Алтын куллы оста

TIImkSvqrqg115 март — көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Күп еллар июльнең дүртенче якшәмбесендә “Сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне” буларак үткәрелгән бәйрәм 1980 елдан мартның өченче якшәмбесенә күчерелгән. Бу тармак хезмәткәрләре йортларда су, газ, җылылык һәм ут булсын, парклар, скверлар, урамнар, юллар, ишегаллары, подъездлар чисталыгы белән куандырсын өчен тырышып эшлиләр. Ателье-комбинатлар, остаханәләр һәм салоннарда хезмәт куючыларның һөнәри осталыгын һәм җаваплылыгын бәяләп бетерерлек түгел. Бүген көнкүреш хезмәт күрсәтү тармагы эш спектрын киңәйтү, сыйфатын яхшырту өстендә эшли. Аларның хезмәте башка кешеләргә уңайлы яшәү шартлары булдыра һәм көндәлек проблемаларга вакыт сарыф итмичә, бөтен игътибарны эшеңә, балаларыңа, гаиләңә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Бер генә йорт та бу өлкә хезмәтләреннән башка яши алмый. Электр приборларын, машиналарны, фатирларны, кием-салымыңны, аяк киемнәрен тәртипкә китерү кирәк булганда, алтын куллы осталарга мөрәҗәгать итәбез. Аларның кайберләре өчен даими клиентлар булып торабыз.

Нефтегорск үзәк урамнарының берсендә аяк киемнәре төзәтү остаханәсен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Монда ачык йөзле, алтын куллы Мидхәт Хәмидуллин туза башлаган аяк киемнәренең гомерен озынайту белән шөгыльләнә.Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән Мид­хәт кечкенәдән техникага тартыла, мәктәптә “Оста куллар” түгәрәгенә йөри. 9 — 10нчы сыйныфларда укыганда ук ул авыл халкына тегү машиналары, телевизорлар, сәгатьләр, радиолар төзәтә башлый. Авылдашлары аны мактап туймыйлар. Әмма егет Нефтегорск шәһәренә күчеп китә.

Бу болай була. 1982 елда Мидхәт Нефтегорскига кунакка килә. Иптәше белән яңа чалбарын кыскарту өчен ательега керәләр. Әмма аларны кире боралар – тегү машиналары эшләми икән. Мидхәт шунда ук ярдәм тәкъдим итә һәм ватылган тегү машинасын җайлап та бирә. Егетнең осталыгын күреп таң калган ателье хуҗасы аңа эш тәкъдим итә. Авылдан килүен белгәч, тулай торактан бүлмә дә бирәләр үзенә. Шулай итеп Мидхәт Хәмидуллин Неф­тегорск шәһәрендә яшәп, өч ательеда һәм бер чәчтарашта механик-электрик булып эшли.

1985 елда ул Мария исемле кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Тиздән мәхәббәт җимеше – кызлары Эльмира туа. Бераздан гаиләдә тагын бер шатлыклы хәл була – аларга яңа фатир бирәләр. Яшь гаилә рәхәтләнеп үз фатирында яши башлый. Туксанынчы еллар башында, Мидхәт эшләгән ателье ябылып, трикотаж цехы ачыла. Оста куллы егеткә шунда ук яңа эш тәкъдим итәләр. Мидхәт бәйләү һәм тегү станок­ларын ремонтлый, шунда ук шофер булып та эшли.

2003 елда трикотаж цехы да ябылгач, гаилә башлыгы эшсез кала. Әмма күп балалы гаиләдә өлкән бала булып үскән уңган ир-егет аптырап тормый, үз эшен ачарга дигән карар белән җиң сызганып эшкә алына.

Билгеле ки, аңа төрле кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Ләкин, игелекле Мидхәтнең дуслары күп булганлыктан, проблемалар тиз хәл ителә. 2003 елда ул Неф­тегорск үзәк урамнарының бер­сендә арендага җир алып, кечкенә генә бина төзеп куя да аяк киемнәре ремонтлау буенча остаханә ачып җибәрә. “Мин үз эшемне бик яратам, шуңа күрә кичке сәгать 10-11гә кадәр эшлим, — ди Мидхәт абый елмаеп. — Шимбә, якшәмбе көннәрендә эш аеруча күп була. Эшләүче кешеләрнең, студентларның эш көннәрендә вакытлары булмый. Аларга җайлы булсын өчен, мин ял көннәрендә күб­рәк эшлим”.

Шулай ук Мидхәт Хәми­дуллин остаханәсендә тегү машиналары, стена сәгатьләре, резин көймәләр, өс киемнәре төзәтү, ачкычлар ясау буенча да хезмәт күрсәтелә. Бу әле озын исемлекнең бер өлеше генә. Аның күпьеллык даими клиентлары остаханә эшеннән канәгать. “Аллаһыга шөкер,  эшемә карата клиентлардан шелтә ишеткәнем булмады. Алга таба да тырышып, күңел биреп эшләрмен, Ходай насыйп итсә”, — ди Мидхәт абый.

Мидхәт абыйның оста­ха­нәсе аның оныклары укыган мәктәптән ерак түгел икән. Дәресләр тәмамлану бе­лән алар яраткан бабалары янына чабышып киләләр, эшен күзәтәләр, аның вак йомышларын үтиләр, аннары гына өй­лә­ренә кайтып китәләр. Мидхәт абыйның олы оныгы алтынчы сыйныфта укый, музыка мәктәбендә дә белем ала, уртанчысы – икенче сыйныфта, спорт белән шөгыльләнә, компьютерлар белән мавыга, ә иң кечесе әлегә балалар бакчасына йөри. Буш вакытын бабай яраткан оныклары белән үткәрергә тырыша. Кышын, көзен шәһәрдә уздырсалар, җәен  бергәләшеп бакчага баралар. Мидхәт абый үзе белгән күпсанлы һөнәрләрнең кайберләрен булса да оныкларына да өйрәтергә тели. “Тормыш барышында барысы да кирәгәчәк”, — ди ул. Кызганычка каршы, аның яраткан тормыш иптәше Мария, оныклар шатлыгын тулысынча татый алмыйча, 2014 елда вакытсыз вафат булган. “Эх, шулай оныклар белән бергә, Мариям белән тигезлектә шатланышып яши­се дә яшисе иде… Әмма, гомер без теләгәнчә бармый шул….”

Остаханә тирәсендәге чис­талык, тәртип, җәй көнне чәчәк­ләргә күмелеп утырган клумбалар Мидхәт абыйның уңган, тырыш кеше булуын күрсәтеп тора. Яңа ел алдыннан ос­таханә түбәсенә бәйрәмнең иң төп кунагы – яшел чыршы менеп баса. Ул үзенең ялт-йолт иткән якты утлары белән бала-чаганың да, яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итеп тора. Шушы тырышлыгы өчен 11 мартта шәһәр администрациясе Мидхәт абыйны кыйммәтле бүләк һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләгән. Бу киң күңелле, ачык йөзле, алтын куллы останы белгән һәр кеше аның турында рәхмәт сүзләре әйтеп, мактап кына сөйли. “Ул бик игелекле, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше. Аңа тәү­лекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди проб­лема белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Аның бар инструментлары һәм кирәк-яраклары кул астында, Мидхәт кулы белмәгән эш юктыр, мөгаен”, — дип сөйли Мидхәт абыйны һәм аның гаиләсен күптән белгән танышы Ализә ханым.

Март аенда Мидхәт абый үзенең һөнәри бәйрәмен генә түгел, ә туган көнен дә билгеләп үтә икән. 13 мартта аңа 60 яшь тулды. Шул уңайдан, без аны ихлас күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Һәр яңа көн сезгә бәхет алып килсен, Мидхәт абый!

TIImkSvqrqg18A6ayQz-BL41

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 855

Комментирование запрещено