белгече, әдипнең архивын кадерләп саклаучы Йолдыз Исәнбәт, оныклары, туганнары, галимнәр, язучылар һәм артистлар катнашты. Исәнбәтнең сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Драма әсәрләреннән өзекләр һәм гыйбрәтле истәлекләр белән үрелеп барган искә алу кичәсендә чыгыш ясаган һәр кеше аның татар мәдәниятенә керткән олы хезмәтләрен атады, катлаулы иҗат юлы хакында бәян итте.  

Татарстанның халык язучысы Роберт Батулла болай дип искә алды: «Нәкый Исәнбәт белән безнең беренче очрашу 1956 елның 27 августында Г.Камал театрында булды. Мәскәүгә артистлыкка укырга китүче яшьләрне шагыйрь, галим, драматург Нәкый Исәнбәт белән күрештерү кемнең акыллы башына килгәндер, әмма бу тарихи очрашу, шәп һәм бик тә кирәкле очрашу иде! Нәкый ага яшь күңелләргә үрчемле орлык салып калдырган. Без кыска гына шушы дәрестә татар халкының данлы һәм фаҗигале узганы турында, аның күренекле шәхесләре турында ишетеп белдек. Хәйләкәр Нәкый ага шушы ачык авызларга, сыерчык сары авызлы балала¬рына жим каптырган кеби, кыйммәтле мәгълүматны ташлый торды. Егерме өч үсмернең, ичмасам, бер-икесендә бу кыйммәтле орлыклар шытып чыгар, һәм бу егетләр, кызлар татар сәнга¬тенә хезмәт итәр, дип өметләнгәндер остазыбыз. Бу дәрес мең дәрескә тора иде».  

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнварында Башкортостан Республикасы Салават районының Малаяз авылында Сираҗетдин хәзрәт белән Таибә абыстай гаиләсендә туа. Бәдән ягыннан зәгыйфьрәк булса да, зиһенле бала 3–4 яшеннән хәреф таный башлый. Өйдә әтисеннән беренче сабаклар ала. Бер ел авылда әтисе ачкан җәдит мәктәбендә башлангычны укый, ә инде тугыз яшендә аны Уфа шәһәрендәге «Хәсәния» мәдрәсәсенә җибәрәләр.  

Аннан соң Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Февраль революциясен¬нән соң, кыска сроклы педагогия курсларын тәмамлагач, 1917–1920 елларда туган төбәге авыллары (Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы) мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1920–1922 елларда, укытучылык хезмәтеннән аерылмыйча, Уфа Халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында белем ала. Мәсәгут педагогия курсларында, Уфадагы урта белем бирү һәм совет-партия мәктәпләрендә, театр училищесында тел-әдәбият укыта.  

1929 елның ахырларында Нәкый Исәнбәт Татарстанга күчеп килә. Казандагы сәнгать, кооперация техникумнарында, химия-технология институтында укыта, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында – эшче (1930–1932), Әтнә районында мәктәпләр буенча методик кабинет мөдире булып эшли. 1940 елдан Нәкый Исәнбәт – язучы-профессионал сыйфатында әдәби һәм гыйльми иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 

Галимә Миләүшә Хәбетдинова соңгы вакытларда галимнең иҗатын, тормыш юлын тирәнтен өйрәнә башлады. Моның сәбәбе – татар тарихында титаник хезмәтләре белән мәгълүм шәхеснең намусына тап төшерергә теләүчеләрне авызлыклау. «Күренекле галим берничә фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре эшен берүзе башкарган «соңгы энциклопедист». Ул мөгаллим, методист, дәреслекләр төзүче». Нәкый Исәнбәтнең фәнни хезмәтен мактап, зурлап, 1971 елда Central Asiatic җурналында мәкалә басылып чыккан. Әлеге мәкаләнең авторы – күренекле тюрколог, алтай телләре белгече, Вашингтон университеты профессоры Николай Поппе. Ул «Табышмаклар» китабына рецензия язганда аның зурлыгына сокланып кына калмый, ә галим Нәкый Исәнбәтне бердәнбер теория төзегән кеше дип атый. Шушы теория нигезендә башка халыклар да үзенең табышмакларын өйрәнсен, дигән фикерен җиткерә. Бу хакта беркем дә моңарчы белмәгән, чөнки Нәкый ага бу хакта беркемгә дә әйтмәгән. Ул беркайчан да дан артыннан кумаган. Әлеге бәяләмә Нәкый Исәнбәткә генә түгел, ул тулаем татар фольклористикасына зур бәя булган бит! Бай иҗат мирасы калдыру өчен, таланттан тыш, чын мәгънәсендә батыр һәм эш аты да булырга кирәк икән. Галим татар халкының мирасын барлап, чын мәгънәсендә татарларга һәйкәл салган. Исәнбәт – үзе бер дәүләт. Ул милли тәрбия мәсьәләләре турында уйланган һәм аның концепциясен эшләп калдырган», – ди галимә.

  ИГЪТИБАР ҖИТМИ…   

Нәкый Исәнбәтнең халык авыз иҗаты тупланган китаплары узган гасырда зур томлыклар булып дөнья күрде. Бүген китап кибете киштәлә¬рендә балалар өчен иҗат иткән берничә әкиятен санамаганда, «халык академигы»ның әсәрләрен табам, димә. Һәр татар гаиләсендә булырга тиешле әлеге хезмәтләр бүген юк. Галимнең безгә таныш булмаган кы¬зыклы хезмәтләре дә бардыр, алар да, тузан җыеп ятмыйча, милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш.  

Телгә нисбәтле хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Текстолог буларак сүзнең тәмен, аһәңен тоеп иҗат иткән язучының балаларга атап язылган әкиятләре, фольклор үрнәкләре шулай ук бүгенге көн битарафлыгы шаукымында югалып калырга тиеш түгел. Илле мең берәмлекне үз эченә алган «Татар теленең фразеологик сүзлеге» исә тел белән эш итүченең өстәл китабы булсын иде. «Татар-болгар мәдәнияте мең ел буена шәрык белән тыгыз мөнәсәбәттә булып, аның мәдәнияте йогынтысы астын¬да да яшәп килде. Мәктәп-мәдрәсәләрдә уку гомуми һәм фа¬рыз булганлыктан, телебездә дә күп кенә гарәби, төрки китаби әйтемнәр һәм махсус мәдрәсә фольклоры да барлыкка килгән. Боларның байтагы халыкла¬шып, хәтта кайберләренең мәгънәсе беленмәсә дә, хәзер дә телдә актив кулланылышта. Мәсәлән, лаякыл исерек (гарәпчә «ләйәкыл» – гакылсыз булганчы, акылын җуйганчы), гуҗ тамак (гуҗ – мәшһүр, зур гәүдәле ми¬фик кеше) һ.б. Бу гарәби яки иске төрки, китаби әйтемнәр элек бездә күп булса да, телебезнең әйтемнәр составы соңгы бер йөз ел эчендә нык кына үзгә¬реш һәм алмашынышка очрады, күпләре кулланудан төшеп кал¬ды. Шул рәвешле, моннан сиксән яки йөз ел элекке фразеология нык кимеде, пассивлашты. Алар урынына үз телебездән ясалды һәм рус яки европачыл әйтемнәр алынды. Мәгәр бу үзгәреш кинәт һәм кисәктән булганга, моннан 60–70 ел элекке классик әдәбия¬тыбызны укуда яшьләребезнең кыеныкларга очравы күренде», – дип яза Н.Исәнбәт «Татар теленең фразеологик сүзлеге»н әзерләгәндә.  

Хезмәтләрен Нәкый Исәнбәт гарәп имласында язган. Кызы Йолдыз ханым белдергәнчә, Нәкый ага соңгы елларда гарәп имласын танучы машинисткалар булмавына зарлана торган булган. Беренче хатыны Гөлсем апа, ә аның вафатыннан соң икенче җәмәгате Нәҗибә ханым әдипнең секретаре вазыйфасын да үтәгән. Заманында Г.Ибраһимов исемендәге институтка эшкә алуларын сорап баргач, аны «Махсус югары белемең юк», – дип кире боралар, ә инде күпмедер вакыттан соң, үзенә референт сорап килгәч тә, гозерен үтәмиләр… Кеше факторы дими ни әйтәсең?.. Эштән юаныч таба белгән титаник шәхес өчен бу түбәнлек, максатына баруда киртә була алмаган, әлбәттә.  

«Минем әти – Сираҗетдин. Шәҗәрәм: Әхмәт Нәкый – Сираҗетдин – Мөхәммәт Закир – Әһлулла – Рәхим Кол – Мөхәммәт Рәхим – Исәнбәт. Безнең авылда Мөхәммәт Закир нәселе үз фамилияләрен Закировлар дип йөртәләр. Мин дә 1909–1910 нчы еллар, үземнең башлап язып чыгарган шигырь дәфтәрләремдә, исем фамилиямне – Нәкый Закири дип язып йөрткәнмен. Бара торгач, миңа бу фамилиям ошамый башлады. Мин дә Габдулла Тукай кебек үземнең татарча фамилиям булуын кирәксенәм, бабаларым арасында шундый юкмы дип, әтидән сорашам. Ул минем җиденче бабама кадәр әнә шул шәҗәрәне язып бирә. Нәкъ җиденчесе – Исәнбәт. Бу – миңа ошый. Мин аның турында сорашам һәм үземнең шагыйрьлек фамилиям итеп тә, паспорт фамилиям итеп тә шушы исемне сайлап алам. 1911–1912 нче еллардан бирле язмаларымда мин инде Нәкый Исәнбәт булып йөрим». (Нәкый Исәнбәтнең «Бәби чак» повестеннан)  

«Нәкый Исәнбәт минем әни белән кушылганда мин егерме җиде яшьтә идем. Аның зыялылыгы әле дә күз алдымда. Әни аны бик карады, тәрбияләде, чөнки Нәкый абый астма авыруыннан интегә иде. Әни аны төрле шифаханәләргә йөртте. «Мин аның гомерен татар милләте хакына озайтырга тиеш!» – дигән сүзләре ул вакытта минем өчен бик пафослы яңгыраса да, әнинең аның идеаллары белән яшәгәнен хәзер аңлыйм. Нәкый абый яшьләрне ярата, аларның тормышы белән кызыксына иде. Мин әниләргә килгәндә, ул гел өстәл янында эшләп утыра, олы яшьтә булуына да карамастан, физик яктан нык булды, соңгы елларына кадәр йога белән шөгыльләнде. Якты дөньядан да ул бик тыныч кына китеп барды…» (Биллүр Низаметдинова, галимнең икенче хатыны – Нәҗибә ханымның кызы)   

Нәкый Исәнбәт – классикларның классигы, дип еш телгә алына. Ул төрки әдәбият белән танышып барган, дөнья классикларының әсәрләрен татарчага күчергән. А.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны», «Полтава» поэмаларын, «Таш кунак» трагедиясен, Мольерның «Тартюф»ын, Шекспирның «Гамлет»ы белән «Лир патша»сын, А.Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясен татар теленә тәрҗемә итә. Шекспирны тәрҗемә итү өчен ул хәтта инглиз телен махсус өйрәнгән икән.  

«Нәкый Исәнбәт иҗаты турында бик күп язарга, сөйләргә мөмкин булыр иде. Казахларның бөек шагыйре Абай Кунанбаев иҗатын өйрәнү белән аерым бер фәнни-тикшеренү институты шөгыльләнә. Афәрин казахларга! Нәкый Исәнбәтнең иҗаты һәм гыйльми мирасы Абайныкына караганда күпкә артык. Әмма бездә бу олы шәхес иҗатына багышлап хәтта диссертацияләр язу да юк дәрәҗәсендә генә… Абайга Алма Атыда мәһабәт һәйкәл куелган. Туган җирендә дә, башка шәһәрләрдә дә аны олылыйлар. Абай исемендәге урамнар, авыллар, шәһәрләр бар. Берничә музей эшли. Ә бездә әгәр моны Нәкый Исәнбәткә күчерсәк, боларның берсе дә юк. Шуннан соң без кем булабыз инде?!» – дип яза филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов.  

Төрки халыклар арасында үз мәкальләрен, әйтем, табышмакларын җыеп тулы томлыклар әзерләп чыгарган башка бер милләт тә юк. Татар бу яктан беренче, дияргә мөмкин. Фундаменталь фәнни хезмәтләр авторы, күпләргә иҗат юлы ачкан Нәкый Исәнбәткә тиешенчә игътибар күрсәтелә, дип әйтеп булмый. Гасырны гасыр белән тоташтырып, мирас күпере булдырган, гомер буе милләт өчен янган әдипкә юбилей елында булса да, ихтирам белдерергә кирәктер. Гомумтөрки «Идегәй» дастанын мөкәммәл шигъри формага китергән, халыкның үзенә һәйкәл салган әдипнең үзенә дә игътибар күрсәтер вакыт җиткәндер… Мәсәлән, кино, театр фестивальләре, фәнни конференцияләр үткәрергә. Хезмәтләре уңаеннан, аның үзе турында фәнни-популяр, әдәби әсәрләр язарга. Боларның барысын да, бәлкем, иң беренче чиратта үзебезнең йөз аклыгы өчен башкарыргадыр?..  

Нәкый Исәнбәт 1992 елда ук инде бакыйлыкка күчте. Аның горур исемен йөртүче урам, башкалага нур өстәүче һәйкәл ник куелмый? Галимнәр раславынча, 30 томлык академик басмасын әзерләүгә тотынучылар нигә юк?..  

Әлеге язманы әзерләгәндә галимнең варислары – кызы Йолдыз, оныгы Илдар Исәнбәтләр белән аралашырга туры килде. Иң куандырганы шул: алар туган телләре – татар телендә иркен сөйләшә. Димәк, Нәкый Исәнбәт галим яки олуг язучы, милләтнең чын улы булуыннан тыш, асыл ир, дәрәҗәле ата да була белгән! Үз үрнәгендә балаларын гына түгел, оныкларын да тәрбияли алган.  

Г.Камал театрында атаклы драматургның байтак әсәрен куйган режиссер Марсель Сәлимҗановның «халык академигы»на карата әйткән сүзе иң гадел һәм төгәл бәя булыр кебек: «Аның исеме Кол Гали, Тукайлар исеме белән янәшә торырга тиеш. Ул – гасырга бер туа торган талант. Аның татар әдәбиятына керткән өлеше тиңдәшсез!»  

Әлеге мәкаләбезне әзерләгәндә Нәкый Исәнбәтнең 120 еллыгына нәрсәләр эшләнүен белү максаты белән без ТР Мәдәният министрлыгына, ТР Язучылар берлегенә, Татарстан китап нәшриятына рәсми хат белән мөрәҗәгать иттек. Ни кызганыч, саныбызны типографиягә тапшыру вакытына кадәр алардан җаваплар ала алмадык. 

Габдулла Шамуков, СССРның халык артисты, язучы:

– Нәкый Исәнбәтнең драматург буларак осталыгы нәрсәдә соң? Беренчедән, ул тормышта һәркемгә таныш булган иң характерлы нәрсәне эләктереп алып, күз алдына ачык итеп китереп бастыра. Аның әсәрлә¬рендә художество ягыннан формалашмаган идеяләр юк. Авторның әйтергә теләгән төп фикере, әсәрдә күрсәтелгән вакыйгалардан, характер бәрелешеннән үсеп чыга. Икенчедән, Исәнбәт яңадан-яңа психологик үзенчәлекле, индивидуальләштергән характерлар тудыра белә. Ул иҗат иткән образлар исемнәрен алмаш¬тырып бер әсәрдән икенче әсәргә күчеп йөрмиләр, һәрбер образ үзенчә сөйли, үзенчә хәрәкәт итә. Һәм ул бер күргәннән соң онытыла торган төссез, тонык булмыйча, хәтердә озак саклана торган образ булып яши бирә. Н.Исәнбәт – таләпчән художник. Үз таләпләренә җавап бирерлек хәлгә килмичә, әсәрен беркемгә дә күрсәтми. Әсәр җентекләп эшләнгәч, төрле кешеләр тарафыннан әйтелгән төрле сүзләр аны чыгырын¬нан чыгара алмыйлар инде, һәм үзе дә Сергей Михалков мәсәлендәге «фил-художник» хәленә калмый. Әйтелгән киңәшләр арасыннан ярдәм итә торганнарын гына сайлап алып, әсәрен тагын да бер мәртәбә карап чыга, тагын да үстерә, көчәйтә.  

Миркасыйм Госманов, академик, язучы:

– Әңгәмәләр вакытында Нәкый ага үзен борчый торган мәсьәләләргә дә кагыла иде. Шундый темаларның берсе тарихыбызны Россия тарихындагы әһәмиятсез бер кушымтага әверелдереп, аны өстән өстән генә яктыртуга карата ризасызлыктан гыйбарәт иде. Аңа бигрәк тә безнең тормыштагы һәрбер уңай күренешне, яңалыкны гел читләр йогынтысында барлыкка килгән дип аңлатырга тырышу ошамый иде: «Ә руслар тәэсирендә күпме уңай, затлы сыйфатларыбыз, яхшы гадәтләребез онытылды?.. Моның хакта ник бер сүз әйтмиләр?!» – дип гарьләнә иде. «Татар-монгол, татар-монгол», – дип чәйнәп, безне килмешәк итеп күрсәтергә тырышалар. Юк, без – 1552 елда руслар килгәнче дә шушында әллә ничә гасыр ике өч дәүләт корып яшәгән, эшләп, тир түгеп, үз-үзебезне туендырган, хәтта ачлык елларында урысларга да ярдәм итеп гомер кичергән мөстәкыйль тарихлы халык!.. Шулкадәр боздык, пычраттык үз тарихыбызны… Әгәр дә Россия, руслар дигән бер тарихи арба булса, татарлар шул арбага тагылган дегет чиләге сыман сурәтләнә!»  

Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы:

– Нәкый ага, юлында нинди киртәләр очраса да, аларны Тукай кебек җимереп барды. Бер чакта да үзенең мәсләгенә хыянәт итмәде. Ул үзе утырткан эш агачына гел су сибеп торды һәм аның агачы төрләдән-төрле җимеш бирде. Нәкый ага безнең буынны тәрбияләде. Тиңдәшсез кыюлыгы, милләтне яратуы белән алдагы буыннарны да тәрбияләр.  

Мөршидә КЫЯМОВА. 

matbugat.ru

Просмотров: 900

Комментирование запрещено