“Кар-кар! Мичтә ботка бар-бар”

6hUDXiWyAno1- “Карга боткасы” бәйрәмен  ни өчен шулай атаганнарын беләсезме? — дип серле елмая Похвистнево районының Яңа Мансур авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев. — Чөнки бу бәйрәмдә халык, ботка пешереп, кара каргаларны сыйлаган, мул уңыш сораган.

Ирек Миргазиян улы бу бәйрәм турында барысын да белә. Чөнки Яңа Мансур авылында менә биш-алты ел инде “Карга боткасы” бәйрәмен зурлап уздыралар. Халык күбрәк булсын дип, аны, гадәттә, Халыкара хатын-кызлар көненә туры китерәләр. Быел да бу традициядән тайпылмаска булдылар.

Бәйрәм көнне Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Күрше авыллардан да, шәһәрләрдән дә туган-тумачалар, кунаклар күп кайткан. Шулай итеп, чарага барлыгы 250ләп кеше җыелды.

Бәйрәм чарасын авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев башлап, авылдашларын, аеруча хатын-кызларны, беренче язгы бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Чарага килгән сигез тыл хезмәткәренә “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 75 ел” медальләрен тапшырды. Бу бүләккә Минзифа Фәхретдинова, Рәшит Йосыпов, Шәмсебәдер Ильясова, Салихҗан Гөбәев, Нә­кыя Фәйрушина, Минехәят Кәримова, Сания Галимова һәм Шәмсенизем Галимова ия булдылар. Ирек Миргазиян улы читтә яшәүче авылдашларны, Җиңү бәйрәменә дә кайтып, “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакырды.

Ә аннан сәхнәгә авыл үзешчәннәре, мәктәп балалары чыгып, бик матур концерт күрсәттеләр. Бу вакытта үзәк мәйданда инде самавырлар кайный, казаннарда 8 төрле ботка пешә иде. Халык рәхәтләнеп сыйланды, ә калган ботканы, махсус савытларга салып, кара каргаларга бирделәр.

Ашап-эчеп туйган кунак­лар әле озак өйләренә таралышмадылар, саф һавада күңел ачтылар, спорт уеннарында катнаштылар.

6hUDXiWyAno1

Айсылу ГАЙСАРОВА.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 896

Комментирование запрещено